Хәзрәтләребез Аллаһыдан куркамы?

Хәзрәтләребез Аллаһыдан куркамы?

Шаукат хазрат белән интервью

Әлеге мәкаләне язаргамы, юкмы дип үзем белән үзем шактый бәхәсләштем. Чөнки яхшы үрнәк түгел. Динсезлек, имансызлык чиреннән арыну юлында комачау булмасмы, чирле рухыбызны тагын да хәлсезләндермәсме, дидем. Әмма үземнең дә намусымны таптатасым килми. Чөнки һәркайсыбыз , гадел булсак кына, гамәлләребез чиста булыр. Һәм тагын бер фикер: бүген мәчеткә бармаучылар, иман белән кызыксынырга теләмәүчеләр үз яшәү рәвешләрен муллалар белән аклый. Янәсе, әнә аларга сәдака гына кирәк, үзләре әллә кем түгелләр… Тик бу аклану наданлыктан: динендә Аллаһы белән арадашчылар юк. Хәзрәт үзе өчен җавап тота, ул да кеше, ул да хаталанырга мөмкин. Ә төрле акланулар табып иманнан ерак булучылар үзләре өчен үзләре җаваплы. Диннең барлыгын мәет җирләгәндә генә искә төшерү – коточкыч кимлек. Шуңа, бу дин әһелләренә тап төшерүче, диннән ерак торырга киңәш итүче язма буларак кабул ителмәсен иде…

***

Газетабызның 2010нчы елның 17 ноябрендә чыккан «Шәүкәт хәзрәт: «КАРШЫЛЫКЛАР – ВАКЫТЛЫ КҮРЕНЕШ» язмасы бик зур шау-шуга сәбәпче булды. Интернетфорумнарда бәхәсләр кузгалды, бик күп агентлыклар, урыс теллеләр дә әлеге язмага игътибар итеп, мәкаләләр урнаштырды. Мәкалә белән телеканаллар да кызыксынды. Хәбәрчебез Әниләр мәчетенең элеккеге имамы Шәүкәт хәзрәт белән очрашып, аның белән әңгәмә корган иде. Һәм бүгенге дин тотучылар арасында төрле агымнар булуы, мәсхәбләр турында сүз куертты. Хәзрәтнең, мәчетләрендә Хәнәфи мәсхәбенең мәҗбүри булмавы, революциягә кадәрге чыккан 30 меңләп китабыбызның аның кабинетындагы китапханәдәге китапларның яртысына да тормавы һәм Русия Ислам университеты шәкертләрен мәчетенә каравылчы да итеп алырга теләмәве турындагы фикерләре зур бәхәскә сәбәпче булды. Әлбәттә, бу фикерләр белән килешмәсәк тә, демократик, тарафсыз чыганагы буларак, ул әңгәмәне бастырдык. Чөнки Шәүкәт хәзрәт фикере дә яшәргә хаклы. Әмма бераз вакыт үткәч, шау купкач, Шәүкәт хәзрәт бездән әлеге мәкалә өчен гафу үтенүне таләп итте. Үзенең әйткән фикерләреннән баш тартты. Без гаепле булсак кына гафу үтенәбез, һәм моннан оялмыйбыз. Без дә – адәм балалары, ялгышырга мөмкинбез бит. Әмма бу очракта гаепсез килеш ничек гафу үтенергә?! Ләкин динебезгә, милләтебезгә зыян салмас өчен, хәзрәткә икенче төрле вариант тәкъдим иттек: хаталанганмын, алай әйтергә теләмәгән идем, ахыр килеп, журналист дөрес аңламаган, аның соравын ишетмәгәнмен… ише мәкалә белән чыгыш ясарга мөмкин иде газетабызда… Әмма хәзрәт бу киңәшебезне кабул итмәде.

Инде менә ничә ай юлын таптыйбыз. Хәзрәт безне яла ягуда гаепли. Әхлаки зыян өчен – 100 мең сум, адвокатына түләгән 50 мең сумны сорый. Соңгы утырышта диктофон язмасын белән тыңладык. Бу язманы аның элек тә тыңлаганы бар иде, юкса. Нәкъ менә газетага язган фикерләрне сөйли анда хәзрәт. Инде башкача барып чыкмагач, судны ышандыра алмавын аңлап, хәзрәт ягы безгә коточкыч яла якты: без интервьюның аудиовариантын монтажлаганбыз икән. Аннан хәзрәт хәзер ишетергә теләгән урыннарны төшереп калдырганбыз. Нинди сүзләр ул дигәч, анык җавап алынмады. Бу үзе үк ялган турында сөйләмиме?! Әйтик, шәхсән мин үзем, кайда, кемгә ни сөйләгәнемне беләм, үз сүзләремә хуҗа булам. Әңгәмәләрне матбугатына да, урысныкына да күп бирәм, әмма һәрчак аек баштан сөйлим.

Үз өстемә намусымны пычратучы яла ягылгач, Шәүкәт хәзрәттән һәм аның яклаучысыннан: «Сез Аллага ышанасызмы, хәрәмнән, нахактан курыкмыйсызмы?» дип сорарга мәҗбүр булдым. Судья, корректлы сорау булмавын искәртеп, әлеге сорау өчен мине кисәтте. Әмма ул, минемчә, урынлы сорау иде. Аны башкалардан гына түгел, үзебездән дә еш сорарга кирәктер. Кем-кем, Аллаһка хезмәт итүнең ни икәнен, ихласлыкның әһәмиятен, шәригать кануннарын үтәүнең мөһимлеген аңлатырга тиешле кеше башкалар өстенә нахак ягудан, гайбәт таратудан иң беренче чиратта сакланырга тиешле, юкса. Аллаһы боерса, хаклык җиңәр, мине динебезгә каршы кәфер итеп күрсәтү өчен җавап тотар чаклар җитәр. Әмма дөньяви суд хөкеме ул нәни хөкем. Әле бик бөек хөкем, Аллаһы хөкеме бар. Мине һәрвакыт шул куркытты. Шуңа, кешегә нахак ягудан гомер буе сакланырга тырыштым, Аллаһыдан һәрдаим сорап торам: «Раббым, хаталанудан Үзең сакла, аек акыл, үткен зиһен бирсәң иде», – дип ялварам. Кызганыч, бар кеше дә шулай уйламый, күрәсең.

Суд әле төгәлләнмәгән. Мин аудиоязмага техник экспертиза таләп итәчәкмен. Шуңа күрә, йогынты ясарга омтылыш итеп кабул ителмәсен өчен, суд эше турында нидер язу иртәрәк дип уйлыйм. Ахырдан тулырак язма тәкъдим ителер. Ә моны, судка Шәүкәт хәзрәтне якларга килгән дин тотучылар, мине танып, артымнан кәфер, дип каргап калганга, хурланганга язарга мәҗбүр булдым. Мин кәфер түгелмен, киресенчә, нахакка рәнҗетелүчеләрне яклаучы буларак танылган журналистмын. Башкалар дәшәргә курыккан вакытта да шүрләп тормыйм, сөйлим, язам. Кыерсытылган дин әһелләрен дә якладым, яклаячакмын. Әмма өстемә нахак гаеп тагылса, аны кабул итә алмыйм. Үземнең хаклыгымны исбатлаганчы тырышачакмын. Бу очракта да өстебезгә яла ягылды, суд нинди хөкем чыгарыр, анысы аның хөкемендә. Мин аннан курыкмыйм. Әмма әлеге процесс минем репутациямне таплый алмас, дип өметләнәм.

P.S. Шәүкәт хәзрәт белән хәбәрчебезнең әңгәмәсен аудиовариантта газетабызның beznen.ru интернет сәхифәсеннән тыңларга була. Әмма әңгәмәдә хәзрәт теленнән кайбер кешеләргә бәя бирелә, гаеп тагыла, аның өчен без җаваплылыкны үз өстебезгә алмыйбыз. Ул мәгълүматларның дөреслеген тикшерергә алынмадык, шуңа күрә, газетага язылган интервьюга ул өлешләр кертелмәде. Хәзерге вакытта интервьюның узган көздә төшеп калган шул өлешләрен кертеп, яңа язма әзерләнә һәм анда Шәүкәт хәзрәт гаепләгән кешеләрдән дә аңлатма алыначак.

Барыбызга да тәүфыйк-иман һәм ихласлык теләп, ихтирам белән

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Комментарии