ОНЛАЙН МӘДРӘСӘ ПОПУЛЯР БУЛГАН

ОНЛАЙН МӘДРӘСӘ ПОПУЛЯР БУЛГАН

Татарстан Диния нәзарәте: Быел Татарстан мөфтияте һәм аның карамагындагы «Хозур» нәшрият йорты зур проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә булдырган иде. Бер ел эчендә онлайн-мәдрәсә сайтына 50 мең шәкерт кереп укыган. Шуларның 400е укуын башыннан ахырына кадәр тәмамлаган һәм ислам нигезләрен үзләштергән. Белем алучыларның 35 проценты – 44 яшькә кадәргеләр. Укучыларның 64 проценты – хатын-кызлар. Русия татарларыннан тыш, порталдан Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Австралия, АКШта, Европа дәүләтләрендә яшәүче милләттәшләребез дә файдаланган. Онлайн-мәдрәсә мәчетләре булмаган яисә мәчет каршында курслар оештырылмаган җирлекләрдә яшәүче яки вакыты аз булган милләттәшләребезгә башлангыч дини белем алырга ярдәм итә. Мәдрәсәдә medrese.tatar платформасында, шулай ук iOS һәм Android базасындагы смартфоннар өчен эшләнгән махсус кушымта аша да «кереп» укып була. «Татар мәдрәсәсе» дип аталган мобиль кушымтаны кесә телефонына Play Маркет һәм App Store-да бушлай урнаштырырга мөмкин.

ЧАМАЛАП АШАГЫЗ...

Piter.tv: Санкт-Петербургта 8нче класста укучы малайны, эче авыртып, больницага илткәннәр, анда эчәклеге ярылуы ачыкланган, операция ясаганнар. Көлсәң – көл, еласаң – ела, дигәндәй, малай ялларда әбисендә кунакта булган икән. Анда, билгеле инде, тәмле итеп сыйланган. Бөтен мәгълүмат чаралары да больницага эләгүенең сәбәбен «эчәклеге шартлаганчы ашаган» дип яздылар. Хәтта әбисенә шалтыратып, «балага шул хәтле нәрсә ашаттыгыз?» дип төпченүчеләр дә табылган. Әби кеше әйтүенчә, малай әллә ни күп тә ашамаган үзе, урамда уйнап кергәч, тамагым ачты дип ашарга сораган, бәрәңге боламыгы белән «әллә биш, әллә алты тефтели» «бөкләп салган». Бәхеткә, операция уңышлы узган. Табиблар эчәклек ярылуга нәрсә китерүен төгәл әйтмәсә дә, диетологлар өчен бу вакыйга «ялларда чамалап ашагыз» дип әйтергә бер сәбәп булды.

МИНИСТР БУЛЫШКАН

«Бизнес Онлайн»: Узган шимбә бик буранлы көн буларак истә калды. Һава торышы шактый юл һәлакәтенә дә сәбәпче булды. Менә Казан-Оренбург трассасының 37нче километрында да каза теркәлгән: Hyundai автобусы каршы як полосага чыккан һәм Opel машинасы белән маңгайга-маңгай бәрелешкән. Җиңел машинада рульдә булган 57 яшьлек хатын-кыз зыян күргән. Вакыйганың шаһитлары сөйләвенчә, янәшәдә бер машина туктаган һәм, «Ашыгыч ярдәм»не көтеп тормыйча, хатын-кызны үз машинасында больницага алып киткән. Бу туктаган кеше Татарстанның Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков булган икән. Якшәмбе иртән балыкка барырмын дип, шимбә кичтән дачасына юл тоткан ул. Аварияне күреп туктаган һәм министрдан кыр табибына әйләнеп калган. Хатын-кызның кабыргалары сынган, үзе шок халәтендә булган. «Умыртка баганасына зыян килмәгәнен аңлагач, бүтән зыян күргән кеше булмагач, хатын-кызны үз машинамда больницага илтергә булдым. Кичекмәстән илтмәсәң, аның бик каты өшүе һәм хәленең тагын да катлаулануы ихтимал иде», – дип сөйләгән Садыйков.

ПУТИН – КЫШ БАБАЙНЫҢ АДВОКАТЫ

«Красный север»: Санкт-Петербургта яшәүче юрист Игорь Мирзоев Кыш бабайны судка биргән. Аның сүзләренчә, тылсымлы персонаж исеменнән эш итә торган чын оешма бар – «Дед Мороз» акционерлык оешмасы. 1998нче елда барлыкка килгән оешма ачык рәвештә: «Русиянең һәр гражданының Яңа ел теләкләрен тормышка ашырабыз», – дип әйтеп килсә дә, шушы 23 ел эчендә шәхсән Мирзоевка бер бүләк тә бирмәгән. Шунлыктан, оешма «җәмәгать каршында игълан иткән бурычларын үтәсен» дигән таләп белән, юрист судка мөрәҗәгать иткән дә инде. Бу вакыйганы Яңа ел матбугат очрашуында Путинга да сөйләделәр, фикерен сораштылар (әйе, президентка шундый «әһәмиятле» сораулар бирәләр). «Мин дә Санкт-Петербургтан, шулай ук юрист. Кыш бабайның адвокаты була алам. Шикаять итүченең исенә төшерәсем килә: Кыш бабай тәртипле кызларның һәм егетләрнең генә теләкләрен тормышка ашыра», – дип җавап бирде Путин. Хәзер Мирзоев: «Путин суд утырышына килсә, мин Кыш бабайны өлешчә гафу итәргә риза», – дип белдерә икән.

Комментарии