- 28.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №20 (25 май)
- Рубрика: Иманга юл
Быел кыш карлы, явымлы булды, мул уңышка булсын. Янып-пешеп, рәхәтләнеп кар көрәве үзе ни тора!
Күптән түгел кибеттә бер хатын-кыз болай дип сөйли:
– Ирем урман эшендә иде. Малаем көн саен: «Әти, миңа Шүрәле алып кайт әле», – дип аптыратты. Миңа: «Әни син фермада эшлисең, бәләкәй генә бозау алып кайт», – дип сорады. Менә шушы уенчык бозауны алдым әле», – ди.
Сумкасындагы уенчык бик матур, шәт, сөенгәндер сабый. Бу тирән карлы урман эченнән, ай-һай, Шүрәлене тотарсың микән. Могҗизалар булмый калмый ул үзе, бәлки, сабый Шүрәленең үзен дә күрер әле. Безгә әти мәрхүм Куян күчтәнәче дип, ипи алып кайта иде бит!
Мулдан яуган ак кар җәйге яңгырларга бер мисал булсын иде. Үткән ел яңгырлар булмагач, алмагачларның да уңышы аз булды. Алма бәлешен бик тә яратучы ике сабый, мул сыйлы чәй өстәле янына утыргач күрәләр: бу алар теләгән бәлеш түгел. Шунда болар: «Без бүген ачтан үликмени инде?» – диләр. Менә аңлат инде син бу гөнаһсыз сабыйларга алманың булмавын.
Бу урап-урап яуган кар Аллаһы Тәгалә бүләге, мул уңышка нигез булып, бакчаларда җиләк-җимеш сыгылып торсын, басу-кырларда алтын башаклар тирбәлеп, мал-туарга сусыл яшел үләннәр күкрәп үссен! Сабыйлар бәхетле, ил-көннәр имин булып, сөенеп яшәргә насыйп булсын!
Гөлфирә МӨНИПОВА.
Мамадыш районы, Олыяз авылы.

Комментарии