Хаҗ кылырга ният кылучыларга Хаҗга барырга язсын

Хаҗ кылырга ният кылучыларга Хаҗга барырга язсын

COVID-19 – коронавирус инфекциясе таралу аркасында Сөгуд Гарәбстаны Корольлеге Хаҗ кылырга килүчеләр өчен үз чикләрен япты. Гомрә – кече Хаҗ кылу мөмкин түгел. Хиҗри ел агышы белән Зөлхиҗҗә аенда башкарыла торган Олы Хаҗ кылу мөмкин булырмы? Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә караган Хаҗ туристлык оешмасы җитәкчесе Ранис ВАХИТОВ белән сөйләштек.

– Алда – олы Хаҗ. Ул булырмы? Хаҗ буенча рәсми туристлык оешмасы җитәкчесе буларак, сездә нинди мәгълүмат бар?

– Чыннан да, эпидемия аркасында февраль ахырында Мәккәдә тәваф кылуны туктаттылар. Тәваф исә ул Кәгъбәтулла тирәли җиде тапкыр әйләнү, дигән сүз һәм бу гамәл Хаҗ гамәлләренең фарыз, ягъни эшләнергә тиешле өлеше. Тәвафсыз Хаҗ булмый. Мәккәгә юллар ябык булу сәбәпле Гомрә – кече Хаҗга киткән бер төркем кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды. Исән-имин әйләнеп кайттылар, анысы. Әмма хаҗиларның барып җитә алмавы, тәваф кылмавы бик кызганыч хәл. ИншәАллаһ, без өметләнәбез, вакытлыча булыр. Чөнки мөселманнар буларак, беләбез, авырулар да, аларга шифа да – барысы да Аллаһы Тәгаләнең Үзеннән килә. Бу чир уза торган авырулардан булсын. Әлегә исә рәсми рәвештә беркем чыгыш ясамады, туктатып кына торабыз, диделәр.

– Сөгуд Гарәбстаны дәүләте хаҗиларны кабул итмәвен нәрсә белән аңлата?

– Пандемия рәвешен алган вирус Мәккәне генә түгел, Русия чикләрен дә ябарга мәҗбүр итте бит. Ә Хаҗ кылырга дөньяның төрле тарафларыннан киләләр, тәваф вакытында кеше гаять күп була, сафлар тыгыз. Шиксез, Мәккәнең килүчеләр өчен ябылуы саклау һәм саклану максатыннан. Хәзерге вакытта Кәгъбәтуллаһны, әл-Хәрам мәчетен, гомумән, шәһәрне даими рәвештә чистартып торалар, дезинфекция ясала.

– Быелгы Олы Хаҗга безнең илгә күпме квота бүлеп бирелде?

– Гомумән, Русиягә 20500 квота бирелгән иде, Татарстанга – 1800 урын. Менә узган ел апрель-май айларында шушы урыннар беткән иде. Быел да, коронавирус булуга карамастан, путевкалар сатыла, кешеләр языла, сорап шалтыраталар. Гомрә – кече Хаҗ ябылса да, без Олы Хаҗга әзерлек алып барабыз әле.

– Эпидемия белән бергә икътисади кризис та башлана. Хаҗ путевкаларының бәяләренә бу ничек йогынты ясый, аларның бәясе арттымы?

– Әйе, Хаҗ путевкалары бәясе күтәрелде. Әмма ул вирус белән бәйле түгел. Мартның беренче яртысында доллар рубльгә карата кыйммәтләнде. Ай башында доллар әле 63-64 сум торган булса, хәзер ул көне көне белән 80 сумга да җитә. Безнең оешма халыкара хезмәт күрсәткәнлектән, бар нәрсә доллар белән исәпләнелә. Самолетларга да, кунакханәләргә дә бәяләр чит ил валютасы – доллар белән куелган. Аның бәясе күтәрелеп, үзгәрә башлагач, без Русия эчендә дә доллар белән исәпләүгә күчтек. Бәяләр шуңа бәйле рәвештә артты. Мәсәлән, Казаннан Сөгуд Гарәбстанына туры оча торган, көнгә ике тапкыр туклану һәм башка уңайлыклар кертелгән «Стандарт» программасы 260 мең сум торган булса, хәзер доллар курсына карата, 280 мең сумнан артып китә. Төгәл бәяне белер өчен әлеге программаны сайлаучыга Русия банкы курсын карап, аны сумга күчереп, исәпләргә кирәк. Без акчаны сумнарда кабул итәбез.

– Хаҗ юлламасын алдан алып куючылар да бардыр, әлбәттә. Андыйларның күпмесен пандемия куркытты, акчаларын кире алырга теләүчеләр, Хаҗдан баш тартучы бармы?

Коронавирус аркасында юлламасын кире тапшыручы юк. Хаҗ дип шалтыратучылар арасында бу чир турында кызыксынучылар бар, әлбәттә. Әмма Хаҗ ул гадәти сәфәр түгел, ул – изге сәфәр. Анда бару-бармау мөселманның ниятенә һәм Аллаһның теләгенә бәйле. Күп кеше Хаҗга барам, дип, биш-ун ел дәвамында акча туплый, андыйлар ниятен куйган. «Кем дә кем: «Ләббәйкә, Аллаһумма ләббәйк» – «йә, Раббым, мин Синең каршыңда», – дип әйтә, Аллаһ, ул кешенең ниятен тормышка ашыра, Хаҗ кылырга насыйп итә», – дигән хәдис бар. Хаҗ кылырга ният кылучыларга Хаҗга барырга язсын. Без беләбез бит, адәм баласы дөньяның кайсы гына почмагында яшәмәсен, нинди генә планнар кормасын, барыбер, Аллаһ кушканча була. Ул: «Бул!» – ди һәм шул була. Коронавирус та, башка чирләр дә Раббыбыз кушуы буенча. Без исә үтә торган авырулар булсын, дип телибез.

