- 28.06.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №25 (26 июнь)
- Рубрика: Иманга юл
Авылыбызда яшәүче ялгыз хатынны җомга көннәрендә мәчеткә йөрергә өндәгәч: «Мәчеткә йөрергә минем гөнаһларым юк!» – дип җавап кайтарды. Кызганыч, арабызда күпләр шулай фикер йөртә. Тик болай уйлау – үзе гөнаh. Кешенең күңеле, уйлары да саф булырга тиеш. Мәчеткә күбебез гыйбадәт өчен, кайсысы сүз чынлыгы өчен, кайсысы күршедән калышмыйм, дип килә. Авылыбызда яшәүче өлкән яшьтәге әбиләр җәйге эсседә дә, кышкы суыкларда да җомга көнне мәчеткә килеп намаз укыйлар. Алар шайтанга үзләрен хаклык сукмагыннан адаштырырга мөмкинлек куймаска тырышалар, фарыз эшләргә күңел биреп яшиләр. Җомга көнне мәчетебез буш тормасын дип, сүрәләр-аятьләр укып Аллаhы Тәгаләгә рәхмәтләрен белдерер өчен, Раббыбыз безгә билгеләп биргән изге җомга көнен зурлап, Аллаhының бердәнбер олуг, илаhи зат икәнен анлап – тормыш мәшәкатьләре, авырулары турында уйламыйча мәчеткә киләләр. Адәм баласы зәгыйфь, аның нәфесе дә бар. Һәр кеше дә гөнаh эшли.
Бервакыт Гомәр (р.г.) урамнан үтеп барганда, бер исерекнең аунап ятканын күрә. Ул аны аякка бастырып, гөнаhысы өчен жәзага тартмакчы була. Шулвакыт, бу исерек аны ямьсез сүзләр белән каhәрләргә тотына. Гомәр (р.г.)ның аңа бик нык ачуы чыга. Ул исерекне калдырып, үз юлын дәвам итә. Янәшәдә булган кешеләр гажәпләнеп: «Ни булды, хәлифә? Ник син аны жәзага тартмадың, урынында калдырып киттең?» – дип сорау бирделәр. «Җәза бирергә тиешле мизгелдә мин аңа бик тә ачулы идем. Җәзаны кызмаган вакытта башкарырга кирәк», – дип җавап кайтарган ул. Сабыр итеп, үзен гөнаh гамәлдән саклап калган. Кеше Аллаhы Тәгалә кушканны үтәп, тыйганыннан тыелып, гөнаhлы гамәлләрдән сакланып яшәргә тиеш. Гөнаh кылу – тәмугка «юл» салу. Раббыбыз кушканнарны ихлас күңел белән үтәп яшәү – ул җәннәтле булу, иншааллаһ. Ир затына мәчеткә жомгага бару – фарыз, хатын-кызга – савап. Теләгән кеше фарызны үтәп, гөнаhтан саклана. Теләгәне савап эшләргә тырыша. Ахирәттә болар бик мөhим. Теләмәгәне сәбәб табып мәхрүм була: гөнаhка батып, савапсыз килеш, мәңгелек дөньясына (ахирәткә) күчә. «Мәчеткә гөнаh юарга йөриләр. Минем гөнаhларым юк», – дигән кешеләргә, Раббыбыздан гафу үтенеп, «савап булсын» дигән ният белән мәчеткә юл тотарга кирәк. «Мин яхшы кеше, начарлык эшләгәнем юк», – дип уйлап йөрүчеләр дә арабызда еш очрый. Әмма күбесе, телен тыймыйча, кеше сөйләп, мактанып, башка кешеләргә авыр сүзләр әйтеп, кеше арасын бозып яши. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Телегезне тыйсагыз, иң зур савапка ирешкән булырсыз. Телегез – үзегезне тәмугка алып керә торган әйбер», – дип әйтеп калдырган. Телне тыю хак мөселманга авыр түгел, чөнки ул Аллаhтан курка. Шуңа күрә ул нинди генә сүз ишетсә дә, аны эченә «бикләп» куя. Берәү авылыннан чыгып, су буенда тын гына утыра икән. Бер үтеп баручы: «Нишләп утырасың?» – дип сораган. Әлеге кеше: «Этемне саклыйм», – ди икән. Сорау бирүче: «Мин монда бернинди дә эт күрмим», – дигәч, бу адәм телен чыгарып күрсәткән. «Кешеләр янында булганда кирәкмәгәнне сөйләп, гайбәткә кереп, үземә дә, башкаларга да бик күп зыян салам», – дигән.
Раббыбыз безгә ул кушканнарны үтәп яшәргә боерган – безне бу дөньяда шуңа яраткан. Ул кушканнарны үтәп яшәргә безгә hәммәсен җайлаган: үтәмәгән намазларны, тота алмаган уразаларны – каза итеп үтәү, авырганда – намазны ятып уку, гөнаhлардан – гафу сорау һәм башкаларны эшләргә мөмкин бит.
Рәйсә МИФТАХОВА.
Әгерҗе районы, Мордвый авылы.
Комментарии