- 28.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №12 (23 март)
- Рубрика: Иманга юл
Ислам дине нинди дин, ни хәлдә? Һәр кеше үзенең белеменә, күргән-ишеткәннәренә, тирә-юньдәгеләргә таянып, газета-журналлардан ни укуларына карап фикер йөртә, нәтиҗә ясый булыр. Мин дә шуларга таянып фикер йөртеп, хәзерге халәтебезне аңламакчы булам. Бер караганда мәчетләребез эшли кебек, җомгаларга да халык килгәли. Шулай да күңел тыныч түгел. Нигә? Миңа калса, халыкны хәзер диннән читләштерү бара, һәм күпчелек халыкка бу кулай да бугай әле. Ник дигәндә, динне үзең өйрәнеп торасы, руза тотасы, намаз-фәлән дә укыйсы юк. Баласы, оныгы туса, исем кушасы; якыннары вафат булса, шартын китереп күмәсе; ата-анасы картайса, карап чиләнәсе; алар өчен вакыт исраф итеп догалар кылып маташасы; үземнән соң догачым булыр диеп укымышлы бала тәрбияләп калдырасы юк!
Җитәр мөгаен, калганын үзең дә, хөрмәтле укучым, дәвам итә алырсың, күп алар. Дингә, Коръәнгә, шәригать низамнарын үтәүгә мохтаҗлык бетте. Һәр кешегә фарыз гамәл булган, ягъни һәр кеше фәкать үзе генә үтәргә тиешле вазыйфалар кирәксезгә әйләндерелде. Мәгълүмдер, кирәксез нәрсәне берәү дә өйрәнми дә, үтәми дә. Әле шул ук вакытта нәфесең рәхәтлекләрен тыясы да булгач. Хәзерге яшәү мәгънәсе, тормыш кыйммәтләре бер-берен уздырып акча, мал туплауга кайтып калды кебек. Шул максатка ирешү юлында нинди инде тыелган эшләр, гөнаһлы юлларның булуы мөмкин?! Ничек инде дин тыя дип, урлап булганда – урламаска, алдап булганда – алдамаска. Шуның өстенә гөнаһлардан җиңел генә котылу юлы да ачык, муллаларыбыз булышырга атлыгып тора. Бүлеш кенә, бераз сәдакаңны чыгар. Җайлы бит, бер мулла бөтен мәхәлләнең шәфәгатьчесе хәзер һәм тагын шомарган бер-ике агай, абыстай. Аннан башлана инде сәдаканың күләме, кем биргән, кем алган, кайсы дөрес, кайсы ялган, ничә сумга күпме вакыт дога кылган һ.б. Сәдакасын бирә дә, тынычлап, янә гөнаһлы юлдан китә, шулай тиеш, дөрес, диеп санала бугай хәзер. Әнә мулла да, белеп вә белми кылган гөнаһларың ярлыканды, ди бит. Әле тагын кайсы гына газетаны ачма, радиотапшыруларны тыңлама – һаман шул балык башы. Әйтерсең шуны ачыкламыйча җәннәткә юл ябык. Халыкның соравы да шул гына, чөнки кирәклерәк сорау бирерлек белем юк! Кызганыч. Шушы урында дин галимебез Ризаэддин Фәхреддиннең гыйбарәсен китерим әле: Сәләфләр гасырында мохтаҗ булмаган кешеләр үз телләре белән сәдака сорамыйлар вә соралмый биргәнне дә кабул итмиләр, үзләре сәламәт һәм кәсепкә кодрәтле булган хәлдә, кул сузып торуны хурлык вә сәфаләт саныйлар иде. Әмма безнең заманыбызда бу сәдака ысулы бөтенләй бозылды, сәдака җыю макталган кәсеп рәвешенә керде, ислам рухының вә максудының тәмам киресенә китте…
АЛЛАҺЫ ТӘГАЛӘ ЙӨКЛӘГӘН ВАЗЫЙФАНЫ ҺӘРКЕМ ҮТИ АЛА
Кеше туып, балигълык яшенә җиткәч, иман китереп, мөселман була. Шуннан бу кешегә намаз фарыз. Намаз уку өчен азмы-күпме сүрә, аятьләр өйрәнүгә мохтаҗлык туа. Шуны өйрәнү дәверендә кеше тәһарәт, госелләр тәртибен өйрәнә, вафат булган якыннарына ярлыкау сорап дога кылыр дәрәҗәгә ирешә. Җанын, нәфесен, әхлагын тәрбияли башлый, хәрамнәрдән тыела, малын Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткән юллар белән табарга өйрәнә. Баласына исем кушу үзенең эше икәнен аңлый, болардан зур проблема ясап, мулла эзләп чапмый, үзе карап үстергән хәләл корбанлыгын үзе чала. Бабасы, әтисе вафат булса, юып, күмүне дә үзе башкарырга тиешлеген белә. Җеназа намазы да аның өстендә, теләсә – үзе укый, теләсә – башка кешедән укыта. Рамазанда уразасын тота, гает намазларында катнаша. Үзе аңлы, укымышлы булгач, балаларын да ислам динендә тәрбияли. Вакыты җиткәч, динебез өйрәткәнчә өйләндерә, кияүгә бирә, шатланып, тыныч күңел белән оныкларын тәрбияләшә. Шулай итеп, үзенең газиз баласы юып, күмәсенә ышанып, тыныч күңел белән вакыты җиткәч китеп бара. Ә баласы, намаз саен дога кылып, Аллаһы Тәгаләдән әти-әнисенә ярлыкау, җәннәт сорый. Менә бу очракта дин, Аллаһы Тәгалә йөкләгән вазыйфасын үти! Кешене тәрбияли, начарлыклардан имин итә, үзара тынычлык, татулык сала.
Мөхтәрәм җәмәгать, дөрес яшәсәк, җаныбыз тыныч булыр, олыгайган көннәрдә сәдака күтәреп, мулладан муллага чапмас идек. Артык акчабыз булса, муллалардан түгел, иң якын булган мохтаҗ туганнарыбыздан башлар идек. Нәфәка дигән олы гыйбадәтебезне үтәр идек. Ә инде хөрмәтле хәзрәтләребезгә әйтәсе килгән сүзем шул: һәр кешенең Аллаһы Тәгалә каршындагы вазыйфаларын үтәүгә алынмагыз, мәхрүм итмәгез халыкны татлы ислам җимешеннән. Сезнең төп вазыйфа – белем бирү һәм ислам тәрбиясе! Беләсез бит, шәфәгатьчелек бөтен пәйгамбәрләргә түгел, бары тик сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә генә бирелде.
Алмаз МИНҺАҖ,
Кайбыч районы
Комментарии