- 28.03.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №12 (22 март)
- Рубрика: Иманга юл
Бу темага кагылмам, мин бит белгеч түгел дисәм дә, кагылырга туры килә әле. Сүзем әлеге дә баягы – ялкаулар гына тикшерми калган мөселман кызларының киемнәре, яулыклары турында булыр. Әледән-әле – транспортта булсынмы, төрле матбугат чараларындамы – шундый җөмләләрне ишетеп, яисә укып кына торам: «Кара инде, итәге белән җир себереп йөри, каян килеп чыкты бу мөселман модасы?», «Ә бит безнең әбиләребез алай киенмәгән, матур итеп бала итәкле күлмәкләр тектереп, калфаклар киеп йөргән. Ә болар төрекчә, йә гарәпчә киенәләр». «Яулыклары төрле төстә, аклары беткәнме?» һ.б. шундый ризасызлыклар. Ә иң кызыгы шунда: бу «милли» ханымнарның үз өсләрендә бала итәкле күлмәк тә, башларында калфак та яисә яулык та юк! Тезләрен каплар-капламас итәк, буяуга катырган сирәк чәчләре баш тиресен дә каплар-капламас. Шуңа күрәдер инде, әйтик, транспортта барганда, янәшәләрендә басып торган «модалы» кызларның иңнәренә таратып салган чәчләре күзләренә, авызларына керсә дә, боларына кисәтү ясарга уйлап та карамый алар.
Җаныкайларым, озын киемле, яулыклы кызларның ни сәбәпле шулай йөрүен аңларга тырышып карыйк әле. Аларның, әйләнә-тирәдәгеләрнең тикшерүенә дә игътибар итмәстән, Аллаһы Тәгалә күрсәткән юлдан барырга омтылулары бу. Киемнәре – күңелләрендәге иманнарының тышкы чагылышы гына. Коръән Кәримнең Нур сүрәсендә ап-ачык итеп: «Әйт мөэминә хатыннарга, карарга ярамаган нәрсәдән күзләрен йомсыннар, вә фәҗерләрен зинадан сакласыннар һәм кул белән йөзләреннән башка булган зиннәт урыннарын ачмасыннар, мәгәр һәрвакыт ачык була торган йөзләрен, ике кулларын вә тәпиләрен ачсалар ярый, һәм башларын, муеннарын вә күкрәкләрен пәрдәләр белән капласыннар, вә зиннәтләрен ачмасыннар». (31нче аять. Ногмани тәфсире.)
Безгә, гаять тә ирекле заманда үскән, яшәгән совет хатын-кызларына, аңыбызны-тәрбиябезне үзгәртеп, әнә шул хакыйкатьне күңелебезгә сеңдерү җиңелдән бирелми шул. Бер дә яшереп-нитеп торасы юк. Һичьюгы, шуңа ирешә алганнарга сокланып карарга өйрәнсәк тә, комачауламас иде. Әйткәнемчә, яулык – тышкы күренеш кенә. Ә аңа кадәр – иманга килү, намазга басу, гарәп телен өйрәнү, Коръән кушканча яшәргә омтылу… Бу – бик зур җан һәм тән хезмәте дә әле. Ә без адым саен тәнкыйтьләргә яраткан әлеге яшь кызлар шул эшне булдыра бит!
Күңелемнән бу гаеп итүләрнең эчке сәбәпләренә төшенергә тырышам. Һәм… о-о, эврика! (Ачыш ясадым!) – Андерсен әкиятендәге шыксыз үрдәк бәбкәсен кабул итмәгән кош-кортлар «сәясәте» ләбаса бу: «Нигә син дә бездәй түгелсең?» Мондый сыйфат адәм балаларына да хас. Һәм ничек кенә әле! «Безнең кебек бул!» (Русчалап әйткәндә: не выпендривайся!)
Ә мин үзем (хәер, мин-минләнү көфер сүз булса да) алар кебек яшь чагымнан ук шул юлда (сыйратыйл-мүстәкыйм) булсам, тормышымда күпме хаталар ясамаган булыр идем, дип нәтиҗәләр чыгарам…
Фәйрүзә МӨСЛИМОВА,
Казан шәһәре

Комментарии