– Шушы коронавирус пандемиясе аркасында медицина ягыннан яңа таләпләр булыр микән? Булачак хаҗиларга яңа белешмәләр җыярга туры килмәсме?

– Бу хакта әлегә төгәл мәгълүмат бирү мөмкин түгел. Әмма Татарстан ягыннан әзерлек алып барабыз. Болай да ел саен Хаҗга төрле белгечлектәге егерме табиб бара. Быел исә өстәмә рәвештә инфекцион авырулар табибы баруны булдыра алдык. Аннары төркемнәр иң кирәкле дарулар белән тәэмин ителгән. Шулай да булачак хаҗилардан, әгәр берәр төрле авыруы була калса, сәфәргә чыгар алдыннан тагын бер кат үзе дәвалана торган табибка барырга, аның күрсәтмәләрен дә алырга киңәш итәбез. Һәм берәр төрле авыруы була калса, Хаҗ төркемендәге табибларга да хәбәр итүләрен сорыйбыз. Бу Хаҗда авыруы көчәеп китсә, ашыгыч ярдәмне нәтиҗәле итәр өчен кирәк. Без барысына да әзер булырга тиеш. Чөнки сәфәр, программаларга карап, 10 – 25 көн дәвам итә. Сөгуд Гарәбстанында һава торышы безнекеннән аерыла, анда урамда эссе, ә бүлмәләрдә, транспортта кондиционер эшли. Шуңа күрә хаҗилар күбрәк борын, тамак авырулары белән авырый башлый. Мондый чакта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре дә үзгәрә. Аннары хәзерге вирус шартларында Сөгуд Гарәбстаны да Хаҗга җентекле әзерлек алып бара. Алар өчен бу бигрәк тә җаваплы бит. Белүемчә, кеше чирлеме-юкмы икәнлекне ачыклау өчен махсус приборлар алалар, белгечләрне әзерлиләр, сырхауханәләрне дарулар белән тәэмин итәләр. Ә болай карасак, тарихта Хаҗ беркайчан да тукталмады, Кәгъбәтуллаһта тәваф туктаганы юк. Менә минем эш бүлмәсендә, Мәккәдән туры трансляция каналы күрсәтә. Күрәбез, кеше әзме-күпме, әмма тәваф бар, ул тукталмаган. Бу – Аллаһы Тәгаләнең йорты, Ул анда барырга, Үзенең кунагы булырга кемгә насыйп итә, шул кеше барыбер бара инде. Үзем исә быелгы Олы Хаҗ булыр, дип уйлыйм, өметләнәм һәм Раббыбыздан сорыйм.

– Быел Хаҗга путевкаларын инде алып куйган бер ике кеше белән аралашырга тур килде. Ни гаҗәп, алар пандемиядән курыкмый да, бару уйларыннан да кире кайтмаган. Мондый хикмәтле тынычлыкны Аллаһның Үзеннән дип аңлатырга мөмкинме?

Әле әйткәнемчә, Хаҗ ул гадәти сәфәр түгел. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә караган Хаҗ туристлык оешмасын җитәкләвемә быел биш ел була. Шушы кыска вакыт эчендә күп хикмәтле хәлләрне күрергә язды. Әлбәттә, үзебезнең яктан һәрвакыт Хаҗга баручының Хаҗы кабул булырлык итеп үтәлсен, үзе туган илгә исән-сау әйләнеп кайтсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез, эшебезнең максаты шул. Әмма Хаҗ Аллаһ кушканча гына була. Шундый хәлләр күргәнем бар: мәсәлән, балалары әти-әнисенә Хаҗга юллама бүләк итә, ә алар әле намаз да укымый, әмма Хаҗдан биш вакыт намазга басып кайта яки ир кеше Хаҗга бара, әмма тәмәке тарту кебек начар гадәте бар, ул Хаҗдан тартуын ташлап кайта. Хаҗ белән кешеләрнең тормышлары үзгәрә, алар бу гыйбадәт белән чистара, пакъланып кайталар. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлламнең хәдисендә әйтелгәнчә, кем дә кем Хаҗ кылган, начар сүз әйтмәгән, бәхәсләшмәгән, гөнаһлы гамәлләр кылмаган, ул Хаҗдан яңа туган бала шикелле әйләнеп кайта. Бу рухи чистарыну дигән сүз.

– Мөселман кешесе өчен бу иң зур мотивация, иң зур өмет, минемчә. Җавапларыгыз өчен рәхмәт! Быелгы Хаҗ булсын, дип телибез.

Хаҗ булсын һәм ул безнең кардәшләребезнең кабул Хаҗы булсын!

Ләйсирә ФАЗЛЫЕВА әзерләде

Хаҗ кылырга ният кылучыларга Хаҗга барырга язсын, 4.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии