XXI БОЛГАР ҖЫЕНЫ

Изге Болгар җыенында халык узган елдагыдан да күбрәк булды. Кайбер мәгълүматлар буенча 24 мең кеше катнашкан дип исәпләнә. Әлеге шөкер җыены Идел буе Болгар дәүләтенең динен кабул итүгә 1121 ел тулу уңаеннан 21нче тапкыр уздырылды. Хак мөселманнар өчен кыйбла бер – Мәккә. Ләкин һәр милләтнең үз кыйммәтләре, икенче төрле әйткәндә, үз “Мәккәсе” дә була. Болгар – татарларның рухи чишмәсе, сурәтләү чаралары белән кушып әйткәндә, “Мәккәбез” ул. Чираттагы “Изге ” милләтне берләштерүче төп чараларның берсе булуын күрсәтте.

Болгар җыены тәүбә мәрасиме белән беррәттән киләчәккә планнар кору, хәл итәсе мәсьәләләрне чишү урынына да әверелде. Биредә дәүләт эшлеклеләре, милли-дини элитадан алып гади халыкка кадәр катнашты.

Изображение удалено.

ДӘҮЛӘТ БЕРЛӘШТЕРӘ

Җыенда Татарстанның рәсми түрәләре, аерым алганда, Президенты , дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, премьер-министр Илдар Халиков, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Президентының эчке сәясәт буенча идарәсе баш киңәшчесе Алексей Гиршин, Төркия һәм Кувейттан вәкилләр һәм башка кунаклар катнашты.

1989 елдан алып 2006 елга кадәр “Изге Болгар җыенын” үзәк Диния нәзарәте оештырды. 2006 елдан Татарстан Диния нәзарәте, мөфтиләр шурасы һәм конгрессы кушылды. Җыен бергә оештырылса да, бер-берсенә каршылыклы Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Равил хәзрәт Гайнетдиннең бергә чыгыш ясавы сирәк күренеш иде. Шулай да 1998 елдан Татарстанда бердәм мөфтият булдырган Минтимер Шәймиевнең соңгы елларда -дини структураларын, аларның шәхесләрен бер җепкә салуга зур өлеш кертүе күзәтелә. Февральдә Корылтайда кабатланган бу хәл Изге Болгар җыенында да башкарылды.

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хәзер милли-дини факторны күбрәк кайгыртуына шаһит булабыз. Болгарда заманча инфраструктура булдыру гына түгел бу. Нәкъ менә Русия дәрәҗәсендә сәяси аренада татар-ислам факторын көчәйтү. Монысы хакында соңрак.

Инфраструктурага килгәндә, Минтимер Шәймиев сүзләренчә, Болгар 2 ел эчендә үзгәрәчәк, торгызу эшен шушы еллар эчендә башкарырга ниятлибез дип белдерде. “Төзелә башлаган елга вокзалы берничә катлы булачак, һәр катка эскалатор белән күтәрелеп, Болгар тарихы музее экспонатларын күреп булачак”, -диде ул. Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам динен кабул итүе истәлегенә һәйкәл куелачак. Якын урында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Икмәк музее комплексы төзеләчәк. Шулай ук Болгар мәдрәсә комплексы (биредә 30 шәкерткә кадәр белем алачак, мөгаен, ул ислам университеты филиалы булыр) һәм мәчет салыначак. Тәлгать Таҗетдин исә ул мәчет нәкъ Җәмигь мәчете нигезе хәрабәләренә салынырга тиеш, дип саный.

Кремле ничек сак рәвештә торгызылган булса, Болгар да шулай төзекләндереләчәк. Минтимер Шәймиев тотынган эшкә белгечләрдә шик тумый. Татарстанның беренче Президенты Болгарда шулай ук дәвалану йортын да булдырырга ниятли. Биредә XIII гасыр болгар табибы Таҗетдин әл-Болгариның сакланган трактатлары буенча халык медицинасы нигезендә дәвалаячаклар.

Минтимер Шәймиев чыгыш ясаганда, 2 ай ярым көткән яңгырыбыз Изге Болгар җыены көнне явуын искәртте: “Моңарчы белмәгән идем, төрек телендә яңгыр сүзе рәхмәт дигәнне белдерә. Менә шуннан соң Аллаһы Тәгаләнең кодрәтенә, уйларыбызның сафлыгына тагын бер кат инанабыз”, – диде һәм халыкка мөрәҗәгать итеп: “Без һәрвакыт бергә булачакбыз”, – дип, киләчәктә дә Болгар җыенының берләштерү чарасына әвереләчәгенә ишарәләде.

