Яңгырның яралтылуы турында

Яңгырның яралтылуы турында

«Аллаһы җилләрне җибәрер һәм алар белән болытларны күтәрер, Ул болытларны Үзе теләгәнчә кушып туплар һәм кисәкләргә бүлгәләр, күрерсең, яңгыр болытлар арасыннан чыгар. Әгәр Ул болытларны Үзе теләгән бәндәләренә ирештереп, яңгыр яудырса, шул вакытта алар шатланырлар» (30:48).

Без мәктәптә укыганда, укытучылар яңгырның барлыкка килүен: «Диңгез суы парга әйләнеп, югары күтәрелә дә, салкын һава катламына ирешеп, конденсат рәвешендә яңадан сыек хәлгә килеп, җиргә төшә», – дип аңлаталар иде. Чынлыкта исә, мондый фикер дөреслеккә туры килеп бетми икән

Шушы өлкәдә эшләүче галимнәр радиолокаторлар ярдәмендә яңгыр барлыкка килгәнче аның өч баскычлы халәт үтүен ачыкладылар. 1нче баскыч – җил барлыкка килү, 2нче – болытлар барлыкка килү, 3нче – яңгыр тамчылары хасил булу. Галимнәрнең ясаган ачышлары белән Аллаһы Тәгаләнең 1400 ел элек безгә хәбәр иткән Коръән аяте арасында искитмәле тәңгәллек бар: «Аллаһы җилләрне җибәрер (1нче баскыч), алар белән болытларны күтәрер, Ул болытларны Үзе теләгәнчә кушып туплар һәм кисәкләргә бүлгәләр (2нче баскыч), күрерсең, яңгыр болытлар арасыннан чыгар (3нче баскыч)».

Галимнәр раславынча, беренче баскычта, ягъни җил океан-диңгезләрне «кайнатып» дулкынландырганда, хисапсыз күп су шарчыклары һавада шартлап, күккә күтәрелә. Аэрозольга әйләнгән тозлы су тамчылары җил белән атмосферага күтәрелгәч, үз тирәләренә диңгездән күтәрелгән башка су парларын җыялар.

Икенче баскычта су парлары тоз кристаллары тирәсенә җыелып, конденсатка әверелә һәм болыт хасил була. Су тамчылары бик кечкенә булганлыктан (диаметры0.01 мм), бу болытлар һавада эленеп калган хәлдә җил белән күк йөзендә йөзеп йөри.

Өченче баскычта су тамчылары, су парлары белән кушылу нәтиҗәсендә зураеп, һавага караганда күпкә авыраеп, болыттан яңгыр тамчысы булып җиргә төшә.

Корылык килгән елларда без, күзләребезне күккә төбәп, «Ичмасам, бераз яңгыр яуса иде?» – дип көтәбез. Ә табигатькә яшәү көче биреп, бәрәкәтле яңгыр явып китсә, бүләккә уенчык алган сабыйлар кебек шатланабыз. Аерма шунда: бала уенчыкны алгач, рәхмәт әйтә, ә без Аллаһыга рәхмәт укырга онытабыз. «…Ул болытларны Үзе теләгән бәндәләренә ирештереп, яңгыр яудырса, шул вакытта алар шатланырлар».

Без – адәм балалары, яңгыр яумый торса, «Чәчкән игеннәребез корый инде», – дип кайгырабыз. Яңгыр явып, игеннәр гөрләп үссә, мул уңыш җыеп алсак, «Фәлән тонна икмәк үстердек!» – дип кәперәябез, Хак Тәгаләгә рәхмәт әйтергә, шөкер итәргә онытабыз. Бу турыда Ул болай ди: «Әгәр белсәгез, чәчкән игеннәрегездән хәбәр бирегез! Сезме аларны үстерәсез, әллә Безме үстерүче? Әгәр теләсәк, ул игеннәрне башаксыз коры кибәк кылыр идек, ул вакытта бик каты кайгыручылардан булыр идегез»(56:63-65).

Аллаһы Тәгалә безнең эчә торган суларыбызның да яңгыр суы икәне хакында хәбәр бирә: «Эчә торган суларыгызны болыттан сез иңдерәсезме, әллә Безме иңдерүче? Әгәр теләсәк, ул суны ачы яисә тозлы итеп кылыр идек, сез ни өчен шөкер итмисез?» (56668-70).

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Яңгырның яралтылуы турында , 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии