Хатын-кыз: кичә һәм бүген яки мөслимә, яклауга мохтаҗсыңмы?

Хатын-кыз: кичә һәм бүген яки мөслимә, яклауга мохтаҗсыңмы?

Бу дөньяның асты өскә килеп, кешелек кыйммәтләре полюслары үзгәргәнлеге турында күп сөйләнелә. Яшьли җенси тормыш башлау, хатын-кызлар эчкечелеге, 16 яшьлек үсмерләрнең аборт ясатулары – гадәти күренешкә әйләнеп бара. Инде моңа халык өйрәнеп тә бетте булса кирәк. Хәтта шулкадәр өйрәнде ки, сафлык, чисталык, тәртип, дини булу – гадәттән тыш хәл булып, тискәре мөнәсәбәткә очрый башлады.

Дустымның шул уңайдан сөйләгән сүзләре мине шок халәтендә калдырды дисәм, аз булыр. «Кыска итәк ки, наркотиклар куллансаң – куллан, хәмер эчсәң дә сүзем булмас, ләкин бу яулык, озын күлмәкләреңнән урамга чыгып йөрисең ЮК!», – дип сүгә бер ана яңа гына дине кануннары буенча киенә башлаган кызын. Бу ситуация өстә әйтелгәннәрне ассызыклый гына: димәк, бу ана кызының түбән тәгәрәп, бөтен әхлакый кагыйдәләрне бозып яшәвен хакыйкый дин кануннарын үтәвеннән күпкә әйбәтрәк күрә, чөнки ана күзлегендә дин – искелек калдыгы, хатын-кызның кимсетелүе буларак кабул ителә. Үзем яулыктан булганга, үз тәҗрибәмнән әйтә алам, берәүләр мөслимәгә нәфрәт белән караса, икенчеләре кызганалар, еш кына: «Сине әтиең әллә ирең көчләп төрендердеме, мескенем?» – дип сорыйлар. Дөньяга күз ташласак, Европада мөслимәләрнең хокукларын «яклап» дәүләт оешмаларында, кайбер җирдә инде җәмәгать урыннарында да капланып йөрүне тыйдылар.

Ләкин мондый яклауга кызы мохтаҗмы? Хатын-кыз яулык-хиҗаб астында чыннан да кимсетелеп яшиме, әллә киресенчәме? Бу турыда фикер йөртик. Сорауларга җавапны дөнья тарихында хатын-кызның ролен карагач таба алырбыз.

ХАТЫН-КЫЗ БОРЫНГЫ ГРЕЦИЯДӘ

Легендар борынгы грек шагыйре Гомерның: «Хатын-кыздан да зарарлырак нәрсә юк», – дигән кыска гына гыйбарәсе, ир-атларның шул җирлектә хатын-кызларга карата булган мөнәсәбәтен ачык тасвирлый. Хатын-кыз – ир йортында хокуксыз кол, хуҗасы рөхсәтеннән башка ул үз милке белән дә куллана алмый. Ул шулкадәр кимсетелгән ки, хәтта аны иреннән бурычка да алып тора алганнар. Тройлонг әйткән: «Еш бала табучы хатын-кызны башка ирләр илдә халык санын арттыру өчен, бурычка алып торганнар. Чирле бала тапкан һәр ананы үтерә алганнар». (Г.Лебон. «Гарәп цивилизациясе», 406 б.). Ул бала карау, мирас, ирдән аерылу хокукыннан мәхрүм, чөнки аерылу – бары тик ир карамагында. (Әхмәд Шәләби. «Диннәрне чагыштырма өйрәнү», 186 б.)

Борынгы грек җәмгыятендә хатын-кыз бары тик тормышның иң төбендәге, түбән дәрәҗәдәге җан иясе генә булган. Аңардан бернинди файда юк, ул бары йорт хуҗалыгын алып бару һәм нәсел калдыру өчен генә кирәк дигән фикер йөргән. Хәтта хатын ире белән бер өстәл артына утырып ашый алмаган, аны җирәнгеч дип уйлаганнар. Аңа карата мәхәббәт хисләре исә – чир. Аристотель әйтүенчә, «Хатын-кыз – табигать тарафыннан әшәкеләнгән ир ул». Чибәр кызны берничә мөгезле эре терлеккә алмаштыру гадәти көнкүреш саналган. Ир күзлегеннән караганда хатын ни генә булмаган: милек, кол, җиһаз да, бары тик җанлы кеше генә түгел.

ХАТЫН-КЫЗ БОРЫНГЫ РИМДА

Рим законы буенча гаиләдәге ир хәтта улының хатынына һәм балаларына да хокуклы: аларны сату, кыйнау, үтерү – аның карамагында. Хатын-кызның бернигә дә хокукы юк, ире аны үлем җәзасына да тартырга мөмкин. (В.Дурант. «Цивилизацияләр тарихы», 9 к., 118-120б.) Ул бернигә дә каршы чыга алмый, аның эше – тыңлау һәм боерыкларны үтәү. Мирас олы улына бирелә, аңа өлеш чыгарылмый. Соңрак, ир хәтта гаилә составына теләсә кемне куша һәм шулай ук балалары арасыннан кемне дә булса сатып җибәрә алган. (Әхмәд Шәләби. «Диннәрне чагыштырма өйрәнү», 188 б.). Кыз бала туса, аны еш кына үтергәннәр, ата-ана малай тууын теләгән. (В.Дурант. «Цивилизацияләр тарихы», 1 к., 3 т., 119 б.)

ХАТЫН-КЫЗ БОРЫНГЫ ҺИНДСТАНДА

Монда да хатын-кыз гомере буена ир-атларга буйсынып яшәргә тиеш, ул йорт эшләрендә дә ирекле түгел. Балачагында атасын, яшьлегендә ирен, ире үлеменнән соң абыйсын, абыйсы булмаса хакимне тыңларга тиеш. Ире үлгәннән соң хатын-кыз кияүгә чыга алмаган, алай гына да түгел, аны ире белән бергә, шул ук көнне учакта яндырырга тиеш булганнар. Брахманизмның изге китапларында кешене соңгы юлга озату турында языла: «Хатын ирен яндыру өчен әзерләнгән утын янына килә. Мәетне шунда куйгач, аның янына битен яулыгы белән томалап хатын баса. Брахман яулыгын ача, шуннан барлык зиннәтле бизәнгечләрен туганнарына тарата. Хатын үзенең чәчләрен тузгыта. Аннан утын өстенә менә, мәетнең уң аягын күтәреп, хөрмәт йөзеннән аны үбә. Баш очына барып утыра һәм уң кулын мәет өстенә куя. Шуннан учак ягалар һәм аны ире белән бергә яндыралар. Бу шуның белән аңлатыла ки, янган өчен хатын-кыз күкләрдә утыз биш миллион ел ире белән яшәячәк, шулай ук бу гамәле ирен, туганнарын гөнаһларлардан арындырачак». Шул гадәт буенча ун ел буена алты мең хатын кыз үтерелә. (В. Дурант. «Цивилизацияләр тарихы», 3 к., 178, 180, 181 б.). Бу кыргый гадәт Һиндстанның кайбер районнарында әле дә сакланган.

Кызларны кечкенәдән үк профессиональ гыйбадәтханә фахишәлегенә өйрәткәннәр. Соңрак алар Вишну алласының даими штатында торганнар һәм барлык каста ирләренә хезмәт иткәннәр. Хәтта иң бай һәм данлы гаиләләр дә үз кызларын шундый үзенчәлекле табынуга җибәргәннәр.

ХАТЫН-КЫЗ БОРЫНГЫ ДӨНЬЯДА

Ниссауда тол хатыннар авылдашлары милке саналган. Еш кына аны җәмгыять милеге буларак пешереп тә ашаганнар.

Төньяк Америкада олы кыз белән никахлашкан ир аның бөтен сеңелләрен дә кияүгә алырга тиеш булган.

Эскимослар яңа туган кыз-балаларны үтергәннәр.

Ассириядә, хатын өйдән ни дә булса алып чыга калса, аны карак дип, ире аның колакларын кисәргә хокуклы саналган.

Русиядә исә никах бөтенләй дә булмаган, кызларны урлап алып киткәннәр.

Африка, Америка, Полинезия халыкларында, кунакчыллык йөзеннән, хатыннарын вакытлыча кулланышка сәяхәтчеләргә биреп торганнар.

Гарәпләрдә, Ислам дине килгәнче, кыз балаларны тереләй күмгәннәр.

Мондый мисаллар бик күп. Ләкин саналганнардан гына да ир-атларның хатын-кызга карата нинди мөнәсәбәттә булганын күреп була.

НИ ЭШЛИСЕҢ СИН БҮГЕН, ХАТЫН-КЫЗ?

«Хатын-кыз хәзерге заманда», дигән җөмләне укыганда, «ул нишли?» дип сорыйсы килә. Ничек яши, тормышта үз урынын кайда күрә, алдыбызга кем булып килеп баса?

Нишли соң хатын-кыз бу цивилизацияле заманча дөньяда?

Җавап бик гади – «чалбар кия» һәм «матур булырга» тырыша. Бу – заманча хатын-кызларның төп тормыш позициясе чагылышы дияргә була. Чалбар кия – бу фикерне туры һәм күчерелмә мәгънәдә күрсәтәсем килә.

Күп хатын-кызлар бүген киемнәре белән ир-атлардан берни белән дә аерылмый. Шуңа күрә кайберәүләрне инде тышкы кыяфәтләре буенча гына да ирләргә охшатырга була. Әгәр дә хатын-кыз беренче карашка ук ир-ат кебек кабул ителә икән, аңа карата мөнәсәбәт тә шуңа тиңдәш – каты, тупас һәм дорфа булачак дигән сүз.

Гаиләдә дә тормышны алып бару ролен хатын-кыз үз өстенә алды. Моны статистик саннарда күзәтергә була. Иҗтимагый сәясәт һәм иминлек саклау буенча Совет Федерациясе Комитеты рәисе Валентина Петренко сүзләренә караганда, эшләүче хатын-кызлар саны Русиядә 49,9%ка тигезләшә. Шуларның 38% ы тулы эш көне белән һәм ел буена эшлиләр. Өстәвенә, хезмәт хакы ирләрнекенә караганда 35%ка кимрәк түләнә.

Карьера төзергә омтылучы, гаиләне алып баручы ананың балага, гаиләгә вакыты калмый: иртәдән кичкә кадәр ул эштә, аннан кайтып ашау ягын кайгырта, өйне тәртипкә китерү белән мәшгуль була. Бала исә мәктәптән кайтып ашап ала да, компьютер яисә телевизор артына утыра һәм ананың роле аны тизрәк өстәл артына өй эшләрен карарга утырту белән чикләнә. Ата кеше шулай ук эштән арып кайтып, телевизор каршында гәҗит тотып, ашның пешкәнен көтә. Ә җәмгыятьтән кергән тискәре фикерләргә, эмоцияләргә каршы торырга сабыйны кем өйрәтә? Ышанычлы мөнәсәбәтләрне кем төзи? Көне буена нинди уйлар туа аның башында, нинди яңалыклар белән таныша ул, бу аңа уңай тәэсир итәме, әллә аларны аралап, дөрес фикер бирергәме? Кызганыч, ләкин бу факторларны күп ата-ана уйлап җиткермичә, бала белән мөнәсәбәтләрендә салынган аңлашылмаучанлык ерганагы, соңыннан упкынга әйләнеп, нәтиҗәдә ата-ананың авторитеты төшүенә, өйгә интернет, телевизор, урам тәрбиясе керүенә китерә. Ә бу тәрбиянең нәрсәгә алып килүе инде һәркемгә мәгълүмдер: балалар алкоголизмы (Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматы буенча, 80% яшүсмерләр спиртлы эчемлекләр куллана), интернетка бәйлелек (Европадагы Nielsen/NetRatings компаниясе күзәтүләренә караганда, бөтендөнья пәрәвезендә утыручыларның өчтән бер өлеше балалар һәм яшүсмерләр), наркомания, иртә җенси тормыш башлау һәм нәтиҗә буларак абортлар, яшь аналар, ятимнәр… Мисалларны озак санарга була, ләкин безнең максат – хатын-кызның бүгенге көндәге халәтен тасвирлау һәм моның сәбәпләрен, нәтиҗәләрен күзәтү.

Карьерист хатын-кызлар алдында торган проблемаларны карадык, ә эшләмәүчеләр белән ничегрәк соң? Бер караганда, нинди рәхәт: өйдә утырасың, бар вакытыңны үзең планлаштырасың, ашыкмый-кабаланмый яшисең. Барысы да әйбәт булыр иде, бер ләкин булмаса: күп хатын-кызлар җәмәгать фикереннән куркып, депрессия кичереп яшиләр икән. Өйдәгеләрнең дә аларга карашы түбәнрәк. Чөнки мондый хатын-кызлар турында халыкта «ир муенында утыра», «өйдә эшсез ята» дигән фикерләр йөри. Хезмәттә булмау сәбәбе күкрәк баласы булса да, хатын иреннән бәйлелек хисен тоеп, кысрыкланып яши.

Хатын-кызларның «матур булырга» омтылуларына килгәндә, бу фикернең гомумиләштерелгән төшенчә икәнен искәртәсе һәм үз эченә туры мәгънәне генә түгел, ә күпкә тирәнрәк уйлануларны алганын әйтеп китәсе килә. Бүгенгесе көндә хатын-кызларның яшьлеген саклап калу, буй-сынын, бит-йөзен гүзәл итүдә ярышучы косметик компанияләр һәрберсе үз продукциясен тәкъдим итәргә тырыша. Барысы да бер тавыштан: «Нәкъ безнең продукция генә сезнең проблеманы чишәчәк!» – дип белдерә. Әлбәттә, хатын-кызлар йөздәге җыерчыкларны бетереп, яшь калу өчен нинди генә корбанга да, нинди генә бәягә риза булмыйлар. Кайбер хатын-кызларның косметика сатып алу хәтта бәйлелеккә әверелә: алар, чын күңелдән 25нче кремның яисә 15нче иннекнең аңа һичшиксез кирәгәчәгенә, рекламаланган файдасына ышанып, һаман ала бирәләр. Ләкин, чыннан да, косметик компанияләрнең нияте шулай чиста, сүзләре дөрес микән? Аларның продукциядән булган кереме миллиардларда санала һәм шундый акчаны югалтмас өчен алар барысына да әзер, шуңа да өстенлек акчага бирелеп, товарның сыйфатына, файдалыгына игътибар кими төшә. Зур акчалар рекламага китә, чөнки һәр эшмәкәр белә: нинди генә товар булмасын, кешенең алу-алмавы сатучының ничек итеп аны күрсәтә, сыйфатлый белүенә бәйле. Шулай итеп, хатын-кыз бу компанияләр кулында бары тик курчак-марионеткага әйләнә, нәрсә әйтәләр, шуны ала ул.

Әгәр килешмәсәгез, уйлап карагыз, ни өчен сез, мәсәлән, кибеткә чыкканда теге яисә бу марка теш пастасын аласыз? Үзегез сайлагангамы? Юк, аны сезгә инде ярты ел буена телевизордан, урам плакатларыннан иң әйбәт, файдалы, табиблар тәкъдим иткән теш пастасы дип кычкырып торалар. Башкаларын сез күрмисез дә, күзгә нәкъ шунысы чалыначак. Яки берничә ел элек тозга булган ажиотажны искә төшерегез. Тоз бөтенләй бетә дип халык капчык-капчык сатып алды, соңыннан поставщиклар шатланып кергән акчаны санадылар, ә таралган сүз ялган гына булып чыкты. Бу – реклама юлы иде, чөнки ул – бүген иң көчле тәэсир итү инструменты булып тора, аның аша миллионнар аңы белән идарә итәләр.

Ә хәзер карыйк, телевизор-интернеттан, рекламадан хатын-кызларга нинди фикер бирәләр? «Сез чибәр, сексуаль булырга, ирләрнең карашын тартып торырга тиеш», «Идеаль фигура – 90х60х90», «Тормыштан барысын да ал», «Гүзәл тәнне нигә яшерергә?!» – дигән лозунглар; мода артыннан бару, беркемнән дә оялмау, комплекссыз булу, чибәр булуга омтылу – болар барысы да массакүләм аңны формалаштырды.

«Ни чәчсәң, шуны урырсың», – ди халык. Нәтиҗәдә нәрсә алды соң кешелек дөньясы?

«Идеаль фигура – 90х60х90» фикере меңләгән кызларны диетага утырырга мәҗбүр итте, бу үлчәмнәргә туры килер өчен күпмеләр ашаудан калып, үзләрен физик күнегүләр белән бимазалады, шулай анорексия һәм булемия чирләре барлыкка килде.

«Сез чибәр, сексуаль булырга, ирләрнең карашын тартып торырга тиеш» лозунгы җәмгыятьтә азгынлыкның, тәрбиясезлекнең артуына китерде. Хатын-кызның уңышлы булуы турыдан-туры аның тышкы кыяфәтенә, кызыктыргыч вәсвәсәле тотышына, үзенеке итә алган ирләр санына бәйле булды. Бу гаилә институты ишелүенә, өйгә шик-шөбһә, ялган, хыянәт керүенә китерде. Ә өйләнмәгән, кияүгә чыкмаганнар исә бүген гаилә төзергә теләмиләр, чөнки үз өсләренә җаваплылык алмыйча рәхәт яшәүне өстен күрәләр. Яшь кызларның иртә җенси тормыш башлавы, мәктәптә укыганда ук инде авырга калу, ирсез бала табу, ятимнәр – шул фикернең нәтиҗәсе булып тора.

«Тормыштан барысын да ал» – дөресме-ялганмы, әйбәтме-әшәкеме – синең ихтыярың – ни телисең, шуны эшли аласың дип кычкыра бу лозунг. Урамга күз салыйк: һәр өченче-дүртенче кызның бармак арасында тәмәке. Кичен шәһәргә чык: һәр икенчесенең кулында сыра шешәсе, телендә пычрак сүз. Әлеге лозунг бернинди рухи, дини, кешелек кануннарын күзгә алмыйча, эгоистлыкка чакыра.

«Гүзәл тәнне нигә яшерергә?!» – идеаль фигурага ия булган кызларга исә бөтен ишекләр ачык. Бөтен капкын ишекләр. Зур эшкә урнашасың килә икән, иң җиңел юл – түрә ятагы. Ирләр карашын яулыйсың килсә – берничә генә җиреңне каплап, чишенеп урам әйлән. Модель буласың килсә – шәрә килеш фотосессия үт, киләсе баскыч синеке… Болар – хатын-кызны товар рәтенә куя торган, аның сафлыгын, горурлыгын урлый торган ишекләр. Мода, косметика фирмалары, ачыктан-ачык фотоларны реклама итеп кулланучы компанияләрнең берсенә дә (!) хатын-кызның эчке хис-кичерешләре, уйлары, интеллект дәрәҗәсе, укымышлы булу-булмавы, проблемалары кызык түгел, аларга иң мөһиме – теге яки бу фото, йөз, тән, кием аша күпме акча керәчәк, халыкны кызыксындырачакмы, юкмы. Хатын-кыз алар кулында бары тик курчак буларак, тышкы кыяфәте генә бәягә ия, бер сүз белән әйткәндә, ул – товар. Яшь, чибәр, саф чагында ул игътибарга, мактауга лаек, ә шул вакыт үткәч, аны кулланылган кулъяулык сыман чыгарып аталар.

Актрисаларны гына мисалга алыйк, 30-40 ел элек тамашачылар мәхәббәтен яулаган хатын-кызларны кем искә төшерә хәзер, аларның бүгенге тормышы турында бик азлар гына белә. Җыерчыкланган битләрендә бик авырлык белән генә элеккеге чибәр йөз чалымнарын күреп була. Күбесе картлык көннәрен песи яки эт компаниясендә үткәрә, чөнки бөтен яшьлекләрен киноиндрустриягә багышлаган артистларның шәхси тормышка, ир һәм балага вакыты җитми яисә булган гаиләләре дә, бу хатын-кызларның тормыш рәвешенә күнегә алмыйча, таркала. Аларның, бер караганда, кәнфиттәй тормышларының эчендә ачы үкенү ята, кәгазе генә ялтырап кызыктыра.

Шулай итеп, хатын-кыз бүгенге көндә нишли дигән сорауга – җавап шул: «чалбар кия» һәм «матур булырга» тырыша. Ягъни бөтен көчен ир-атлар белән бертигез, хәтта алардан өстен булырга һәм «матур» товар кебек күренүгә бирә. Шул ук вакытта үзенә карата наз һәм хөрмәт таләп итә. Менә нинди парадокс. Хатын-кыз бүген адашып, югалып калды булса кирәк: табигате җылылык, яклау сорый, ләкин ирләр белән бер рәттә булырга омтылуы аны бөтен авырлыкның нечкә җилкәләренә төшүенә, үзенә карата ирләрчә каты мөнәсәбәт формалашуына китерде, җенесләр роле буталды. Икенче яктан, ул гади кеше хөрмәте, эчке дөньясының байлыгын күрүне сорый, ләкин үз-үзен җиңел тотуы, ачык киеме игътибарны бары тик тышкы кыяфәтенә генә юнәлтә.

Хатын-кызның мондый хәлдә калуына нәрсә сәбәпче булды?

Тарихка күз салсак, хатын-кызларның иреккә омтылуы ХХ гасырда башлана, Социалистик Октябрь революциясеннән соң беренче елларда ул икътисади ирек – гаилә, хезмәт мөнәсәбәтләрендә юридик тигез хокук бирү аша бара. Совет дәүләте хатын-кызны ирләр белән бер дәрәҗәгә куя. Ә соңрак чит илләргә юл ачылу – үзенең фильмнары, джинсы чалбарлары һәм «тормыштан максимум ал», «берни тыелмаган» девизлары белән көнчыгыш мәгърифәтенең массаларның башларына үтеп керүен җиңеләйтә. Нәтиҗәдә, кысрыклаудан коткарган ирек читтән килгән «күчтәнәч» белән кушылып, бүгенге көндә тормышның барлык өлкәләрендә дә күзәтелә торган проблемаларга китерде. Хатын-кыз хокуксызлык дискриминациясеннән «ирекле» хокуксызлык дискриминациясенә генә күчте һәм, өстәвенә, «бу иреккә илтә» дигән бирка элеп, аны мода, киноиндустрия, шоу-бизнес, кием, косметика, карьера колы ясадылар.

Бу коллыктан хатын-кызны кем алып чыгар соң? Нинди законнар, кагыйдәләр аны үсешкә илтер? Бу очракта реформалар гына җитәрме? Чөнки җәмгыять чирләре яшәешнең һәр буынын камап алды һәм бу черек тамырлы агачның коелган яфракларын гына ябыштырырга тырышу булмасмы? Нишләргә: проблеманы кеше уйлап тапкан кануннар буенча чишәргәме, әллә кешене юктан бар кылган, ясаган Зат безгә чыгу юлын күрсәтерме?

Мисалга, телефонны алсак, аны ничек кулланырга, сакларга, килеп чыккан проблемаларына җавапларны кайдан алырга кирәклеген кемнән беләбез? Телефон үзе әйтеп бирә аламы? Болай әйтү – ахмаклык икәнлеген сабый да белә. Әлбәттә, бу мәгълүматны без техниканы ясаган мастердан яисә завод-җитештерүчедән алырга тиешбез, чөнки ул аны бар иткәч – ни кирәген яхшырак белә, аның өчен кулланманы да (инструкция) ясаучы яза. Әгәр телефонны кушылганча эшләтмәсәк, бу – ватылуга китерәчәк…

Ә хәзер бу мисалны кешегә куеп карасак? Ул да бит телефон шикелле – Ясаучысы бар, аны гүзәл кыяфәттә бар иткән Зат – Аллаһ Тәгалә – инструкция биреп, проблемаларның чишү юлын күрсәткән. Коръәндә хатын-кыз турында ни әйтелә?

, СИН ЯКЛАУГА МОХТАҖМЫ?

Язма башында куелган шушы сорауга да җавап табар вакыттыр: мөслимә яклауга мохтаҗмы, Ислам дине аны кимсетәме? Җавапларны дин кануннары нигезе булган Коръән һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) сөннәтеннән табарбыз, чөнки нәкъ алар дөньядагы миллионлаган мөселманнарның тормыш рәвешен характерлый. Ислам буенча Аллаһ Тәгалә каршында барлык кешеләр дә бертигез, аерма бары тик Яратучыга карата булган тәкъвалык, ихласлык буенча гына билгеләнә.

«И кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән тармаклар вә кабиләләр кылдык. Сезнең Аллаһ хозурында хөрмәтлерәгегез Аллаһыдан куркып гөнаһлардан сакланучылардыр, Аллаһ белүче вә һәр эшегездән хәбәрдар». (49:13)

Хатын-кыз Исламда сексуаль объект, сылу тән буларак түгел, ә иң беренче чиратта, шәхес кебек кабул ителә. Ул иң дәрәҗәле исемнәр йөртүче кеше – ана, хатын, кыз, апа, сеңел, динкардәш. Һәм дин аны кимсетә, ул ир ягыннан тигезсезлек астында көн күрә дип әйтү чынбарлыкка туры килми. Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә иман китерүчеләр, ышанучылар, кешеләр дип, ир-атка гына түгел, һичшиксез, хатын-кызга да эндәшә. Яхшы гамәлләре өчен савапны, гөнаһлары өчен җәзаны хатын-кыз да, ир-ат та бертигез алалар. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә:

«Изге гамәлләр кылган хак мөэминнәр кирәк – ир булсыннар, хатын булсыннар, аларга дөнья вә ахирәт хуш тереклек вә аларга кылган гамәлләреннән күркәмрәк әҗерен бирербез». (16:97)

Ике җенес вәкиле дә гуманлылык һәм кешелеклелек сыйфатлары буенча аерылмыйлар. Хатын-кыз гөнаһ яки яманлык чыганагы, Адәмнең җәннәттән куылуы сәбәпчесе дә түгел. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«И кешеләр! Сезне бер ата-анадан яралтучы Аллаһыга каршылык күрсәтүдән сакланыгыз, Ул Адәм г-мнең үзеннән хатын яралтты вә икесеннән күп ирләрне һәм күп хатыннарны дөньяга чәчте. Янә Аллаһыга тәкъвалык кылыгыз ки үзегез, Ул – Аллаһ исеме белән бер-берегездән сорыйсыз, ягъни Аллаһ ризалыгы өчен бир, сүземне тыңла, дисез, шулай булгач, Аллаһыны зурлагыз вә якын кардәшләр хакыннан сакланыгыз! Аллаһ сезнең барча эшләрегезне тикшереп күзәтүче». (4:1)

Бу аятьтә Раббыбыз ирләрне һәм хатыннарны бер нигездән, бер-берсеннән өстенлексез яратуын күрсәтә. Ислам хатын-кызга карата гаделсез булган, ирдән түбән санап, бөтен хокукларыннан мәхрүм иткән элеккеге гореф-гадәтләргә каршы чыга. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) әйтте:

«Хатын-кыз – ир җанының икенче яртысы». (Сунан әбү Давыд, 1 к., 61 б., №236)

Хатын-кыз, ир кебек үк, үзенә карата хөрмәткә һәм намусын саклауга хокуклы. Шәригать кануннары буенча, хатын-кызга яла ягучы яисә аның намусына кагылучы кеше җәзага тартылырга тиеш. Коръәндә менә ни диелгән:

«Зинадан пакь булган хатыннарны зиначы дип сүгүчеләр, соңра сүзләрен дөресләр өчен дүрт шаһитны китерә алмасалар – аларга сиксән мәртәбә сугыгыз, вә аларның шаһит булуларын мәңге кабул итмәгез, алар – фасыйклардыр». (24:4)

Хатын-кызның мираска тулы хокукы бар. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Ата-анасы вә якын кардәшләре калдырган малдан ирләргә өлеш булыр, вә хатыннарга да ата-анасы вә якын кардәшләре калдырган малдан өлеш булыр, мал күп булса да, аз булса да. Калган малны тиешле кешеләргә тапшыру диндә фарыз булды». (4:7)

«И мөэминнәр, хатыннарны көчләп, мирас урынына тоту сезгә хәләл түгел». (4:19)

Хатын-кыз үз милке белән үзе теләгәнчә эш итә ала, сату-алу аның үз карамагында:

«И мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһ күрсәткән урыннарга бирегез!» (2:267)

«Ислам динен риза булып тотучы ирләр вә хатыннар, вә Аллаһ күрсәткән урыннарга зәкәт вә башка сәдакаларын бирүче ирләр һәм хатыннар, вә ураза тотучы ирләр һәм хатыннар, вә зинадан сакланучы ирләр һәм хатыннар, вә Аллаһыны күп зекер итүче ирләр һәм хатыннар, бу әйтелгән гамәлләрне кылучыларга Аллаһ вак гөнаһларына ярлыкауны һәм изге гамәлләренә олугъ әҗерләр әзерләде». (33:35)

Хатын-кызга карата хөрмәт күрсәтүне Ислам намуслы, дәрәҗәле шәхес билгесе итеп куя. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) әйткән:

«Камилрәк иман шул инанучыда ки, кем иң яхшы холык белән аерылып тора һәм сезнең арагызда иң яхшылар шулар ки, кемнәр хатыннарына иң әйбәт мөгамәләдә». (Сахих ибн Хаббан, 9к., 483б., №4176)

Гыйлем алу, уку – хатын-кызның хокукы гына түгел, мөселман буларак, бурычы булып тора. Пәйгамбәребез әйткән:

«Гыйлем өстәү – һәр мөселманның бурычы». (Сунан ибн Мәҗә, 1к., 81б., №224)

Яхшы тәрбия алуга ир кеше дә, хатын-кыз да хокуклы. Кызларны тәрбияләү, карау әҗере итеп җәннәт каралган. Пәйгамбәребез әйтә:

«Кем өч кызын карап, яхшы тәрбия биргән, кияүгә чыгарып әйбәт мөгамәләдә булган – ул җәннәткә керер»

(Сунан әбү Давыд, 4к., 338б., №5147)

Хатын-кыз өстендә, ир-атлар белән беррәттән, җәмгыятьне уңай якка үзгәртү, үсешкә илтү җаваплылыгы ята. Аллаһ Тәгалә әйтә:

«Мөэмин ирләр вә мөэминә хатыннар бер-берсенә дуслар вә ярдәмчеләр: алар кешеләрне иманга, дингә вә яхшылыкка өндәрләр һәм начарлыклардан тыярлар, намазларын вакытында үтәп, зәкәтләрен бирерләр вә һәр эштә Аллаһыга һәм Аның рәсүленә итагать итәрләр, шундый кешеләргә Аллаһ тиз рәхмәт кылыр, тәхкыйк Аллаһ – галиб вә хәким». (9:71)

Ләкин хатын-кыз һәм ир-ат кеше табигате буенча бертигез булсалар да (инстинктлар һәм органик хаҗәтләр икесендә дә бар), шулай да төрле җенес вәкилләре буларак, аерылалар. Бу аерма аларны тигезләми дә, өстенлек тә бирми. Аллаһ Тәгалә һәрберсен үзенчәлекле итеп яраткан, икесенең дә үзенә күрә проблемалары, ихтыяҗлары, кызыксынулары бар. Мәсәлән, кызлар кечкенәдән үк курчаклар белән уйнап, әни булырга, ә малайлар атышлы, хәрәкәтле уеннар белән кызыксынып, яклаучы һәм ризык табучы булырга әзерләнәләр.

Ир-ат һәм хатын-кыз арасында аерма булу – аларның проблемаларын чишүдә дә төрле юллар булырга тиешлеген аңлата. Чөнки бу ракурста ир һәм хатын – көньяк һәм төньяк, кояш һәм ай сыман ике полюстагы төшенчәләргә карыйлар. Кояш белән ай бер галәм киңлекләрендә йөзсәләр дә, һәрберсенең үз вакыты, шартлары, траекториясе бар. Аларның кайсысы кирәгрәк, өстенрәк икәнлеге турында гапләшү ахмаклык булыр иде – үз урынында икесе дә мөһим икәнлеген без беләбез. Ир белән хатынның да төрлелеген күздә тотып, Аллаһ Тәгалә алар өчен аермалы булган чишелеш юллары биргән һәм моның тигезлек яки тигезсезлек белән бернинди бәйләнеше юк.

Мөслимәнең яулык ябып, тәнен каплап йөрүе – кысрыклау, тигезсезлек корбаны булуыннан түгел, ә киресенчә, бу – аның хокукы, сайлап алынган теләге, үзен Яраткан затның ризалыгына омтылуы. Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә:

«Әйт мөэминә хатыннарга, карарга ярамаган нәрсәдән күзләрен йомсыннар вә фәҗерләрен зинадан сакласыннар һәм кул белән йөзләреннән башка булган зиннәт урыннарын ачмасыннар, мәгәр һәрвакыт ачык була торган йөзләрен, ике кулларын вә тәпиләрен ачсалар ярый, һәм башларын, муеннарын вә күкрәкләрен пәрдәләр белән капласыннар, вә зиннәтләрен ачмасыннар» (24:31).

Хатын-кызны беркем дә ихтыярына каршы килеп киендерә алмый, чөнки диндә көчләү юк:

«Диндә көчләү юк, ләкин өндәү һәм өйрәтү бар. Ясалма, ялган, батыл диннән Аллаһ төзегән хак дин ачык аерылды. Теләгән кеше Коръән, сөннәт юлы белән барып җәннәткә керсен! Моны теләмәгән кеше бидгать, хорафат юлы белән барып җәһәннәмгә керсен» (2:256).

Хатын-кызларның капланып йөрүенә Аллаһ Тәгалә олы хикмәт салган. Яулык мөслимәне бозык күзләрдән, азгынлыктан саклый һәм игътибарны тышкы кыяфәте, тәненә түгел, ә эчке дөньясына, уй-фикерләренә юнәлтеп, аны югары дәрәҗәгә күтәрә.

Исламда гаилә институты саклануы һәм чәчәк атуы – Раббыбыз тарафыннан бирелгән кагыйдәләр буенча яшәү нәтиҗәсе. Мөслимә үзен бары тик ире өчен генә саклап тота, гүзәллеген читләрдән яшерә, барлык гамәлләре өчен дә Аллаһ каршында җавап тотасына ышанып, Аның кушканнарын үтәргә тырышып яши. Коръәндә ир һәм хатын рольләре, кем нәрсә өчен җаваплы булганлыгы төгәл күрсәтелгән. Ир кеше өстендә, гомумиләштереп әйткәндә, акча табу булса, хатын-кыз өй һәм балалар тәрбиясе өчен җаваплы. Ләкин бу мөслимә өйдә, дүрт дивар артында утыра дигән сүз түгел, бу – һәр гаилә әгъзасының җаваплылык сферасын күрсәтә. Теләге бар икән, ул эшли ала, шулай ук җәмгыять тормышында актив катнашырга, дин, тормыш гыйлеме алып, кешеләргә җиткерергә тырышырга тиеш ул.

Бу язманы укыганда мөселманнарны идеальләштерергә тырышам дип уйламагыз, дөньяда бер кеше дә идеаль түгел, мөселманнар арасында да ялгышучылар, гөнаһлылар бар; көтүдә пычрак хайван булган сыман, күңелне кайтарырлыклары да очрарга мөмкин. Шуңа да Ислам белән мөселманнарны бутап, дин турында ашыгыч нәтиҗәләр ясарга ашыкмагыз. Мөселман – ул бары тик кеше, ялгышырга, яңа гына дингә килеп яисә белмичә хаталар да ясарга мөмкин. Ислам – Аллаһтан бирелгән тормыш рәвеше буларак, кимчелексез һәм монда тормыштагы барлык сорауларга да җавапны табып була.

Исламда ир-ат һәм хатын-кыз мөгамәләләрен, гаилә проблемаларын чишү юллары ачык күрсәтелгән. Алай гына да түгел, бүгенге көндә көн кадагында торган җәмгыять проблемаларын бары тик дин белән генә җиңеп була. Чөнки алкоголизм, наркомания, СПИД авыруы, ятимнәр, караучысыз калган балалар булуы, азгынлык, фахишәлек кебек темага кайтсак, хатын-кызның нинди дәрәҗәдә торуы – халык деградациясе сәбәбе Раббыбыз-Ясаучыбыз биргән инструкция буенча яшәмәү, тыйганыннан тыелмау, кушканын эшләмәү нәтиҗәсе булып тора. Кешенең күкрәк кагып: «Мин законнар чыгарам, мин үземә ни кирәклеген үзем беләм», – дип горурланып, диннән ерагаюы шуңа китерде дә инде. Өстәвенә, бу проблемалар өстендә акча эшләп, үз мәнфәгатьләрен кайгыртучылар динне куркыныч экстремизм, террор төшенчәләренә төреп, халык өчен карачкы ясадылар. Ихлас мөслимә исеменә дә кара тап төшерергә тырыштылар. Ләкин алтын тәңкәне күпме генә тузанга батырсаң да, ул бәясен югалтмый. Мөслимәдән ничек кенә кыерсытылган, артта калган мескен һәм итәк астында шартлаткыч йөртүче шәһид ясарга тырышсалар да, чынлыкта ул – Ислам бүләкләгән бәхет ачкычын тотып баручы, үсешкә омтылучы, дөньядагы иң хокуклы, хөрмәтле хатын-кыз булып кала.

Динә ФӘЙЗИ.

Хатын-кыз: кичә һәм бүген яки мөслимә, яклауга мохтаҗсыңмы?, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии