Авылыбыз тоткасы

Авылыбыз тоткасы

И-и заманалар! Булды бит шундый чаклар: син уразада ахры дип, шикләнгән балаларга укытучылар хәтта су эчертеп йөрделәр. Гает көнендә районнан килгән вәкил, гает укылган йортка кереп, коммунистлар, комсомоллар юкмы, дип тикшереп йөрде. Бервакыт колхоз рәисе Габдрахманов Мөхәммәт абый (Мәтәскә авылыныкы иде) районнан килгән вәкил белән гает укылган йортка кереп, минем Гатауллин Гатият абыемны алып чыгып киттеләр. Абый колхозда баш хисапчы булып эшли иде. Әйтмәсәң дә аңлашыла, хуҗа белән баш хисапчы арасында нинди серле хәлләр булып бетмәс...

Гатият абыйның партия билетын алдылар. Әлегә эшләп торды. Ә бит өендә берсеннән-берсе кечкенә алты баласы бар. Абый ни эшли – бөтен кыюлыгын җыеп, Аллаһка тапшырып, Казанга, күптән түгел генә обкомга эшкә күчерелгән Саба районының беренче секретаре Садыков Фарух Габделхак улы янына чыгып китә.

Казаннан килеп тикшерү була. Эше тәртиптә, өе тулы бала-чага. Авылда балалар бакчасы булмагач, хәләле Әминә апаның аларны ташлап эшкә чыгу мөмкинлеге юк. Балаларыңны исән-сау үстер, үз эшеңдә каласың, дип, партбилетын кире бирәләр.

Шөкер, абыемның гаиләсе акыллы, сәламәт, дини, үзләренә догада булырлык җиде бала үстереп, нәсел калдырды.

И-и, җәмәгать, карагыз әле, Раббым рөхсәт иткән Ислам динебез кире кайтты бит. Байлар Сабасында ике мәчеттән азан тавышы яңгырый. Аллаһыбыз рөхсәте белән өченче мәчетебездә дә ул илаһи чакыруны ишетергә озак вакыт калмады. Төзелеш тәмамланып килә. Халкыбыз мәчетләргә йөри. Аеруча яшьләрнең намазга барулары йөрәккә май булып ягыла.

Иманым камил, ышанып әйтәм: татар динен дә тотар, үзе дә бетмәс. Ничә гасырлар инде татарларны үтереп тә, чукындырып та бетерә алмадылар. Без татарлар бик тә үҗәт халык бит. Безнең зур җитешсезлегебез таркаулык кына. Безгә берләшергә, куш йодрык булып яшәргә генә кирәк. Күрәсез, һаман таркату сәясәте бара. Себер татарлары да, керәшен, мишәре дә, имеш, безнеке түгел.

Җәмәгать, кычкырыйк бөтен дөньяга: «Без – татарлар, бер тамырдан!» – диеп оран салыйк. Сүзебезне бар халыклар ишетсен! Миндә сәер сорау куера: безнең сайлап куйган депутатларыбыз татар халкы өчен ни-нәрсә эшләгәннәре бар икән? Карап торсаң, татар теле дәресләрен кисәләр, тагын да әллә нинди кирәкмәгән кануннар чыгаралар. Аракыны сигездән сатарга куйдылар. Нәтиҗәсе: ике миллион декалитр артык аракы сатылды. Шәп бит ә!

Сугыш чоры балаларына иллеләп өлкә ай саен пенсиясенә өстәп акча бирә. Кайсы күпме булдыра ала. Күрше Башкортстан да субсидия, ташламалар белән ярдәм итә. Безнекеләр, Мәскәү акча бирми, дип җаваплыйлар. Ә бит күршеләр акчаны Мәскәүдән сорамыйча, өлкәннәргә хөрмәт йөзеннән өлеш чыгара. Ул чара бездә дә булыр ул булуын, әмма дә инде ул вакытта сугыш чоры балалары ахирәткә китеп беткән булыр.

Сүз башым Рамазан ае, гает турында иде бит. Гатият абыйның бер акыллы улы Мәскәүдә академиядә укып, шунда укытырга калып, озак еллар мөхтәрәм галим булып эшләде. Ялга кайткан саен, күңеленнән авылда мәчет булуын тели иде. Раббым Аллаһ ишетте бу теләкне: булган акчасын җыеп, элекке мәчет урынына бер дигән мәчет бинасын төзетеп куйды. Яңа мәчет ачылу зур тантана, зур бәйрәм ич ул.

Аннан соңмы? Аннан соң авылда, борынгы йорт урынына гаҗәеп матур, ипле йорт җиткереп куйды. Авылга кайту теләге барын җитәкчеләренә ирештергәч, беркая кузгалмыйсың, син – проректорга кандидат, дип кырт кисәләр. Әмма Мәҗитнең бөтен теләге авылга кайту була. Проректор дәрәҗәсе дә туктата алмады аны.

Менә хәзер ул үзе туып-үскән нигезендә, үз авылында, үзе төзеткән мәчеттә махсус белемле имам-хатыйп – «ректор». Нинди киңәш ярдәм кирәк – кешеләр аңа килә. Зиратны халык ярдәменә таянып койма белән әйләндереп алды. Кирәк-яраклар саклана торган бинаны да коеп куйды.

Өмә оештырып, агачларын кисеп, зират эчен тәртиптә тота. Бәрәкәтле Чулпыч авылының имам-хатыйбы Гатауллин Мәҗит Гатият улы олпат шәхес, исеме зур хәрефләр белән язылырга тиешле Кеше ул.

Аллаһының рәхмәте ирешсен сиңа, Мәҗит энем. Авылыбызның тоткасы син!

 Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии