- 28.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №38 (28 сентябрь)
- Рубрика: Иманга юл
РусияЮгары Суды Уфада яшәүче Сергей Дуловның шикаятен канәгатьләндерде: Башкортстанда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрендә ял итүне канунсыз дип тапты. 6 ноябрь – Корбан гаете бәйрәмендә Башкортстан халкы ял итәрме һәм башка мөселманнар күпләп яшәгән Татарстан һәм Кавказ республикаларына да чират җитмәсме?
БАШКОРТСТАН – ЭКСТРЕМИЗМГА КАРШЫ КӨРӘШ ТӘҖРИБӘСЕ ҮЗӘГЕ
Әле 2011 елның июнендә Дулов шушы үтенече белән Башкортстанның Югары судына мөрәҗәгать иткән иде, әмма ул вакытта аның шикаяте кире кагылды. Ул, дини бәйрәмнәр аның вакытын кыса һәм хезмәттән аера, дип саный.
Башкорт Корылтае белдергәнчә, алар Русия Югары суды карарына шикаять бирәчәк. Башкортстан хөкүмәтенең юридик хезмәте әлегә суд карарын өйрәнә һәм киләчәктә Корбан бәйрәме ял көне булырмы, анысы хәзергә билгеле түгел.
Күрше республикада мондый хәлләр еш кабатлана. Әйтергә кирәк, Идел буенда иң гаугалы экстремистик очраклар да нәкъ биредә күзәтелүен хәбәр итеп торалар. Әйтик, бу якларда Хизбет-тахрир, ваһһабиларның киң колач җәюе арттырып күрсәтелә. Башкортстан, Кавказдан кала, Русиянең иң тыныч булмаган республикасы санала.
Бу карардан соң, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Башкортстаннан Дәүләт Думасы депутатлары мөселманнар күпләп яшәгән төбәкләрдә Корбан һәм Ураза бәйрәмнәре федераль дәрәҗәдә ял көне итеп билгеләнергә тиеш, дип кануни инициатива белән чыгачакларын белдерде. Инде Дәүләт Думасына канун проекты китерелгән. Моннан тыш, Башкортстан хөкүмәтеннән Русия Югары суды президиумына шикаять җибәреләчәк.
РУСИЯ МӨСЕЛМАННАРНЫ КЫСА, МӨСЕЛМАННАРДА КИЕРЕНКЕЛЕК АРТА
Рөстәм Хәмитовның белдерүеннән соң, аңа шунда ук Кавказ республикаларыннан шалтыратулар булган. Югары суд карарына каршы торган Башкортстанга Кавказ үзенең теләктәшлеген күрсәткән. Ләкин Башкортстан хакимияте, бәлки, эш җайланыр дип, әлегә Кавказга тыкшынмаска чакырды.
Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре – Татарстанда да, Чечняда, Карачай-Чиркәстә, Адыгей һәм башка республикаларда да рәсми ял көне.
Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Әюп Бибарсов белдергәнчә, республиканың дини көче суд карары хаксыз ясалуы белән бәхәсләшергә әзер. Русия Хезмәт кодексында Корбан бәйрәмендә ял итүне тыйган маддә юк.
– Православие динендәгеләрдә ял көне итеп билгеләп үтелүче бәйрәмне беләбез. Каршы чыкмыйбыз, бергә үткәрәбез, – дип белдерде Әюп хәзрәт.
Әйтергә кирәк, мондый гамәлләр хәзер ешайды. Әйтик, бер «рядовой» урыс кешесе теге яисә бу мөселман китабын экстремистик дип фикерләп, прокуратурага мөрәҗәгать итә дә, ул әсәрне шундук тыеп куялар. Тыелган күпчелек дини китап шул сценарийны үтте. Бу юлы да шул ук хәл кабатлана.
Сер түгел, бу провокацияләр күп очракта алдан махсус эшләнә, яисә сайлау алдыннан. Моның кемгә кирәге бар?
ПРАВОСЛАВИЕ ДИНЕНДӘГЕЛӘР СУД КАРАРЫН ХУПЛЫЙ
Мөселманнарның иреген кысу бер Сергей Дулов белән Русия Югары судына гына кирәк түгел, билгеле. Правослау экспертлары берлеге рәисе Кирилл Фролов, бу уңайдан, тәкъдимне зур куаныч белән каршы алган.
– Югары судның карары, федераль үзәкнең Идел буенда, Кавказда күтәрелгән суверенитетны бастырыр өчен, зур адым булып торыр, дип өметләнәм. Бу мәсьәләгә нокта куярга кирәк. Русия бүленмәс һәм бердәм ил булырга тиеш. Русияне ныгытырга кирәк. Бездә иң хокуксыз кешеләр бар – алар руслар, – дип белдерде ул.
САЙЛАУ КАМПАНИЯСЕ АЛДЫННАН
Кайбер тарафлар дини ял көннәрен кысу – ул сайлау алды кампаниясенең бер чагылышы, дип саный. Әйтик, башта бер кеше аша гауга чыгарып алалар да, ягъни мөселманнарның Русиядә кем икәннәрен аңлаталар да, соңыннан «зур бүләк» кебек, «мөселманнар үз ялына хаклы», дип кире бәйрәм көннәрен кайтаралар.
Русия ислам университеты ректоры Рәфыйкъ Мөхәммәтшин фикеренчә, сайлау алдыннан төрле диннәрне, социаль төркемнәрне кайгырта башлыйлар. Бу юлы киресе килеп чыкты. Шуңа да, моңа сәяси яктан төгәл аңлатма биреп булмый. Бәлки, бу бер хокукый карар гына түгел микән, дигән фикер дә бар. Сәяси яктан булса, аның ахырын алдан карарга кирәк. Бәлки, Татарстан күтәрелеп чыкмаса, әле бит Кавказ республикаларын онытырга ярамый. Бу – конфессияләрне тарката торган адым.
ТАТАРСТАНГА ЧИРАТ ҖИТМӘСМЕ?
Әйтеп үткәнчә, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре бер Башкортстанда гына түгел, Кавказда, Татарстанда рәсми ял көне итеп үткәрелә. Мөселманнарга каршы карар гамәлгә кертелсә, Татарстан белән ни булыр?
Сәясәт фәннәре докторы Рәфыйкъ Мөхәммәтшин мондый куркыныч Татарстанга да янарга мөмкин, ди.
– Бер кешенең хат язуы гына очраклы хәл түгел, башкалар да яза ала моны, – ди ул. – Башкортстанда бүген тыелды икән, иртәгә чират Татарстанга да җитәргә мөмкин. Әлбәттә, бу гадәти хокукый карар гына түгел, телисеңме-юкмы – монда сәяси проблемалар калкып чыгачак.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев бу инцидентны сәяси төсмергә ия, дип белдерә. «Татарстанда мөселман бәйрәмнәрендә ял итү тыела калса, башка дини бәйрәмнәрдә дә ял итүне туктатыйк, дип әйтүчеләр табылырга мөмкин. Татарстан һәрвакыт диннәрнең, милләтләрнең тигезлеге турында уйлады. Суд карары бу тигезлекне сакламый. Иң мөһиме – дин-ара мөнәсәбәтләрне саклау. Әмма законнар күп булганга, кайвакыт алар бер-берсенә каршы килә. Мисал өчен, Конституциядә тигезлек турында әйтелә, ә законнар – башкача», – дип белдерә ул.
Әмма әлегә Татарстан үзенең позициясен күрсәтмәде. Белгечләр моны өстәге исламофоблар даирәсе эше, дип белдерә. Озын сүзнең кыскасы, бу эшнең төбендә бер генә сәбәп – монда империя рухы, бер динле һәм бер милләтле итү сәясәте ята. Мөселманнарга толерант булырга еш кушалар, мөгаен, аларны Раштуа бәйрәмен билгеләп үтәргә мәҗбүр итәрләр. Бездән шуны көтәләр.
Комментарии