- 28.03.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №12 (23 март)
- Рубрика: Иманга юл
«Пыскып янмыйм, мин дөрлим…
Мин янып-көеп яшим.
Минем яшәү рәвешем –
Күк күкрәве һәм яшен», – ди ул үзе турында. Ә мин исә аны кояшка охшатам. Караңгылык белән капланган болытлы күк йөзендә кояш нурларын күрергә ничек зар булсаң, аның белән очрашуны да шулай зарыгып көтәсең. Һәрчак шат-көләч булган кояштай йөзен тагын да балкытып елмая да шуның белән синең күңелеңдәге болыт катлавын сыпырып ала. Кирәкле вакытта сиздермәстән киңәшен бирә, юатырлык тиешле сүзен таба белә. Һәр сүзендә тәрбия, һәр сүзендә гыйлем аның. Шөкер, яктылыгы да, күңел җылысы да, энергиясе дә һәркемгә җитә, әнә шундый өлгер дә, җитез дә, шул ук вакытта йомшак, шигъри күңелле дә ул бүгенге мәкаләмнең герое – районыбызның хөрмәткә лаек хатын-кызларының берсе – Рая Ахун кызы Фәтхуллина.
Тумышы белән Ашытбаш авылыннан Рая апа. 1941нче ел баласы ул. Ахун абый, сөекле Хөснәсен, ике улын һәм әле тумаган да Раяны ятим калдырып, яу кырына китеп хәбәрсез югалган. Ә Рая апа күңеле белән һаман да газиз әтисен көтә. Ахун абзый юл биштәрен асып кайтып керер дә Раяны кочагына алыр кебек тоела. Тик кайтмас ул… Бу зарыгуга җавап булып, бары күңелендә мәңгегә оялаган сары сагыш шигъри юллар булып түгелер:
«Мин бит, Раббым, салам яккан
Салкын өйдә туган балаң.
Әти дигән олуг сүздән
Мин мәңгегә мәхрүм калган…»
Утын булмаудан ягылмаган салкын йорт, черек бәрәңге, күтәртмәле чабата, үзәк өзгеч салкын җилләрдән саклый алмаган юка, сәләмә киемнәр – әнә шундый авырлыклар юлдаш булган мәктәп еллары… Әмма кызның күңелендә бөреләнгән белемгә карата көчле мәхәббәтне бу сынаулар гына сүрелдерә алмый. Педагогика дөньясына кыюсыз адымнар белән атлаган Хотня мәктәбе, белем эстәгән Казан педагогия училищесы, Арчаның 3нче номерлы балалар бакчасында җанын-тәнен биреп хезмәт куйган еллар… 43 ел педагогик стаж – ярты гасырга якын гомер!.. Әйдәп баручы укытучы дәрәҗәсенә күтәрелә Рая Ахуновна, казанышларын, уңышларын, хезмәтен бәяләп, «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» исеме бирелә аңа.
Кызлары Флера, Альфира, Гөлүсә дә уңышлары белән сөендереп тора – Флера ханым Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә музыка белеме бирә, Альфира Шушмабаш мәктәбендә инглиз теле укыта, Гөлүсә – Казанда Русия Транспорт эчке эшләр министрлыгының Казан линия идарәсендә җәмәгатьчелек тәртибен саклау бүлекчәсе инспекторы.
«Өч кызым – өч зур бәхетем,
Йөрәгемнең алар тибеше.
Язмышымның миңа зур бүләге,
Тормышымның татлы җимеше», – дип горурлана алар белән ана йөрәге. Бер-бер артлы алты оныгы дөньяга аваз сала, бүген аларның уңышларына сөенеп гомер итә Рая ханым, оныклары, бигрәк тә үзе белән бергә яшәгән Салават турында яратып, тәмләп, озаклап сөйли ул.
…Көтмәгәндә ире Мәсхүте вафат булгач, югалтуга түзә алмыйча җанын кая куярга белмәгән бер мәлдә, күз яшьләре белән тулып, күңел кәсәсеннән шигъри юллар түгелә:
«Гармуныңны уйный-уйный,
Бәгърем, бармагың талган.
Гармуныңның телләрендә
Бармак эзләрең калган…»
Әмма тормыш дәвам итә. Яшәү өчен көч табарга, яшәргә кирәк… «Бу югалтуны бик авыр кичердем мин. Бары диндә, исламда күңел тынычлыгы таптым», – дип сөйли Рая апа. Үзлегеннән дә күп нәрсәләр өйрәнә, Арча мәдрәсәсенә йөреп тә гыйлем ала, аннан соң ислам шәригате һәм гарәп теле белгечлеге буенча «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең кичке бүлеген тәмамлый. Бүген ул – район мөхтәсибәтенең укыту эшләре буенча җитәкчесе, мөслимәләр берлеге рәисе, ТР Мөселманнар берлеге һәм ТР Диния нәзарәтенең гаилә, хатын-кызлар, балалар эшләре буенча комитетының район филиалы җитәкчесе дә. Ел саен имамнар һәм мөгаллимнәр өчен үткәрелә торган район семинарлары, бәйгеләр, мастер-класслар, ачык дәресләр, имтиханнар, балалар һәм яшүсмерләр өчен дини бәйгеләр, аның тырышлыгы белән оештырылган җәйге лагерьлар, иҗтимагый оешмалар, мәктәпләрдә әти-әниләр, балалар каршындагы бихисап чыгышлар, радио аша сөйләнгән вәгазьләр… Диния нәзарәте җитәкчелегеннән аның бу хезмәтен бәяләгән Рәхмәт хатлары… Аллаһ Раббысына шөкер һәм мактаулар белән тулы күңеленнән шигъри юллар агыла:
Бер ягыңда синең таулар булса,
Бер ягыңда сызылып таң ата.
Һәр нәрсәнең башлангычы Синнән,
Һәр нәрсә дә Синнән Сиңа кайта…
Быел Рая ханымга 75 яшь тула. «Шулай да картаерга әле ашыкмыйм», – ди героем елмаеп. Күңелендә бу хакта туган шигъри юллар гади сүзләргә караганда да күбрәк сөйли кебек:
Кошка очар өчен канат кирәк,
Ә кешегә өмет – яшәргә.
Картаймаска иде, әле иртә:
Яшьнәргә дә әле, яшьнәргә!
Әйе, яшьни әле, кояштай балкый әле Рая ханым. Ул –«Ел хатын-кызы. Ел-ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең «Өченче буын каһарманы» номинациясендә җиңүче!
Рая Ахуновна, сезне бу олы җиңүегез белән котлыйбыз! Сезнең белән горурланабыз, Аллаһ Тәгалә сезгә саулык-сәламәтлек, хәерле гомерләр биреп, әле тагын күп еллар Арча күгендә балкырга, башкаларга җылы биреп, гыйлем нурлары чәчәргә насыйп итсен!
Рәсилә ГАРИФУЛЛИНА,
Арча шәһәре

Комментарии