Муллалыкмы, муллыкмы?

Бүгенге көндә: «Татар халкы ни өчен дингә керергә атлыгып тормый, нигә мәчеткә йөрми?» – дигән сорауларны һәрберебезгә еш ишетергә туры киләдер. Кайберәүләр моны дин әһелләренең наданлыгыннан, эшли алмауларыннан күрә. Әлбәттә, бу да дөрестер, ләкин тагын бер мөһим сәбәп бар: ул да булса, күп кенә муллаларның дөнья малына кызыгуы һәм комсызлыгы. Дин әһелләре арасында, рухи байлыкка караганда матди байлыкны күбрәк үз итүчеләр артканнан-арта бара кебек. Андыйларны нәкъ менә муллалар дип әйтәсе килә, чөнки имамнар, хәзрәтләр дип әйтергә ни өчендер тел бармый. «Имам» сүзе ул ничектер «иман» сүзе белән охшаш, ә «хәзрәт» дисәм, «з» хәрефе урынына ялгыш «с» хәрефен куеп «хәсрәт» дип әйтеп куярга да күп калмый. Ә менә «» сүзе «мул», «муллык» ягъни «мул тормыш» белән тәңгәл килә кебек, шуңа күрә бу сүз нәкъ җисеменә туры килгән. (Чынлыкта, «» сүзе «мәүла» (хуҗа, яклаучы) дигән гарәп-фарсы сүзеннән ясалган).

Совет заманында муллаларны сүгү, алардан көлү модада иде, алар турында халык тарафыннан күпме мәзәкләр, әкиятләр, бәетләр иҗат ителде. Аларның яртысы диярлек матбугатка чыкмады, фәкать архивларда ятып тузан җыюларын дәвам итәләр. Аларда төп тема – муллаларның комсызлыгыннан, саранлыгыннан көлү. Шулай ук үзен генә акыллыга санаучы, хәйләкәр, бушка килгәнне көтеп ятучы кеше турында «мулла булырсың», дип әйтә торган булган безнең әби-бабаларыбыз. Инкыйлабка хәтле, чыннан да, андыйлар күп булган. Бу бит юкка гына түгел, әгәр дә дин әһелләре андый булмаса, әсәрләр мондый күп күләмдә берничек тә языла алмый, чөнки җирлек булмас иде.

Үземнең дә бабамның сөйләгәннәре истә: аның бабасы үлгәч, туганнары мулла абзыйга җеназа укып күмәргә чакырырга баргач, авыл мулласы: «Гүр сәдакасы итеп нәрсә бирерсез?» – дип сораган. Тегеләр яңа гына бурап куелган мунча бурасы бирергә вәгъдә итәләр. Мулла исә моның белән генә риза булмыйча, әле тагын тегеләрнең бер кечкенә бозауларын да сорый. Нишләсен инде авыл кешесе, туганнарын кешечә күмәселәре килә бит, ә мулласыз кем сиңа бөтен мөрәсимнәрен җиренә җиткереп күмсен? Әлбәттә, болар ризалык бирә, ләкин теге мулла коры вәгъдә белән генә чикләнмичә, шунда ук бозауны китереп бирүне таләп итә. Безнең туганнар бозауны тиз арада китереп куйганнан соң гына мулла килеп, җеназасын укып, әле акчалата сәдәкалар да алып кайтып китә. Менә шундый хәлләр булган. Моңа охшаш мисалларны башкалардан да еш ишетергә туры килә.

Бүгенге көндә тарих тәгәрмәче тагын әйләнеп кайта кебек, чөнки мондый хәлләр турында тагын кайбер авылларда ишетергә туры килгәләде. Сәдәканы сорап алу күренешләре дә очрый. Бераз онытылып торган гадәтләренә дин әһелләре тагын кайта башлады, дигән сүз түгелме бу?!

Күптән түгел баш муллаларга, ягъни имам-мөхтәсибләргә хезмәт хакы билгеләделәр, әле бу гына түгел, һәркайсы диярлек чит ил машинасы белән тәэмин ителде, дигән сүзләр чыкты. Шул рәвешле, статуслары һәм акчалары буенча алар гади авыл кешесеннән уздыра башладылар. Авылда кемнең чит ил машинасы булсын, ди?! Булса да, андыйлар берничә генә. Күбесе һаман совет «шестерка»ларында, «уазик»ларында йөрүләрен дәвам итәләр, чөнки машинага кредит алганчы, ул башта йорт-җирен рәтли, баласын укыта яки кием-салым ала. Машина алгач та ул бит су белән йөрми, шуңа күрә «попутка» тоту кулайрак чыга. Имам-мөхтәсибләрнең кинәт шулай баеп китүе, әлбәттә, кешеләрнең бераз ачуын чыгармыйча калмагандыр. Күпләр аларга көнләшү белән дә карый башлады, бик күп сүз чыкты. Болардан соң кем инде мәчеткә йөри башласын?! Киресенчә, мәчеткә барырга уйлап йөргән кешенең дә бу нияте сүрелде генә.

Аннан соң, район мөхтәсибләренә хезмәт хакы да билгеләнгәч, муллалар арасында мөхтәсиб урыны өчен кискен көрәш, күп тавыш, талаш көтәсе генә кала, чөнки табышлы, акчалы эш була башлады бит.

Гомумән, ни өчен дин әһелләре чит ил машиналарын үз итә соң? Ни өчен үзебездә җитештерелгән машиналар белән генә чикләнми? Дин «түрәләренең» затлы джипларда элдерүләре, иртәдән кичкә кадәр бил бөгеп, тир түгеп эшләп тә, «Лада» машинасын да ала алмаган гади халыкның ачуын чыгармыйча кала алмый. Ни өчен дин исеменнән сөйләп йөрүчеләр шуны аңларга теләми?

Хәзерге көндә дин әһелләренә хезмәт хакы түләү мәсьәләсе күп куертыла башлады, хәтта хөкүмәткә дә моны чишү өчен мөрәҗәгатьләр булды. Әмма хезмәт хакына карап кына, сәдәкаларны үзләштерү дәвам итүдән тукталмаска да мөмкин бит.

Шәхсән үземнең кайбер таныш муллалар белән сәдәкалар хакында сүз куертканым бар. Шулай бервакыт бер хәзрәт: «Миңа мәчет рәисе аш мәҗлесләрендә җыелган сәдәкаларны мәчеткә тапшырырга куша инде, әмма барысын да тапшырмыйм, күпмедер өлешен үземә алып калам», – дип сер итеп кенә әйткән иде. Ә аңа бит мәчет рәисе 10 мең сумнан артык хезмәт хакы да билгеләгән, бу шуңа риза булмыйча, кулы кычыткангамы, әллә акча исенә исергәнгәме, сәдәкаларга кул тидерә башлаган. Әгәр дә хезмәт хакы алмаса, бу бәндәне аңлап булыр иде, ләкин 10 мең сумнан артык ала бит инде. Күп кенә укытучылар, табиблар, тәрбиячеләр, фән кешеләре кебек бюджет сферасында эшләүчеләр дә аның кадәр алмый әле. Аның каравы, башка бер дус мулласы аңа караганда күбрәк тә «умыра» икән. Бу инде шул дустына карап бу гамәлен эшли башлаган, ягъни дин әһелләре бу «акчалы» эштә бер-берсеннән үрнәк алалар булып чыга. Гади мулла – мөхтәсибкә, мөхтәсиб – казыйга, казый мөфтигә карый да, менә ул шулай эшли бит әле, дип тыныч күңел белән дөнья малына табына башлый. Андый мисалларны тагын да китерергә булыр иде, нигездә, алар шәһәр җирендә бихисап күп.

Дин әһеле үз эшенә, хезмәт хакына риза түгел икән, ни өчен урынын бушатмый? Ни өчен берәр акчалы эш карамый? Аның урынына башка берәр ихлас кеше килер иде. Хәер, башкасы килсә дә, тагын бу хәл кабатланмас, дип кем гарантия бирә ала? Кеше бүген – ихлас, иртәгә, акча күргәч, ихласлыгыннан җилләр исәргә мөмкин. Менә бу – дин әһелләренең иң зур проблемасы. Ихлас гади халык аларга карый да, ихласлыклары юкка чыга һәм дингә кермичә, динсезлектә йөрүен дәвам итә.

Шундый бер хәдис бар: Мөхәммәд пәйгамбәр янына бер кеше килә дә үтенә: «Әй, Аллаһның илчесе, әйт әле, Аллаһ һәм кешеләр мине ярата башласын өчен миңа нинди эш-гамәл кылырга кирәк?» Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңа: «Әгәр дә дөньядан ваз кичсәң, Аллаһ сине сөяр, әгәр дә кешеләрнең кулында булган нәрсәләрдән ваз кичсәң, алар сине яратыр», – дип җавап бирә. Бу хәдисне һәр дин әһеле белә диярлек, ул Ибне Мәҗа исемле галимнең хәдисләр җыентыгында китерелгән. Шулай ук башка җыентыкларда да моңа охшаш хәдисләр бик күп.

Акчага кызыккан муллалар барысын да яхшы белсәләр дә, белмәмешкә салышалар, мәчетләрдә вәгазьләр сөйләгәндә тавышларын нечкәртеп, күз яшьләрен чыгарырга тырышып сөйлиләр, ләкин Аллаһ йортыннан чыгуга сөйләгәннәрен үзләре үк оныталар. Мөгаен, мәчеттән чыгарга да өлгермиләрдер әле, шунда ук сәдәкалар исләренә төшәдер.

Әлбәттә, бөтен муллаларны бер калыпка салырга ярамый. Алар арасында ихлас, юмарт, әхлаклы, дөнья малына бөтенләй кызыкмаучы муллалар да бихисап. Югарыда сөйләнгәннәр андыйлар хакында бармый, әлбәттә.

Минемчә, кеше муллалык эшен сайлаган икән, ул байлык, акча турында тулысынча онытсын иде. Шул вакытта гына кешеләр аны ярата, хөрмәт итә, сүзләренә, вәгазьләренә ышана, колак сала башлар, соңыннан, дингә дә ныклап кереп, Аллаһ кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүгә күчәр, иншалла.

Айдар ГАЙНЕТДИН.

  Муллалыкмы, муллыкмы?, 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии