- 29.02.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №8 (25 февраль)
- Рубрика: Иманга юл
Азнакайдан адашым, кордашым, яшьтәшем Тәнзилә Шакирова «Табыны белән хәер таратмыйлар иде» («Безнең гәҗит», №1, 1 гыйнвар, 2016) дип бик дөрес язган. Әйе, элек юк чак – хәер таратырга акчасы, бәлешкә дөгесе юк. Бервакыт Корбан гаете җәйгә туры килде. Әниләр сарык чалдылар. Әни җаным Минҗиһан туган апага: «Туганым, ике бәлешлек карабодаем бар, дөге юк, хәзер нишлибез?» – ди. Туган апа: «Безнең үзгә булыр. Бәрәңге белән ит бәлеше ясарбыз, булды китте», – дип җавап бирде. Менә корбан ашына ирләр җыйдылар. Кабартма, юка, ике карабодай бәлеше, аш. Бакчадан алма алып керделәр дә, компот кайнатып, чәй урынына бирделәр. Ә сәдакага килгәндә, әниемнең алып куйган кулъяулыклары булган. Шуны таратты. Бабайлар рәхмәт әйтеп таралдылар. Авылыбызның хәзрәте яттан ике-өч дога укыды да вәгазь сөйләп алды. Без балалар да тыңлап утырдык. Бер-берсенә акча таратучы да, гаеп итүче дә булмады. Төрле яшелчә-җимешләре дә юк.
Хәзерге ашта туй уздыралармыни, нәрсә генә куймыйлар табынга. Бу Тәнзилә адаш та дөньяның ачысын-төчесен күргәндер. Ризыкны исраф итәбез, кадерен белергә кирәк. Без сугыш беткәч туган балалар булсак та, әллә нәрсә киеп, тәмлетамак булып үсмәдек. Минем исемдә калган ул корбанга җыелган бабайлар әниемнең биргән кулъяулыгына риза булып рәхмәтләрен әйтеп кайтып киттеләр. Сәдака бик олы нәрсә, аның бит җавабын да бирәсе бар. Исән вакытыңда укы иң олы «Фатыйха» сүрәсен. Бөтен Коръән тутырган савабын алырсың. Без кунак кына, бу дөньядан киткәч, гамәл дәфтәрең ябыла, исән чагыңда яхшы эшләр эшләп калдыр, изгелек ит. Ятимнәрнең хәлен бел, хәлеңнән килгәнчә булыш.
Тәнзилә ДӘҮЛИЕВА,
Лаеш районы, 25нче совхоз бистәсе
Комментарии