Бүгенге Татарстанда ислам вәзгыяте

Бүгенге Татарстанда ислам вәзгыяте

Илебездә дин иреге бирелгәнгә дә 27 ел вакыт узып киткән. Кем нинди дин тотса да, яисә бөтенләй Аллаһыга ышанмаса да аңа сүз әйтүче юк. Без – татарлар да, шул форсаттан файдаланып, үз ата-бабаларыбызның ислам динендә булуын искә төшереп, үзебезне дә мөселман дип исәпләп, мәчетләр төзедек. Әлхәмдүлилләһ, Татарстандагы мәчетсез авыллар бик әз калды, мәчет булмаган кечкенә авыллар 30-40 йортлы гына. Мәчетләр ай ялтыратып юлчыларга маяк булып тора, әмма анда Аллаһы Тәгалә кушкан фарыз намазларны укырга килүчеләр генә бик күренми. Кайбер авылларда, төгәлрәк итеп әйткәндә Татарстанның көнбатыш өлешендә урнашкан авыллардагы мәчетләргә намаз укучылар шактый йөрсә, көнчыгышта урнашкан авыл мәчетләрендә күпчелек очракта йозак эленеп тора.
Шәһәрләрдә дә хәлләр искитәрлек куанычлы дип әйтеп булмый. Мәркәзебез Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә шактый гына татарлар уянып килә иде, ләкин кинәт кенә мөселманнарны яратмый торган мөфти китереп куйдылар да, мөселманнар арасыннан террорчылар эзләтеп, аларга карата репрессияләр башланды. Мәскәү түрәләренә рәхмәт әйтерлек, мөфтинең Оренбургта чакта сораган гозерен аяк астына салып таптамадылар, тормышка ашыра башладылар. Ярар, ахыры хәерле булсын.
Әйтәсе килгән сүзем икенче яссылыктагы вәзгыять хакында.
Беркемгә дә сер түгел, Татарстандагы үзен мөселман дип санаган татарларның нибары 2% чамасы гына намаз укый. Шушы 2% татарның да укыган намазлары, тоткан уразалары җилгә очмаса ярар иде, дип борчылып язуым. Кызганыч ки, намаз укып, ураза тотучы кардәшләребезнең дә күбесе бидгать гамәлләрдән арына алмый. Бидгать гамәлләргә бармак аша гына карап, «Ата-бабаларыбыз кылган гамәлне кылабыз, алар надан булмагандыр әле», дип, мөселманны исламнан чыгара торган гамәлләрне башкаруны дәвам итәләр. Әйе, әйе, бидгать гамәлләр кылган кеше гөнаһлы гына булып калмый, ә намаз укуына, ураза тотуына карамастан, ислам диненнән чыгып китә. Мин менә шул сүзләрнең хаклыгын берничә ысул белән дәлилләп күрсәтәм.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди: «Кем дә кем ислам диненнән башка дингә иярсә, аның кылган гамәле дә, дине дә һич кабул булмый, ул ахирәттә хәсрәтләнүчеләрдән булыр» (3. 85).
Бу аятьтән, башка диннәрдә кылына торган гамәлләрне кылган кешенең дине кабул булмаганы ачык аңлашыла. Бездә ертыша-ертыша, ата-бабалардан килгән гамәл, дип, мәетнең 3, 7, 40 һәм елын уздырулар башка дингә (Чиркәү әһелләренә) иярү була, монда бернинди дә бәхәс юк.
Аллаһы Тәгалә иң соңыннан иңдергән аятьтә болай ди: «… Бүген динегезне камил итеп төзеп бетердем. Бирәсе нигъмәтләремне дә ислам дине белән бирдем һәм сезнең ихтыярыгызга куйдым…»(5. 3).
Бу аятьтән ислам диненең безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан камил итеп төзеп бирелгәнлеге һәм кешенең ислам диненә нәрсәдер өстәргә, нәрсәдер киметергә, кайсы төшендер үзгәртергә хакы юк икәнен аңлыйбыз. Әгәр без үз белдегебез белән Коръәндә әйтелмәгән, Пәйгамбәребез (с. г. в. ) тарафыннан эшләп күрсәтелмәгән берәр яңалык кертәбез икән, без Аллаһы Тәгаләне ялганчылыкта гаепләгән булабыз: «Юк, Аллаһы Тәгалә, син динебезне камил итмәдең, менә без үзебез камил итеп төзеп бетерәбез», дигән кебек булабыз. Аллаһы Тәгаләнең Үзен ялганчылыкта гаепләгәч, без мөселман булабызмы инде?!
Күп милләттәшләребез: «Без бит ата-бабаларыбыздан килгән гамәлләрне үтибез», – дип җавап бирергә ярата. Пәйгамбәребез (с. г. в. ) сәхәбәләр каршына чыкты да әйтте: «Сезнең берегез дә, Аллаһны үз әти-әниегездән ныграк яратмый торып мөселман була алмый», – диде. Аллаһны әти-әниләрдән дә ныграк ярату ничек була соң? Пәйгамбәребезнең (с. г. в. ) әйткән сүзләренә шик китермичә ышану һәм ул эшләп күрсәткән гамәлләрне төгәл үтәргә тырышу, төгәл үтәп бетереп булмаса да, ул эшләп күрсәтмәгән гамәл өстәүдән саклану. Без Аллаһны әти-әниләребездән ныграк яратмау сәбәпле мөселман була алмагач, ата-бабаларыбызны Аллаһы Тәгаләдән өстен куйсак, мөселман булып кала алабызмы? Юк, әлбәттә. Без әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга игелекле булырга тиешбез, әмма аларны Аллаһы Тәгаләдән өстен кылырга хакыбыз юк.
«Аллаһының Үзенә ихлас гыйбадәт кылыгыз, Аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш кылмагыз. Аннары ата-анагызга изгелек кылыгыз, якын кардәшләргә, ятимнәргә, мескеннәргә, күршеләрегезгә мәрхәмәтле булыгыз!»(4. 36)
«Без кешегә ата-анасына итагать итәргә әмер иттек. Әгәр ата-ана сезне Аллаһыга тиңдәш кылырга өндәсә – аларга итагать итмә. Кайтачак урыныгыз Минем янга, эшләгән эшләрегездән хәбәр бирермен» (29. 8).
Әйе, Аллаһы Тәгалә башта Үзенә, аннары ата-аналарга итагатьле булуны боера, әмма аларны Үзеннән югары куюны, яисә Аллаһыга ата-ананы тиңдәш кылырга кушмый. Без кемне генә Аллаһыга тиңдәш кылсак та исламнан чыгып китәбез. Һәрбер бидгать гамәл кешене исламнан чыгара. Кайбер «акыллы башлар» әйткәнчә, ак корым була алмаган кебек, «яхшы бидгать» (бидгать хәсәнә) булмый. Пәйгамбәребез (с. г. в. ) әйтте: «Миннән соң кем исламга яңалык кертсә, ул үзенә тәмугтан урын хәзерләде», дип. Ул (с.г.в.) шулай ук: «Килер заман, минем өммәтем бидгать гамәлләргә чумып бозылып бетәр, меңләп, аннан да күбрәк кеше тезелеп намаз укырлар, араларында бер генә мөселман да булмас», – дип әйтте.
