«Бәйрәмнәр күп булган саен, аларның дәрәҗәсе кими»

«Бәйрәмнәр күп булган саен, аларның дәрәҗәсе кими»

Берәр бәйрәм җиттеме, һәркем алдына бүләк сайлау проблемасы килеп баса. Берәү кибетләрне айкап чыгып, бүләк эзләсә, кемдер акча бирүне хуплый. «Көн дә бәйрәм, акча гына җитсен» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә: «Бүләк бирегез һәм сезнең арада бер-берегезгә карата ихтирам, хөрмәт, ярату хисе туар», – дигән. Шулай да, ислам динендә бүләк бирүнең кагыйдәләре бармы? Бүләккә бүләк белән җавап кайтару дөресме? Бу һәм башка сорауларга җавап алу өчен «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы Солтан хәзрәт МОРАДЫЙМОВ белән әңгәмә кордык.

– Солтан хәзрәт, бүләк бирү ислам динендә саваплы гамәлләрдән санала. Аның савабы нәрсәдә?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Кешеләр бер-берсен сөеп, хөрмәт итеп, Аллаһ ризалыгы өчен яхшылык кылса, сәдака бирсә, бүләк бирешеп яшәсә, бу кешеләрне Аллаһ Тәгалә үзе саклар. Бу дөньяда да, ахирәт дөньясында да Аның канаты астында, хәтта Кыямәт көнендә дә Аллаһы Тәгаләнең тәхете астында күләгәдә булырлар», – дигән. Бүләк бирү дигәндә күпләр акча һәм мал белән бүлешүне генә күз уңында тота. Ләкин Пәйгамбәребез (с.г.в.) матди бүләк турында гына сүз алып бармаган. Елмаеп кына да кешегә бүләк бирергә, җылы сүзеңне бүләк итеп, кемнеңдер кәефен күтәрергә мөмкин. Кешене ачык йөз белән каршы алу да иң зур бүләкләрнең берсе.

– Бу миңа бүләк бирде, хәзер миңа да бүләк бирәсе була инде дигән сүзләр еш ишетелә. Сер түгел, үзебез дә әйтәбез. Бүләккә бүләк белән җавап кайтару мәҗбүриме?

– Мәҗбүри әйбер юк. Кемгәдер берәр яхшылык эшлисең яки берәрсенә бүләк бирәсең икән, тәк, мин аңа бүләк иттем, ә ул миңа, мөгаен, зуррак бүләк бирер дип уйламыйсың. Ләкин бүләкнең күләмен истә тотучылар бар. Әйтик, Урта Азия якларында мондый гадәтнең сакланганын бер танышым дәлилләде дә. Аларда кемнең күпме бүләк биргәнен язып куялар икән: туган көнгә фәлән кеше шуның кадәр акча бирде, туй мәҗлесенә бу мондый бүләк бирде. Шул бүләкне биргән кешеләргә бәйрәмгә барганда эше җиңеләя – ул күпме биргән, бу да шуның кадәр бүләк итә. Әмма күп очракта бүләк күләмен арттыралар. Бурычларга батып, күбрәк бирергә тырышкан кешеләрне дә очратканым бар. Имеш, безнең гаиләбезнең исемен аяк астына салып таптарлык булмасын дип бурычка керәләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Үзеңә кадерле булган бүләкне бирергә тырыш», – дип әйтеп калдырган. Бүләк башкаларга шатлык-сөенеч китерергә тиеш. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) юмарт булганлыгы турында укып та, ишетеп тә беләбез. Бу мәсьәләгә кагылышлы бер нәсыйхәт тә бар. Сәхабәләр Пәйгамбәр (с.г.в.) янында аның берәр киемен мактарга курыкканнар, чөнки ул шул ук мизгелдә күлмәген салып, сәхәбәгә бүләк итәргә мөмкин булган. Моны күңелен күтәрү өчен эшләгән ул. Бу мисал кешене юмартлыкка өнди.

– Бүләк биргәндә ниятнең роле зурмы? Әйтик, кемдер савап алу нияте белән, икенче кеше чын күңелдән бүләк бирергә мөмкин.

– Әлбәттә. Чын күңелдән бирелгән бүләк – бик зур дәрәҗә. Савап алу өчен генә бүләк бирим дигәндә гадәти алыш-биреш уены килеп чыга. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) кияве өч төрле иман дәрәҗәсе барлыгын искәрткән. Беренче төркем – кол иманы. Бу очракта кеше гыйбадәтне үти, җәһәннәмгә эләкмәс һәм Аллаһ Тәгалә газабыннан котылу өчен куркып эшли. Икенчесе – сатучы иманы. Ул сәүдә алып бара ягъни намазын укый, ураза тота һәм шушы изгелекләрне үтәгәндә «бу эшем өчен моның кадәр савап языла, ураза тотканым өчен Раян капкаларыннан җәннәткә керәм» дип күзаллый. Өченче дәрәҗә – иң югарысы. Эшләгән вакытта, кешегә ярдәм иткән, намаз укыган, бүләк биргән вакытта Аллаһ ризалыгы өчен дип, аңа ышанып, чын һәм ихлас күңелдән бу яки теге гамәлне үти икән, ул гамәлнең дәрәҗәсе өстен була. Чынбарлыкта Аллаһы Тәгаләнең якын бәндәләре – изгелекне Аллаһы ризалыгы өчен генә эшләүчеләр. Яшерен килеш бүләк итсәң дә, Аллаһы Тәгаләдән сиңа көтмәгәндә бер бүләк булачак. Бу биргән бүләкнең нәтиҗәсен Аллаһ үзе кайтарачак.

– Бүләкне сорап алу дөресме? Кемдер: «Бу миңа юньле-рәтле әйбер бирмәс, акчасын әрәм иткәнче үзем теләгәнне алсын», – дип алдан ук нәрсә кирәклеген әйтеп куярга мөмкин.

– Бу вакытта гамәлнең чын күңелдән эшләнәчәге шик тудыра. Бүләк бирергә теләгән кеше «сиңа нәрсә кирәк?» дигән сорау бирсә, бәлки, сорарга да буладыр, чөнки тагын бер мультиварка, үтүк, чәйнек бүләк иткәнче икенче бер бүләк алу мең кат артык. Әйтик, 100нче намазлыкны бүләккә кабул иткәнче, үзеңдә булмаган яулык яки түбәтәйне алу күңеллерәк. Әгәр дә бүләк бирүчегә алдан ук үзең әйтсәң, ул кеше күңеленә авырлык салырга мөмкинбез, чөнки безнең теләгәнебез аның мөмкинлегеннән килмәс. Ул хурга калмыйм дип бурычка кереп бүләк алырга мөмкин.

– Хәзер көн дә бәйрәм: гашыйклар көне, 23нче февраль, 8нче март… Һәр бәйрәмгә дә бүләк өләшәбез. Бу күренешкә карашыгыз нинди?

– Гади генә бер вакыйганы бәян итим. Көннәрдән бер көнне Пәйгамбәребез (с.г.в.) шәкертләре янына чыккан һәм аларны чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик иткән. Шәкертләр аптырашып бер-берсенә карашкан һәм «нинди бәйрәм соң бүген?» дигән сорау алдында калган. Бераздан бүген Гашүрә көне икәнен исләренә төшергәннәр һәм бер-берсен бу бәйрәм белән котлаганнар. Икенче көн җитә, бу җомга көн була. Пәйгамбәребез (с.г.в.) янә шәкертләре янына чыгып бәйрәм белән тәбрикли. Җомга көн мөселман кешесе өчен зур бәйрәм икәнен беләбез инде. Өченче көнне чыгып бәйрәм белән котлагач, шәкертләр тагын аптыраган. Пәйгамбәр (с.г.в) аларга карап:

– Бүген изгелек һәм игелеккә мул көн. Мөселман кешесе, Аллаһ Тәгаләгә ышанган кеше өчен һәр көн зур бәйрәм, чөнки ул изгелек һәм игелек кылу аркасында Аллаһыга якыная һәм аның газабыннан ерагая, – дигән.

Мисалдан чыгып шуны әйтергә кирәк: һәр көнебез бәйрәм. 365 көннең һәрберсендә изгелек кылып, Аллаһы Тәгаләгә якынаю һәм гөнаһлардан арыну юлында булсак, бу көн безнең өчен бәйрәм көн саналыр. Махсус берәр көнне генә бүләк бирү һәр кешенең үз карамагында. Бәйрәмнәр күп булган саен, аларның дәрәҗәсе кими. Бу һәр көн пилмән ашауга тиң. Көн дә пилмән ашый башласаң, йөзенче көнне тагын пилмәнме инде дип авыр суларбыз, ә елга бер тапкыр гына пилмән ашасак, тәмен белеп, мактый-мактый ашарбыз.

– Бәйрәмнәр күп булуга карамастан, хәзер бүләкнең дәрәҗәсе юк төсле.

– Бүген кешедә күп әйбер бар, аны гаҗәпләндерерлек түгел. Бер кочак чәчәк биреп кенә шаккаттырам димә. Коръәндә «изгелек эшләгән вакытта, сәдака биргәндә сез кадерле булганны бирегез һәм сөендерә торган гамәл эшләгез» диеп язылган. Бүген исә кире күренеш күзәтелә: гади әйберләргә сөенмибез, сөенә дә белмибез. Әйтик, бер егет сөйгән яры өчен басудан бик матур 3-5 чәчәк алып кайтты ди. Кыз социаль челтәрдә дустының 101 роза тотып фотога төшүен күрде һәм кыр чәчкәләрен мыскыл итү кебек кабул итте. Юкса роза чәчәген берәү дә басуга да барып җыймаган – кибеткә кергән дә акчасын биргән, җансыз чәчкәләрне бүләк иткән. Тыштан матур булган, ләкин эчтәлегендә матурлык булмаган бүләк бу. Ә теге егет кырдан җыйган, иң матурларын сайлаган. Моннан нәтиҗә дә чыгарырга мөмкин. Әгәр дә егет янәшәсендә шундый кыз икән, бераз уйланырга урын бар: гомер буена үзе янында шушындый кызны күрергә теләрме икән ул? Урыс телендә «меркантильный» дигән сүз бар, ягъни акча бар икән, барысы да синең белән дус, акчаң булмаса яныңда берәү дә юк, дигән сүзне аңлата. Кирәкмәгән чүп кебек урамга чыгарып ташларга да күп сорамаслар. Капчык-капчык акча белән үлчәнә торган дуслык кирәкме икән хәзерге тормышта?

– Һәркем тормышында бер тапкыр булса да бүләк биргән һәм бүләк кабул иткән. Шулай да, Аллаһ Тәгаләнең иң зур бүләге нәрсә икән?

– Бу дөньядагы һәрбер көн – безнең өчен зур бүләк ул. Бу дөньяга туганбыз икән – Аллаһ бүләге итеп кабул ит. Тик шулай да, минем фикеремчә, иң зур бүләкләрнең берсе – иман. Кешенең бу дөньяда Аллаһ Тәгаләне танып, гыйбадәт кылып, бәхет юлы буенча яшәү мөмкинчелегеннән дә зуррак бүләк була алмый. Кайберәүләрнең мал-мөлкәте, яшәргә ризыгы һәм торырга урыны булып та, тормыш ямен эзләп йөрүе уйланырга мәҗбүр итә. Күптән түгел мәчеткә бер егет килгән иде. «Хәзрәт, берәр дога кылып булмыймы икән, бурычтан бурычка батам, тормышның яме югалды» – ди. Аралаштык, сөйләшкәндә аның начар гадәтләре барлыгы ачыкланды: эчә икән, шуның аркасында бурычка бата. Ике баласы бар, яхшы эше дә бар кебек, ләкин зур уңыш китерми. Бер дога укып кына әлеге хәлне үзгәртеп булмасмы икән дип килгән бу. Аның белән дога кылып, озак сөйләшеп утырдык. Озакламый намазга басты, эчүдән туктады. Шул ук эштә эшләп тә зур уңышка иреште: бурычларын каплады. Аның әйткән сүзләрен әле дә хәтерлим. «Хәзрәт, бер ел элек подъезд төбендә булган дусларым белән эчеп йөргән вакытларны искә алып хәйран калам. Бер мизгелдә тормышның яме барлыкка килде. Шул ук җирдә эшләсәм дә, шул ук хезмәт хакы алсам да, бурычларымны яптым. Иң мөһиме – акчаның бәрәкәте барлыкка килде, Аллаһка шөкер», – диде. Бу кешедә нәрсә үзгәрде? Аның иманы чистарды. Аллаһка рәхмәтле булган саен, ул тормышны ямьләндерә, яңа сулыш өсти. Һәр көнебез – Аллаһ бүләге. Бу бүләкне югалтырга насыйп әйләмәсен.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әгәр бер кеше сиңа яхшылык эшләсә, аңа да шуның белән җавап бир. Булдыра алмасаң, дога кыл. Дога кылуыңны «мин бу кешегә тиешле яхшылыкны эшләдем» дип уйлый башлаганчы дәвам ит», – дигән.

КӨН ХӘДИСЕ

Бер кеше өй алдында балтасын югалтты. Эзләмәгән җире калмады, бөтен җирне актарып чыкты. Капка төбенә караса, ни күрә: күрше малае йөри икән. Малайның һәрбер адымы аның карак икәнен дәлилли кебек. «Мөгаен, ул урлагандыр инде» дип, капка алдына чыга башлаган хуҗа үз балтасына сөртенә. Балтасын тапкач, капка төбендә йөргән күрше малаеның карак икәнлегенә ишарә итә торган бер генә сыйфатын да күрмәде. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әй, дуслар, башкаларны гаеп итәр алдыннан карагыз, үлчәгез, гаепсезне гаеп итә күрмәгез. Сәбәпсезгә берәрсен гаеп итә башласагыз, ул иң ялган сүздән булыр», – дип әйткән бер хәдистә.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде

Комментарии