Могҗизаи китап

2005 елның декабрендә Зәй районы Дүртмунча авылында яшәүче Сәйфуллиннар йортында янгын чыга. Бөтен каралты-кура көлгә әйләнә. Бары тик Аллаһы китабы булган Коръән генә сакланып кала.

Бу хәлне белгәч тә, тән чымырдап, күңел тулып китте. Менә, ичмасам, могҗиза! Илаһи бер көч кодрәте, Аллаһының рәхмәте. Тагын нәрсә дисең?! Мондый вакыйгаларны әлегә хәтле дә ишеткән бар иде, әмма күрү – аңлатып бетермәслек тәэсир! Раббыбыз менә шундый күренешләр белән безне искәртеп тора инде.

Дөрләп торган ут эчендә кәгазь китап ничек сакланып калсын, ди?! Хәтта бу китапны төреп куйган япма да янып беткән. Үз күзләрең белән күрмәсәң ышанмассың да. Бары тик китапның кырыйлары гына янгын булганлыгын исбат итеп тора. Ник бер хәрефенә һәм сүзенә зыян килсен?! Сөбханалла!

Өйдә янгын чыгу сәбәбе – бу көнне авылда ут булмый. Өй хуҗабикәсе Мөнәвәрә апа лампа кабызырга уйлый. Өй алдына чыгып, аңа бензин сала. Әмма караңгы вакыт бит, күрәсең, түгелгән була. Шырпы сызу белән, мизгел эчендә йортка ут каба. Мөнәвәрә апаны ялкын чорнап ала. Бәхеткә, күршеләре аны саклап кала. Бик каты пешкәнлектән, озак вакыт хастаханәдә дәваланырга туры килә аңа. Берничә елдан ул вафат була.

Янгынның икенче көнендә өй урынын тәртипкә китерә башлыйлар. Һәм менә шундый искитәрлек табыш. Ул Мәүлиха исемле карчыктан калып, буыннан-буынга тапшырылып килүче ядкәр була. Андагы мәгълүматларга караганда, бу Коръән 1902 елда Казанның матбугат йортында, өязе Түбән Курса авылының Хаҗи Шәмсетдин бин Хөсәен варислары ярдәме белән басыла. Әлхәмдулилләһ, шушы көннәргә хәтле сакланып килә. Ике ел элек Сәйфуллиннар Коръәнне Казанда яшәүче кодагыйлары Илһамия апа Шәрипова кулына тапшыра. Моннан соң беркадәр вакыт үтә. «Үзем исән чакта китапны тиешле җиргә урнаштырырга кирәк”, – дип уйлана башлый ул. Динислам мәчете имамы Инсаф хәзрәт белән киңәшләшкәннән соң, Кол Шәриф мәчетенең музеена тапшырырга карар кылалар. Һәм без аны күрү бәхетенә ирештек.

Коръән – тиңдәшсез һәм кабатланмас китап. Аллаһы Тәгалә бу китапны саклауны үз өстенә ала. Коръән-Кәримнең «Хиҗер» сүрәсе, 9нчы аятендә әйтелә: «Дөреслектә, Коръәнне үзебез иңдердек һәм үзгәрүдән аны үзебез сакларбыз!» Бу сүзләр кат-кат исбат ителеп тора, алда язылган вакыйга да моңа ачык мисал. Коръәнгә хәтле язылган Тәүрат, Инҗил китаплары хакында алай дип әйтелмәде, шуңа күрә заманнар узу белән, кешеләр тарафыннан үзгәрешләр кичерә. Ә Коръән исә дәверләр, чорлар, күпме вакыйгалар үтүенә карамастан, бер хәрефе дә үзгәрмичә, үз хәленчә сакланып килә. Ул ике юл аша безнең көннәргә хәтле килеп җитә. Беренчесе язма рәвештә. Икенчесе кешеләрнең күңелендә, ягъни телдән-телгә яттан сөйләнеп. Эчтәлек ягыннан гына түгел, матди яктан да саклана. Аны ертырга, пычратырга теләүче адәмнәр язмышы аяныч булуы мәгълүм. Җир йөзендә бер генә китап та бу кадәр илаһи көчкә ия түгел. И адәм баласы, уйлан!

Гөлинә ШАҺВӘЛИЕВА

Кеше рәнҗешенә калма

Бу дөньяда кеше рәхәт, бай яшәүне кулайрак күрә. Шуңа ирешер өчен тырышып эшли, кәсеп итә, мал җыя. Әлбәттә, бу кешенең табигате: ул тырышырга, эшләргә тиеш. Ләкин адәм баласы байлык табуның җиңел һәм тиз генә байый торган юлын эзли башлый. Мондый кешеләрне аферистлар дип атыйлар. Алар кешенең күзенә карап, аның хәләл юл белән тапкан малын бер мизгел эчендә алып китәргә мөмкин. Бу кешеләр, әлбәттә, мөселман түгел. Мөселман булсалар, кеше әйберен таламас иделәр. Чөнки Аллаһы Тәгалә Корьәни Кәримдә әйтә: “И мөэминнәр! Малларыгызны хыянәт, золым юлы белән ашамагыз…”(Хатыннар сүрәсе 29, 161нче аятьләре).