Инде әйтелгән сүзләргә, китерелгән дәлилләргә йомгак ясап шуны ассызыклап тагы бер кат шуны әйтим: дини эшләрдә, дини гамәлләр кылуда мөселман кешесе бары тик Аллаһы Тәгаләнең Үзеннән әмер ителгән һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) күрсәтеп калдырган гамәлләрне генә үтәргә тиеш. Динебезгә яңа гамәл кертү Аллаһы Тәгаләнең эшенә тыкшыну, ягъни Аңа ширк кату була. Ә ширк кату – исламнан чыгып китү була. Бездә киң таралган, шәригатьтә булмаган, мөселман кешесен исламнан чыгарып җибәрә торган гамәлләргә: рәгаиб, бәраәт, кадер һәм һәвел намазлары уку; гүр садакалары бирү, яисә сорап алу; мәетләр өстендә тәһлил әйтүләр; махсус көннәрдә махсус саннар белән Йәсин чыгулар; өстә әйтелгәнчә мәетнең өченә, җидесенә, тугызына, кырыгына, илле беренә һәм елына багышлап мәҗлесләр уздыру; әрвахлардан ярдәм сорау өчен каберләргә йөрү; акча бәрабәренә чыгу һәм чыгарту; мәҗлесләрендә акча алмашып уйнаулар керә.
Шуны дөрес аңларга кирәк, әрвахларга – җиде буынга чаклы булган әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә һәм башка туганнарыбызга дога ирештерү өчен Коръән мәҗлесе уздыру шәригатьтә тыелмый, киресенчә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) «Хәленнән килгән мөселман кешесе елына ике тапкыр Коръән мәҗлесе уздырырга тиеш», – диде. Ягъни Коръән мәҗлесе уздыру өчен кемнеңдер үлгәнен көтеп торырга түгел. Кешенең якыны үлгәч аның кайгылы чагы була, кемнәрнедер сыйлау өчен дә Коръән мәҗлесен «поминкага» әйләндерергә кирәк түгел. Кайгылы кешенең кайгысын уртаклашырга, ярдәмгә мохтаҗ булса, җыелып ярдәм итәргә кирәк. Ә кайгылы кешегә өстәмә мәшәкать арттырып шәригатькә каршы килә торган мәҗлесләр уздырганын өмет итәргә түгел.
Мисал өчен 250 йортлы бер авылны алыйк. Әгәр бу авылдагы мөселманнар Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәтен үтәп, елына ике тапкыр Коръән мәҗлесе уздырсалар, бу авылда елына 500 Коръән мәҗлесе узар иде. Шундый авылга Коръән мәҗлесенә йөрер өчен генә дә өч хәзрәт кирәк булыр иде. Кызганыч ки, берсенең дә Пәйгамбәребез (с.г.в.) кушканны үтисе килми, ә Иблис кушканны үтәргә атлыгып торалар.
Коръәндә күрсәтелмәгән гамәл кылучыларга Аллаһы Тәгалә ахирәт көнендә әйтәчәк: «Ий Коръән белән гамәл кылмаучылар, Коръән белән гамәл кылучылардан аерылыгыз! Ий, Әдәм балалары, Мин сезгә шайтанга гыйбадәт кылмагыз, аның сүзе белән йөрмәгез, ул сезнең ачык дошманыгыз, дип әйтмәдемме? Миңа гына гыйбадәт кылыгыз, шул туры юл, димәдемме? Ул шайтан сезнең күбегезне адаштырды, шуны уйлап карамыйсызмы? Менә бу сезгә вәгъдә ителгән җәһәннәм уты, кереп газабын татыгыз инде», – дип. (36. 59-64)
Мөхтәрәм туганнар! Менә без шушы хәдистә әйтелгән заманда яшибез инде. Безнең кылган гамәлләребез бидгать гамәлләрдән сакланган хәлдә булып, үзебез ислам диненнән чыгып китмичә, укыган намазларыбызны, тоткан уразаларыбызны, кылган изгелекләребезне җилгә очырмыйча, барлык кылган гамәлләребезне бары тик Аллаһы Хак Тәгаләнең рәхмәтен өмет итеп кенә кылсак иде.
Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.Бүгенге Татарстанда ислам вәзгыяте , 1.8 out of 5 based on 12 ratings

Комментарии