Әйдәгез, иман китерик!

Әйдәгез, иман китерик!

Әй, халыклар! Коръән Кәримдә, Ибраһим гәләйһиссәләм сүрәсендә Аллаһы Тәгалә бөтен җир шарындагы халыкларны иман китерергә чакыра. Аны фарыз итә: Әй, раббыбыз Аллаһы Тәгалә, әлбәттә, без расулуллааһиның син Аллаһы Тәгаләгә иман китерергә чакырганын ишеттек. Дәхи расулуллаһның безгә:
– Әйдәгез, әй халыклар! Аллаһы Тәгалә безне иманга чакыра бит, итагать итегез, карышмагыз, Аллаһы Тәгаләгә иман китерегез, – дигәнен ишеттек. Бәс без шунда ук: – Ләббәйкә Аллаһуммә, ләббәйкә вә сәгадәйкә, дип син Аллаһы Гәззә вә Җәлләгә ышандык һәм иман китердек.
Әй, раббыбыз Аллаһы Тәгалә. Мин гөнаһлы бәндәңмен, без гөнаһлыбыз, күп хаталар ясадык, күп кимчелекләр, гөнаһлар кылдык. Ә син, Аллаһы Тәгалә безнең гөнаһларыбызны ярлыкаучысың, безне гафу итүче Аллаһы Тәгаләсең. Бәс, әй Гафур Аллаһы, гафу ит син мине һәм мөэмин булган гөнаһлы бәндәләреңне.
Әй Аллаһым, юып бетер, сызып ташла, әй Аллаһым, безнең бөтен начарлыкларыбызны, явызлыкларыбызны, бозыклыкларыбызны.
Һәм җаннарыбызны алганда да мине һәм мөэминнәреңне изге бәндәләрең җөмләсеннән итеп, бу дөньядан ахирәткә күчерсәң иде. Әй, бәндәләр! Әйдәгез Аллаһы Тәгалә, Аллаһы Хак өйрәткәнчә догалар кылыйк. Ин шәАллаһу Тәгалә, Раббыбыз безне гафу итәр, ярлыкар.
Әй, бәндәләр! Аллаһы Тәгалә безне үзенең җәннәтенә чакыра, әйдәгез Аллаһы Тәгаләгә ышаныйк, иман китерик. Әгәр без карышмасак, Аллаһы Тәгаләгә итагать итсәк, Аллаһы безне яратыр, сөяр, үзенең мөэминнәреннән кылыр, һәм үзенә алып кайтучы юлына – Әссыйратуль мустәкыйменә күндерер иншәАллаһу Тәгалә.
Фәйзрахман хәзрәт САТТАРОВ.
Казан шәһәре, Торф урамы, 41 йорт.

Комментарии