Әгәр кеше Аллаһы кушкан кануннар буенча яшәсә, таланган әйбер өчен Аллаһы кушканча кешенең кулларын киссәләр, бу дөньяда кулсыз кешеләр белән урамнар тулы булыр иде. Янә Аллаһы Сүбхәнә хак Тәгалә Корьәни Кәримдә әйтә: “Кәсеп иткән явыз эшләренә Аллаһыдан җәза йөзеннән, карак ир һәм хатыннар кулын кисегез. Аллаһы үч алуда көчле һәм гадел хөкем итүче. (Аш Яулыгы сүрәсе 38нче аять.)

Әтием моннан күп еллар элек булган бер вакыйганы искә төшереп сөйләгән иде. Алма-Атада дәвалау үзлегенә ия булган балчык бар икәнен белгәч, әтием авылдан килүче туган абыйсы белән шунда барырга уйлый. Аларның икесенең дә буыннары авырта. Аллаһы Тәгалә берәр файдасын бирми калмас дип, Алма-Атага очар өчен, аэропортка киләләр. Самолетка билет ала алмыйча озак басып торгач, яннарына бер кеше килеп, аларга ярдәм итә. Бу дөньяда да мәрхәмәтле, кешенең авыр хәлен белә торган кешеләрнең булуына ышанып, акча һәм паспортны биреп җибәрәләр. Бераз вакыт көтәләр – мәрхәмәтле кешебез чыкмый, тагын көтәләр – һаман юк. Аптырагач, әтием касса ишегенә таба юнәлә. Анда барсалар, ни күрсеннәр: ышанычлы кешебез бер ишектән кергән, икенчесеннән чыккан. Акча да, билет та, паспорт та юк. Мәрхәмәтле кеше дигәннәре башкаларны талап яши торган бер адәм булып чыга. Аптырашта калган әтием белән абыйсы тиз генә автобуска билет алып, Алма-Атага китә. Әтиемне талап киткән кешене “мәрхәмәтле” дип атау бер дә очраклы түгел. Ул кеше рәнҗешеннән куркыпмы, паспортларын кире кайтара. Әгәр кире бирмәгән булса, ул заманда яңадан паспорт алу бик кыенга төшкән булыр иде. Кеше малын талаган өчен, әтием белән туган абыйсының рәнҗеше төшмәс идеме? Мондый очраклар безнең тормышыбызда еш очрый. Хәзер яшьләребезгә, шушы юлдан китмәсен өчен, үзең тырышып эшләп табарга кирәклеген өйрәтергә кирәк. Тир түгеп тапкан мал гына хәерле була. Әгәр җиңел юл белән керсә яки талап алсаң, аның синнән китеп баруын сизми дә калачаксың.

Һәр кешегә кәсеп итәргә кирәк. Кәсеп итү ничек кенә авыр булса да, тырышырга. Ләкин кеше малын талап, хәрәм малны үзебезгә үзләштереп, Аллаһының да, кешенең дә рәнҗешенә кала күрмик. Һәрберебезне бу эштән Аллаһы Тәгалә үзе сакласын.

Айрат ГЫЙБАДУЛЛИН.

Балтач районы, Алан авылы.

Казан Югары мөселман мәдрәсәсенең 3 курс шәкерте.

Бәхетсезлек ялгыз йөрми

Аллаһы Тәгалә адәм баласына үз барлыгын һәрдаим белдереп тора. Без күңел белән тоемлап, зиһенне эшләтеп, аның кисәтүен аңларга теләмибез. Аллаһы Тәгалә ярамаган гамәл өчен кулыбызга суга.

Юлда бәхетсезлек. Машина юл кырыена тәгәрәгән. Әйберләр тирә-якка чәчелгән, сынган, ватылган… Йөртүчесен больницага алып китәләр…

Бу вакытта Назыйм күмәк хуҗалык сыерларын көтә иде. Кайтканда агачлардан салынган күпер аша чыгасы. Бар да күпердән сак кына, сабыр гына чыга, әйтерсең, егылып төшүдән куркалар.

Аста әкрен генә инеш ага. Бүген ни хикмәттер, сыерлар ашыга, курка. Берсе суга төшеп китә. Аның муены сына, судан чыга алмый ята. Трактор белән өстерәп чыгарып, сыерны суялар. Кыскасы, кич буе азапланып, хәлдән таеп, кайтып егылалар.

– Ни булды, нәрсә өчен Аллаһы Тәгалә җәза кылды? – дип сорыйм.

– Юлда тәгәрәгән машинаның көзгесе төшеп калган, малайның мотоциклына куярмын, дип алып кайта идем, – дип җавап бирде Назыйм.

Әйе, Аллаһы Тәгалә бар, ул безне бәхетсезлектән саклап калган. Шул көзгене малайның мотоциклына куйган булсак, кем белгән улым белән ни буласын…

Көзге – болай да куркыныч әйбер. Аңа барлык начар энергия туплана. Назыйм көзгене тапкан урынына күмеп кайтты.

Яраган-ярамаганга ышану көчебез аз, курыкмыйбыз, шикләнмибез. Юлда бер шофер сөйли: “Бәхетсезлеккә очраган машинаның антеннасы төшеп калган. Алып, машинама көйләп куйдым. Чаллыга барып кергәч, үзем дә бер машинага килеп бәрелдем”, – ди.

Сүземне кыскартып, шуны әйтәсем килә: Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне парлы яраткан. Бәхетсезлек тә үзе генә йөрми, ә алмаш әзерли.

Аллаһы Тәгалә безне юктан бар кылган, сәламәтлек, зиһен биреп зиннәтләгән икән, күңел пәрдәбезне күтәрсен дә иман байлыгы биреп, туры юлдан яздырмасын. Бәла-казалардан үзе сакласын, гомеребез өчен кызарасы булмасын иде.

Нәгыймә САДЫЙКОВА.

Тукай районы, Иске Теләнче авылы.

Рамазан ае җитә

Кеше, гомер көзенә җиткәндә, үткәнен искә төшерә, хәтер дәфтәрен актара башлый. Мин дә, яшьлектәге бер вакыйганы искә алып, үткәнемне бәхетле картлыгым белән чагыштырып, сезгә язарга булдым.

Рамазан ае иде. Әти-әни, әбиләр сәхәр ашап, ураза тота. Ул вакытта әлеге изге гамәлне белгертеп кыласы түгел: динне кысрыклап, аны бетерү чорының чәчәк аткан чагы. Сеңлем белән уянып, әнидән сәхәр ашатуын сорадык. Рөхсәт итте. Тик: “Ашагыз да ятыгыз, ураза тотмагыз”, – диде. Ул безне жәлләгәндер. Сеңлем белән мин ураза тотарга теләдек. Мәктәпкә баргач, бер куштан малай минем уразада икәнлегемне укытучыга әйткән. Укытучы мине сыйныф алдына чыгарып бастырып, авызыма су каптырды. Тикшерәбез, дип куркытты. Бу хәлне өйгә кайткач, әти-әнигә сөйләдем. Әткәй миңа: “Кайгырма, кызым, тоткан уразаңны Аллаһы Тәгалә кабул итәр, син гөнаһлы түгел. Хәзер вакыты шундый. Аллаһының барлыгын белмиләр, килер бер көн, ураза тоткан өчен хурлау булмас, сез аны күрерсез”, – диде.

Балачакта авылымдагы мәчет манарасын кисү вакыйгасын күрергә дә, яңа мәчет салып, аның ачылу тантанасына кайту да насыйп булды.

Хәер, барыбыз да Аллаһыга ышанып, курыкмыйча, аның кушканнарын үтәп, изге гамәл кыла алабыз. Балачак, үсмер вакытыбыз авыр елларга туры килде. Шулай да Аллаһы Тәгалә безгә бәхетле картлык насыйп итте. Тиздән изге Рамазан ае башлана. Без, барлык мөселманнар да, аны түземсезлек белән көтеп алабыз.

Хөрмәтле мөселман кардәшләрем!

Барыгызны да изге Рамазан ае белән котлыйм. Безгә Ходай исәнлек-саулык биреп, изге Рамазан аен каршыларга насыйп иткән икән, барыбызга да ураза тотарга язсын. Раббыбыз укыган намазларыбызны, биргән сәдакаларыбызны, теләгән теләкләребезне кабул итсә иде.

Чакырып безне намазга

Яңгырый моңлы азан.

И мөселманнар, шатланыйк,

Җитте изге Рамазан.

Ходай безне сынамакка

Рамазан аен бирде.

Туры юлны күрү өчен,

Бу айда Коръән иңде.

Дога белән каршы алыйк,

Рамазан аебызны.

Бер Ходаем гафу итәр,

Кылган гөнаһларыбызны.

Рамазан ае – изге ай,

Коръән иңгән бөек ай.

Иманлы булып яшәсәк,

Ташламас безне Ходай.

Зәйтүнә ХӘЙРУЛЛИНА.

Казан шәһәре.

Әбием догалары

Йорт-нигезгә иман бөркеп,

Әбием намаз укый.

Дисбе тарткан кулларында

Илаһи ак нур уйный.

Шома ефәк ак яулыгы

Иңнәрен кочып алган.

Әбиемнең догалары –

Тормышта һәрчак калкан.

Изге теләкләрен теләп,

Әбием намаз укый.

Һәрбер сүзе җәүһәргә тиң,

Безне бәладән саклый.

Әминә ГАРИФУЛЛИНА.

районы, Урта Кирмән авылы.

Комментарии