Вафа хәзрәт

Вафа хәзрәт

Яңалыклардан бу көннәрдә 80 ел элек Сталинградта немец фашистларына каршы хәлиткеч сугыш барганлыгы, җиңү белән тәмамланганлыгы хәбәр ителде. Совет чорында 9нчы май Җиңү көне – «Победа великого советского народа» иде. Хәзер шушы ук Җиңү «Победа великого русского народа» икәнен бездән соңгы буыннар без язмаган тарих дәреслекләреннән укырлар, минемчә.

2010нчы елларда мәрхүм Вәлиулла хәзрәт тәкъдим итүе буенча, Каравай бистәсен мәчетле итүне оештырган Вафа хәзрәт Гыйлаҗи истәлегенә багышлап китап язу ниятеннән мәгълүмат тупларга алынган идем.

Өбрә авылы егете – 19 яшьлек Вафаны, бүгенгәчә әйтсәк, мобилизациялиләр дә Сталинградка сугышка җибәрәләр. Немец фашистлары белән йөзгә-йөз килеп сугышалар. Алар саклаган йортка бомба төшә. Шартлау шул хәтле була ки, йорт ишелә. Бәрелештән соң, үтәргә юл кирәк, бульдозер белән юл ачканда солдат гәүдәләре арасында тересе күренә – «живой». Менә шулай исән кала татар солдаты Вафа. Бу хәлне миңа Солтан мәчете имамы Камил хәзрәт Бикчәнтәев сөйләде. 1978нче елны алар Вафа хәзрәт белән бергә Мәрҗәни мәчетендә бергә эшләгәннәр икән.

Сугыштан бөкрәйгән карт сыман, ике таякка таянып, гарипләнеп, контузияләнгән килеш танымаслык дәрәҗәдә кайта ул. Бераз җайлангач, 1947нче елны өйләнә. 1952нче елны Казанга киләләр, Мари урманыннан агач ташып йорт салалар.

Вафа хәзрәтнең (кызы Зәбидә ханым сөйләве буенча) әтисе Гыйлаҗиның бакча башында мунчасы була, намаз укучы авылдашларына шуны ягып керергә рөхсәт бирә. Вафа имчәк баласы гына булган вакытта мунчаларына ут каба. Әтисе Гыйлаҗи йөгереп керә дә: «Янабыз, мунчабыз яна», – дип кычкыра. «Гыйлаҗи, мин имгән баламның сөтен авызыннан өзеп, мунча сүндерергә чыкмыйм», – дип, әнисенең кырт кисеп әйткәнен Вафа хәтеренә сеңдерә. Менә шуңа күрәдер, Вафа үзе дә гаилә корып йортлы булгач, хатынына: «Яныңда – ике балаң, түр башында – без карарга тиешле каенанаң, каенатаң», – дип, Саҗидәсенә дәүләт камытын кидертми, гаилә учагын саклый.

1968нче ел. Бохарага укырга китәләр. Алласызлар чоры. Теркәлеп, рәсми рәвештә укырга рөхсәт бирмиләр. Вафа үзлегеннән укый, остазлардан да гыйлем ала. Камил хәзрәт Бикчәнтәевкә әйтүенчә, пәйгамбәребез заманыннан ук ислам динен дөньяга тарату нияте белән Бохарага күчеп килгән мөселман гарәп нәселе белән аралаша, гыйлем ала.

«Бохарадан кайткач, ул вакытта диния нәзарәте Уфада иде, әтине Әстерханга имам итеп җибәрәләр. Имам вазыйфасын үти, андагы каберстанның коймаларын яңарту, эчләрен чистарту эшләрен дә оештырып җибәрә», – дип искә ала кызы Зәбидә ханым. Һава торышы ярап бетмәгәнгәме, хатыны савыга алмый интеккәч, Вафа хәзрәт Ижауга күчәргә ризалаша, мәчет янәшәсендә яшәргә йорт та бирәләр. Яңа имамның таләпчәнлеге кемгәме, кемнәргәдерме ошамаган булса кирәк, чак кына фаҗига булмый кала. Бу хакта Вафа хәзрәт сүз кузгатмаса да, Саҗидәсе кызына сөйләгән.

Кыш. Салкын. Көн кыска. Вафа хәзрәт мәчеттән кайта. Чәй эчәргә утыралар. Намаздан соң да керүчеләр булгалый, ишекне бикләмиләр. Имам бикләнеп утырырга тиеш тә түгел. Шул вакыт алама киемле берәү ишекне бәреп ача, алпан-тилпән атлап керә. Вафа хәзрәт аны-моны абайламый янына килә, култыклап ала да өстәл янына утырта. Ашаталар, чәй эчертәләр дә хәл-әхвәлен сорашалар. Кергәч исәнләшергә дә өйрәнмәгән бу бәндә төрмәдә утырып чыккан икән, хәзер кияргә киеме, ашарга ризыгы, яшәр урыны да юк. Вафа хәзрәт өстәл артыннан тора да чөйдән алып үзенең тунын өстенә кидерә, өстәлдәге ризыкларны төенләп бирә. Шуннан бу ни өчен килгәнен әйтә. Мәчетегездәге фәлән-фәлән кеше сине үтерергә җибәрде мине, ди. «Әтием бик үк каушап калмаса да, әнием коелып ук төшкән», – дип тасвирлый кызлары Зәбидә ханым. Үтертергә җибәрүче шушы мәчетнең мөәзине була. «Исемен мин дә беләм, әйтмим, дөньядан китте, эт хәлендә китте», – ди Зәбидә ханым. Бу хәлдән соң Вафа хәзрәтне Казанга күчерәләр. Кайткач, бердәнбер эшләп килүче Мәрҗәни мәчетендә хезмәт итә, мөәзин вазыйфасын үти, хуҗалык эшләрен дә башкара, тәһарәтханәне дә яңарта, зурайта.

Бу вакытта Каравай бистәсендә сугыштан фашистны җиңеп кайткан бер төркем мөселман мәчет төземәкче булып җан талаша. Мәскәүгә үк барып җитәләр. Бу хәл озакка сузыла башлагач, Вафа хәзрәт кушыла, оештыра, җиң сызганып дигәндәй төзелешне башлыйлар. Бик күп каршылыкларга очрыйлар, хәтта манарагыз түбәдән биек булмасын, дигәнгә кадәр барып җитә. Манараның төзелгән хәтлесенә ай куялар. Мәскәү районы хакимияте алышынгач кына манараны тиешле дәрәҗәдә күтәрә алалар. Октябрь аеның бишесендә ай куялар, дигән хәбәр Уфага ук җитә. Бихисап халык җыела. Вафа хәзрәт вәгазь сөйли. Ташкындай тәкъбир тавышы – ай күтәрелә. Шул мизгелдә дулкынланудан булса кирәк, Вафа хәзрәтнең йөрәге соңгы мәртәбә тибә. Аны як-ягыннан тотып мәчет эчендәге диванга кертеп салалар. Шунда – җан талашып төзеткән мәчетендә җан бирә. Раббысы Сталинград сугышында икенче тапкыр бүләк иткән гомерен исраф итми –динебез исламга багышлаган, Каравай мәхәлләсен мәчетле иткән Вафа хәзрәт якты йөз илә Бар итүчесе хозурына күчә.

Саҗидәсе Вафасын кендек каны тамган Өбрәсенә кайтарып җирли.

 Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии