- 29.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №12 (28 март)
- Рубрика: Иманга юл
Татарның да була төрлесе
Үз язмасында автор Илсур Метшинга хат юлларга тәкъдим иткән. Әмма мәчетләребездәге, мөселман зиратындагы хәлләрне, Альберт Салихов кебекләрне күкләрдән җиргә төшерүләрне мөселманнар үзләре хәл итсә, яхшырак булмас иде микән? Ни дисәң дә, Метшин «тегеләр» кешесе бит инде ул, шулай булгач, ай-һай, карга күзен карга чукыр микән?
Мөфтиләр алышынган вакытта, шәһәребезнең (Яр Чаллы) Тәүбә мәчетендә күп еллар имам-хатыйп булып эшләгән, чит илдә төпле белем алып кайткан, дөрес гакыйдәле, дистәләгән китаплар авторын, үзе чит илдә чагында, вакытлыча дигән сылтау белән алыштырмакчы булдылар. Әмма мөселманнарның нык торуы, чигенмәве аркасында, мәкерле планнар барып чыкмады. Кызганычка каршы, Әлмәт мөселманнары кирәк вакытта оешмады, Наил хәзрәт Сәхипҗановны яклап кала алмадылар.
460 ел буе чит кавем басымы астында яшәгән татар халкы гаять зур югалтуларга дучар булды, Г.Исхакый әйткәнчә, инкыйразга якынлашты. Иң аянычы шунда, татар халкы бер йодрыктай берләшә алмый торган төрле катламнарга, төркемнәргә аерылды. Бу уңайдан халкыбызны шартлы рәвештә 5 төркемгә бүлеп карар идем.
1нче төркем: Аллаһка тулысынча буйсынучы һәм Аңа гыйбадәт кылучылар. Аның изге китабы Коръәни Кәримне кабул итеп алучы һәм шуның буенча яшәп күрсәтүче Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) үрнәгендә яшәргә тырышучы мөселманнар. Исламның дошманнары тарафыннан авыр сынауларга дучар ителсәләр дә, түземлек һәм ныклык күрсәтүчеләр.
2нче төркем – параллель дөньяда яшәүчеләр. Кая безнең Мәккәбез дип адашып йөреп, ахырда кыйблаларын Мәскәүдә табучылар. Боларның табыну объектлары Русиянең тагут законнары, патшалары, акча, ялтыравыклы калайлары (орден, медаль). Өч көнлек дөнья рәхәтлекләренә чумып яшәп, үз-үзләрен Аллаһ ләгънәтенә дучар итүчеләр. Андыйлар кыямәт көнендә Аллаһның гадел хөкеме каршына баскач: э-э-эх, ник белмәдем, ышанмадым икән, белгән булсам, мин дә изге эшләр башкарыр идем, мәңгелек җәһәннәм утыннан исән-имин котылыр идем, дияр. Әмма инде соң булыр шул, андагы тәүбә файдасыз.
3нче төркем – битарафлар (обыватель). Бүген дә көн үтте, иртәгесе өчен ишәк кайгырган дигән гыйбарә белән яшәүчеләр. Андый бәндәләргә дин, милләт, телебез дә кирәк түгел. Ашарга – ризык, йокларга – түшәк, карарга телевизор булса, шул җиткән.
4нче төркем – айга, елга бер намаз укучы «мөселманнар». Елына 2 тапкыр мәчеткә – Рамазан гаетенә, Корбан гаетенә баручылар.
5нче төркем – монафыйклар. Түбәтәй кияләр, сакал үстерәләр, намаз укыйлар. Татарстан – ваһһабитлар оясы, Татарстан мөселманнары хәлифәт төзергә җыена, дигән коткы таратып, империя этләрен котырталар. Гарәп илләрендә төпле белем алып кайткан, дөрес гакыйдәле мөселманнардан дошман ясарга тырышалар. Безгә гарәп дине кирәкми, безгә әби-бабайларыбызның традицион дине кирәк, дип саташалар. Без дөньяви дәүләттә яшибез, шуңа күрә аның кануннары буенча гомер итәбез, шәригать кануннары буенча түгел, диләр.
Бу хатны укыган һәр милләттәшебез үзенең кайсы төркемгә керүен чамалар. Болай төркемнәргә бүленгәч, милләттәшләребезгә берләшү мөмкинчелеге юк икән дигән тойгы калмасын иде. Һәммәбезгә үзебезнең яшәү мәгънәсе турында фикерләп һәм шул сәбәпле иманга килеп, үз тормышыбызны тамырдан үзгәртеп, Исламга килергә, бу дөньяда да, Ахирәттә дә бәхеткә ирешергә язсын. Мөселманнар булып берләшик, дин кардәшләребез булып яшик.
Гамил КАМАЛЕТДИНОВ.
Яр Чаллы.
P.S. Бу хат шәһәребезнең Татар иҗтимагый үзәге гомумшәһәр җыелышында 27 февральдә укылды һәм бертавыштан хупланды.
Казый ник дәшми?
Казан башкарма комитеты түрәсе Альберт Салиховның мәрхүм әтисенә куелган истәлек ташы тирәсендә куерган шау-шу, гауга кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. Әйе, монда барча дин әһелләренә дә, халыкка да уйланырлык сәбәп бар.
Альберт әфәндене аңлыйм, ир-ат өчен әти кеше – иң газизе. Ул аның соңгы васыятен ихластан үтәгән, бөерләре авыру әтисен кадерләп караган, Аллаһ аңа әҗерен биргән – табиблар әйткәнчә, ярты ел түгел, әтисе 7 ел яшәгән. (Урыны җәннәттә булсын!) Бу Аллаһның аңа биргән олы бүләге! Хәзер мәрхүмгә бары дога гына кирәк.
Безнең халык хөрмәт иткән зыялы баш казыебыз – Җәлил хәзрәт Фазлыев бар бит! Хак сүзне ул әйтер иде, нигәдер, аның сүзе ишетелми. Марат, Альберт әфәнделәр үзләре дә кызып китүен аңлар иде, бар кеше дә шәригать хөкемнәрен белми ләбаса. Дин әһелләре дә башка зиратларга да сурәт куюның ярамавын аңлатсын иде, бу – аларның иң олы бурычы. Шәригать кануннары Согуд Гарәбстаны өчен генә түгел, Татарстан, татар дөньясы өчен дә бер булуын расларга тиешләр. «Әти-әниебезгә балаларыннан соңгы бүләк» дип сурәтсез таш кую бик мәслихәт! Хәсрәтле, җаннары яралы кешеләргә җайлап, сабырлык белән аңлату кирәк.
Зират – бик изге урын. Каберстанга Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) тә аяк киемен салып кергән, башкаларга да шулай эшләргә кушкан. Бу – яхшы сүзләр әйтеп, догалар укыла торган, мәңгелеккә киткән кадерле кешеләребезнең ахирәт йортлары.
Дөреслекне белү өчен, Аллаһның иң сөекле, якын кешеләре, безнең якның изге, әүлияләр буыны дәвамчысыннан сорадым. Әүлия ул һич күрәзәче түгел! Аларга ул ят нәрсә. Дини китапларда аларны Пәйгамбәребез варислары дип атыйлар. Алар 100 елга бер туа, галимлек сәләте бары буыннан-буынга гына күчә бара. «Сурәт – мәрхүмнең җанына ахирәткәчә тынычлык бирми», – диде ул.
Салиховның яраткан, мәрхүм әтисе җаны тынычлыкта булсын иде. Зират администрациясенә үпкә сакламасыннар. Зирәк башлыгыбыз Р.Миңнеханов та, Казан мэры И.Метшин да акыллы кешеләр, зур җитәкчеләр, уртак тел табарга ярдәм итәрләр, мин моңа ышанам! Аллаһ Үзе туры юлын күрсәтсен!
Гөлфирә МӨНИПОВА.
Мамадыш районы, Олыяз авылы.
Тәүбәгә кил, Альберт!
«Җәһәннәм биюе» дигән мәкаләне укыгач, мин дә үз фикерләремне язарга булдым.
Альберт, шәригать хөкемнәрен белмәвең бер дә гаҗәп түгел. Диннең 70 ел буе тоткарланып торуы күпләрне надан калдырды.
Әтиең Илдусның җанын рәнҗетмә! Үлде дип карама, әлегә тән белән җан аерылды гына. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән җан күккә күтәрелә, синең өчен борчыла, сөенә. Әгәр үзең дога укысаң, яки берәр кешедән дога укытсаң, әтиең рухына рәхмәт укый, күңелеңә сөенеч килә, эшеңдә уңыш була.
Бездә дә шундыйрак хәл була язды. Күршебез Габбас абый үлгәч, каберенә таш куйдылар. Сурәте дә ясап куелган, ала торган да түгел. Инде хатыны Рәхимә апа вафат булгач, балалары әниләренең дә кабер ташына сурәтен куярга уйлый. Иптәшем Назыйм – Иске Теләнче имамы рөхсәт бирми. Балалар ризалашмый. Кабере янына килгәч, үзен күргән кебек булабыз, диләр. Әниләре, төшләренә кереп:
– Балалар, минем каберемә таш куярга җыенасыз, сурәтемне куймагыз, ул Аллаһы Тәгаләнең нурын миңа җибәрми, – ди. Балаларының исләре китте, куймадылар. Хәзер дә әниләре һәр борчуларына ачык итеп хәбәр бирә.
Икенче мисал. Равилнең әнисе Марзия апа да төшенә кереп әйтте. Равил дә әнисенең кабер ташына сурәт куйган иде. Әнисе Равилне кулыннан җитәкләп каберенә алып бара, үзенең сурәтен кара буяу белән буяп куя. Равил йокыдан тору белән төшен дәфтәргә яза. Үзе:
– Аңладым, әнкәй, димәк, кабер ташына вафат булган кешенең сурәтен куярга ярамый икән, гаебемне төзәтергә тырышырмын, – ди.
Саный китсәң, мисаллар күп. Әле соң түгел. Тәүбә кыл. Гафу үтен, оялма! Әтиең кебек кешеләргә гаеп такма! Сиңа берни дә кирәкми. Газетада язылганча, урыныгыз дәрәҗәле, улың да зиһенле кеше, мохтаҗ түгел. Усалланмагыз! Усаллану – шайтан гыйлеме. Шайтанның урыны җәһәннәмдә. Үлгәннән соң терелү, һәр гамәлеңә җавап бирәсе бар. Бәхетсез булмагыз!
Аллаһы Тәгалә күңел пәрдәгезне күтәрсә иде дә, туры юлны күрсәгез иде.
Нәгыймә САДЫЙКОВА.
Тукай районы, Иске Теләнче авылы.

Комментарии