ТАҖЕТДИН

Болгар җыены узган көнне үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш , шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның бүгенге вазифага сайланып куелуына 30 ел тулган иде. Бу уңайдан ул ниндидер махсус тантаналар оештырылмаячагын белдергән, ә Болгар сәяхәтенә баруның юбилеена иң зур бүләк булуын әйтте.

Тәлгать Таҗетдин дә, Равил Гайнетдин дә, дин, дәүләт, бергә булганда гына бер-берсенә нәтиҗәле тәэсир итә, алар нык була дип, уртак фикер белдерде.

– Бүген 1121 ел буена Аллаһының диненә инанып яшәвебезне белдереп, Изге Болгар шөкер җыенына җыелдык, – дип хәер-фатихасын бирде Тәлгать хәзрәт. – 600 елдан бирле шушы хәрабәләргә килеп догалар, тәүбәләр кылып, күз яшьләре белән китә идек. Җаныбызга – азык, дәртебезгә куәт алдык. Ләкин ел саен шушында кайттык. Беркайчан да туган илебезне онытмыйча, гасырлар буена Аллаһының Пәйгамбәре (с.г.в.) өммәте булып яшәгән, болгар бабаларыбызга олы мирас калдырганнарга догада булдык.

Шул тикле дәвердә диннән бизмәгәнбез икән, киләчәктә дә бизмәбез. Аллаһы Тәгалә әйтә: Сез нинди булсагыз, түрәләрегез, җитәкчеләрегез дә шундый булачак, ди. Бүген дәүләт тә, дин дә, милләт тә бергә. Бер-беребезгә юаныч та, куаныч та булырбыз. Болгарның чәчәк атып күтәрелүен бергәләп күрергә, балаларыбыз, оныкларыбыз иман юлында йөрергә Аллаһы Раббил Гыйззә Үзе әйләсен.

БҮЛЕНҮМЕ, ТӘҮБӘСЕЗЛЕКМЕ?

Болгар җыены бер яктан берләштерсә дә, ягъни илнең әйдәп баручы дин әһелләрен бер сәхнәдә күрсәк тә, тәүбә мәрасимендә бары Тәлгать Таҗетдин һәм аның тарафдарлары гына катнашты. Шәех Равил Гайнетдин дә, Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый да һәм башка дин әһелләре вә дәүләт эшлеклеләре дә, никтер, тәүбә мәрасимендә күренмәде. Ләкин өйлә намазы вакытында мөфтиләр бергә Тәлгать Таҗетдин артыннан намаз укыды.

Җыен рәсми ачылыштан соң икегә бүленде. Дәүләт эшлеклеләре Республика хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча совет белән Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр торгызу фондының уртак утырышына җыелышты. Болгарны, шул исәптән, Зөяне дә үстерү, халыкара дәрәҗәсендә туристлык үзәгенә әверелдерү бурычы билгеләнде. Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, алдынгы илләрдә ВВП структурасында туризмнан табыш 30%ны тәшкил итә. Бу сан Русиядә 2%, ә Татарстанда 1,8%. “Болгар белән Зөяне торгызу проекты бу процентларны үстерергә ярдәм итәчәк”, – ди ил башлыгы.

ТАРИХЧЫЛАР ҺӘМ КАВКАЗ МӘСЬӘЛӘСЕ

Быелгы Болгар җыены башка мөһим мәсьәләләрне зурдан кузгатырга һәм аларны берникадәр чишәргә ярдәм итте. Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүгә багышланган һәйкәл салу өчен таш куелды. Югарыда әйтелгән хәйрия эшчәнлеге советы һәм һәйкәлләр торгызу фондының уртак утырышыннан соң, Русия мөфтиләре очрашуы узды, “Русиядә Ислам: тарих һәм хәзерге заман” темасына “түгәрәк өстәл” оештырылды.

Ләкин “түгәрәк өстәл” журналистлар өчен ябык иде. Ябык сөйләшүдә ислам динен кабул итү көнен (Идел Болгар дәүләтендә 922 елда кабул ителүе – А.Ш.) Русиядә истәлекле даталар исемлегенә кертү буенча да сөйләшү барды. Исегезгә төшерәбез: Русия Дәүләт Думасында бертавыштан Русиядә (яки Киев Русендә) чукындыру көнен истәлекле дата буларак кабул итү – Татарстан элитасын һәм мөселман дин әһелләренең фикерләрен, шул рухтагы тәкъдим-мөрәҗәгатьләрен җиткерүгә этәрде.

Ләкин чираттагы бу тәкъдимгә беренчеләрдән булып Кавказ каршы чыккан иде. Алар фикеренчә, Дагстанның Дәрбәнт шәһәрендә ислам дине VII-VIII гасырларда ук тарала башлаган. Ләкин бу бездәге сыман Болгар дәүләтенең рәсми дәүләт дәрәҗәсендә ирекле рәвештә ислам динен кабул итү түгел. Бездә исә бу дата дипломатик яктан халыкара масштабта мөселман дәүләте булуыбыз хакында сөйли. Әлеге тәкъдимнәрне ике татар мөфтие дә (Тәлгать Таҗетдин һәм Равил Гайнетдин. – А.Ш.) хуплавын белдергән иде. “Түгәрәк өстәл”дә бу мәсьәләдә берникадәр каршылыклар булган, дигән сүзләр йөри. Биредә татар галимнәре белән беррәттән Русия төбәкләреннән һәм Кавказдан, аерым алганда, Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге вәкаләтле вәкиле, Дагстан Республикасы фәнни җәмәгатьчелеге катнашты.

Мәгълүм ки, “түгәрәк өстәл”дә катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов истәлекле датаны билгеләүдә галимнәр, тарихчылар фикер-анализына таянырга, бу мәсьәләгә җитди карарга кирәклеген белдерде. Моңа кадәр Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев бу инициатива РФ Дәүләт Думасы тарафыннан хупланмаган очракта, Татарстан календарендә әлеге дата якын киләчәктә кертеләчәк дип белдергән иде. Вакыт күрсәтер.

Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ

Казан – Болгар – Казан

“Азатлык” радиосы фотолары

Мөселман яшьләре берләшә

– Мөселман яшьләре кем? Кайберәүләр аларны тауда гранат тотып, сакал үстереп, яулык бәйләп йөрүчеләр дип кенә күз алдына китерә. Шуннан ары берни эшли алмыйлар, имеш. Юк, алай түгел. Мөселман яшьләре арасында зур сәләт ияләре, тырыш, булдыклы шәхесләр күп. Алар да бергә җыела, фикерләрен белдерә ала. Мөселман яшьләре фестивале мөселманнарны берләштерүгә бәяләп бетерә алмаслык өлеш кертә, – диде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары матбугат конференциясендә.

Мөселманнарны таныштыручы, бергә туплаучы иң зур чараларның берсе – Мөселман яшьләре фестивале. Ул елдан-ел зуррак колач ала, катнашучылар саны арта һәм географиясе киңәя. Быел фестиваль дүртенче мәртәбә 22-27 июньдә Болгар шәһәрендә уза. Биредә 18дән 30 яшькә кадәрге мөселман берләшмәләре вәкилләре катнаша. Аларны анкета тутырту юлы белән сайлап алганнар. Араларында хәтта Красноярск, Санкт-Петербург, Пермь, Ханты-Мансийск якларыннан килүчеләр дә бар икән. Шуларның 70-75%ы егетләр булса, калганнары – кызлар. Барлык катнашучыларның 95%ы – татар. Арада ногай, үзбәк, башкорт, ислам кабул иткән руслар да бар.

– Беренче фестиваль элекке Президент Минтимер Шәймиев канаты астында узды. Хәзер дә дәүләт ярдәмен тоябыз. Фестивальнең бюджеты – бер миллион сум. Матди ярдәмне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, “Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә булышлык фонды” һәм башка иганәчеләр күрсәтә. Быелгы фестиваль дә яшьләр өчен зур дәрес булыр дип ышанабыз, – диде “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе, оештыручыларның берсе Миләүшә Шарапова.

– Киләчәктә катнашучыларны чит илдән дә чакырырга теләк бармы?

– Дүрт ел – әле кечкенә срок. Киләчәктә Мөселман яшьләре фестиваленең дәрәҗәсе үсәр, анда Төркия, Финляндия мөселманнарын да күрергә мөмкин булыр дип уйлыйм.

Әлеге чараның абруе, чыннан да, арта. Беренче фестиваль белән чагыштырсак, катнашучылар саны ике тапкыр күбрәк. Яшьләр анда фикер алыша, уртак проблемаларны хәл итү юлларын эзли. Программага “түгәрәк өстәл”ләр, лекция, Ислам буенча конкурс һәм гамәли дәресләр, дин әһелләре белән очрашулар, төрле экскурсияләр кергән. Шулай ук Мөселман яшьләре фестиваленең көндәлек газетасын чыгару, хәләл ризык, биш тапкыр намаз уку өчен аерым урын, мөселман фильмнарын күрсәтү дә каралган.

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Комментарии