Гаҗәп хәлләр адым саен

Гаҗәп хәлләр адым саен

Бу дөньяда гаҗәеп хәлләр, искитмәле вакыйгаларны адым саен күзәтеп, инде аларга артык әһәмият бирмәскә өйрәнеп килсәк тә, кайвакыт үзебез дә сүз белән аңлатма бирә алмастайларын күреп, тагын бер кат Аллаһның көч-кодрәтенә инанырга мәҗбүр булабыз. Шундый күңел кылларын тибрәндерерлек бер күренешнең шаһиты булырга туры килде авылымда.

Барлык мөселманнар өчен иң изге бәйрәм – Корбан бәйрәме иртәсен һәр елдагыча көтеп алдык. Әнием бәйрәм коймагы туглый калды, без улым Радик белән мәчеткә – Корбан гаетенә юл алдык. Кайбер елларны хатын-кызлар да мәчет эчендә бәйрәм намазы укыганлыктан, быел да килерләр бәлки дип уйлавым юкка булган ахры, хатын-кызларыбыз бу юлы күренмәде, шунлыктан улым мәчеткә юнәлде, мин машинада утырып кына, гает намазын тыңларга әзерләнеп калдым һәм бер дә үкенмәдем. Чөнки сезгә сөйләп үтәсе искитмәле хәлне күрми калачак идем.

Мулла вәгазь укый башлауга, каяндыр урам ягыннан мәчет кырына башта бер эт килеп басты. Тавыш көчәйткечтән мулланың сөйләгәне урамга да ишетелә, ә теге мескен хайван минем белән бергә аны шулкадәр бирелеп, дикъкать белән тыңлый, ушың китмәле менә!

Озак та үтмәде аның янына әкрен генә атлап бер песи дә килеп басты. Мин инде хәзер болар икесе пыр тузып сугышмагайлары дип, көтеп торам. Ни гаҗәп, алар икесе дә башта селкенми генә тыңлап басып тордылар. Аннары исә, ышанасызмы, юкмы, саҗдәгә киткән төсле хәрәкәтләр ясап, мине шаккаттырдылар. Бәлки сүзләремә күпләр ышанмаган да булырлар иде... Ләкин, мин тиз генә кулыма телефонымны алып, аларның кайбер хәрәкәтләрен төшереп алырга өлгердем һәм авылдашларым да әлеге видео-сурәтләрне күрсен өчен интернет битләренә урнаштырып куйдым. Ә бит әлеге эт белән песи күптән түгел генә короновирус афәтеннән бакыйлыкка күчкән авылдашларыбызныкы булып чыкты. Димәк, без кешеләрдән дә күпкә акыллырак, үзләренең хуҗаларына күпкә тугрырак булып чыга түгелме соң бу бичара хайваннар? Төрле юк-бар сәбәп табып, мәчеткә барырга да иренеп ятучы хөрәсәннәргә менә шушы дүрт аяклы дуслардан булса да үрнәк аласы да бит юкса... Ә бит, типсә тимер өзәрдәй ир-атлар башын ялкаулыкка, эчкечелеккә салып, бармакка бармак сукмый яши бүген. Күпме хатын-кызлар, үзенең табигать тарафыннан салынган нәфис сыйфатларын җуеп, бозык гамәлләр кылып көн күрә...

Белмим, кечкенәдән эт-песиләргә мөкиббән булудандырмы, минем аларның акыллылыкларына исем китә. Телләре дә булса, ниләр генә сөйләп бетермәс иде икән алар!

Элек-электән хуҗаларын бәла-казалардан, янгыннардан кисәтеп, коткарып калган эт-песиләр турында шактый ишетеп беләбез. Изге Коръән китабы өстеннән атларга җөрьәт итмәүче песикәй турында инде элегрәк бер язып та чыккан идем. Хуҗаларының вафатыннан соң, сагынуга түзә алмый, саргаеп үлгәннәре күпме тагын...

Шөкер, Корбан гаетләре дә матур гына үтеп китте. Авылда шактый кешеләр корбан чалды. Без дә әниебезгә атап бәрән чалдырдык быел. Аллаһ гамәлләребезне кабуллардан кылып, якын кешеләребезгә исәнлек-саулык, хәерле гомерләр насыйп итсен. Ә инде тагын бер кат кабатлап шуны әйтәсем килә: бу тормышта шушы дүрт аяклы дусларыбызга карап булса да, үрнәк алсак, иманлы юллардан тайпылмасак иде!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии