Әбием васыяте

Миңа 5-6 яшь. Балачакның гаҗәеп бер күңелле вакытларыдыр бу чаклар. Тәүлекнең ким дигәндә 14-15 сәгатен табигатьтә булып, өйгә керсәң, шул ике кашык аш кабып, бер чүмеч су эчеп, яңадан урамга очып чыгулар. Рәхәт иде ул чаклар, бәйсез идек, калмагандыр тау буенда без басмаган җирләр, Арбаш-башы елгасында тотылмаган балык, урамнарда җигелмәгән этләр – бөтенесе булды безнең балачакта, әмма йөгәнсез булмадык бервакытта да, чөнки яннарыбызда һәрвакыт ак яулыклы әбиләребез торды.

Яшьлегем хатирәләреннән күңелемә иң нык сеңеп калган мизгелләре – әлеге бер-ике минут эчендә әбием үзе янына чакырып китерер иде дә: «Балакаем, ислам өммәтеннән булганыңа шөкер ит», – дигәч, – «Лә иллаһы иллаллаһ, Мөхәммәдүр рәсүлүллаһ», – дип, башымнан сыйпар иде. Һәм кулга 15-20 тиен көмеш тотып, авылның икенче башына очып хәер илтүләр… Башкарган эшемне өйгә кайтып сөйләгәч, әбием яңадан: «Улым, мөселман булуыңа шатланып йөр», – дип, «бисмилла»сын әйтеп, башымнан сыйпый иде.

Әбием чыгышы белән укымышлы нәселдән, унтугызынчы гасыр азагында дөньяга килеп, нинди генә кыенлыкларга карамастан, намазын, догасын калдырмады, йөзгә җитәргә берничә генә ел кала, гүр иясе булды. Иң кыйммәтлесе шунда: дингә каршы алып барылган көрәш елларында да безгә ислам диненең асылын аңлатып калдыра алды. Һичшиксез, динебезнең сакланып калуында әбием кебек фидакарь затларыбызның булуы да сәбәпчедер.

Аллаһыма мең шөкер, буыннар арасын бәйләп торучы, яшәешебезнең төп көче булган ислам дине татарны саклап калды. Бүгенге көндә милләтебезнең алга таба ничек яшәве, үсүе тулысынча үзебездән тора һәм моның өчен җәмгыятьнең тулаем ислам кануннары буенча яшәве мәслихәт. Мәшһүр галимебез Ризаэддин Фәхретдин фикеренчә, дин белән тел бергә үрелеп барырга тиеш. Димәк, татарның киләчәге – исламда, гореф-гадәт, мәдәният, сәнгать һ.б. – болар барысы икенче, өченче урыннарда.

Шәхсән үзем ул чорда әбием әйткән сүзләрне тулысынча аңлап бардым дисәм, дөреслеккә хилафлык кылыр идем. Әмма балачакта башка сеңгән гыйлем гомерлек икән. Инде бакыйлыкка күчәр алдыннан оныгының авызыннан «Әл-Фатыйха», «Әл-Ихлас» сүрәләрен ишеткәч, әбием бер генә җөмлә әйтте: «Болай булгач, була икән». Әлеге сүзләр әйтелеп егерме еллап вакыт узгач, ниһаять, мәгънәсе оныгының да башына барып җитте. Балачакта сеңдерелгән ислам тәрбиясе мине дин юлына бастырды, дөньяга бөтенләй башка күзлектән карарга өйрәтте.

Мөселман кардәшләр, нәкъ менә шушы урында, шушы елда, айда, көндә, сәгатьтә, минутта тукталып, үзебезнең тормышыбызга нәтиҗә ясыйк. Тәрбиянең асылы – балага ислам дине кагыйдәләрен мөмкин кадәр яшьтәнрәк сеңдерергә кирәк, әлеге очракта ата-аналар киләчәктә үзләрен күп мәшәкатьләрдән азат итәчәкләр. Югарыда китерелгән мисал моның ачык чагылышы булып тора.

Инде сезгә дә тәкъдимем бар, хөрмәтле әбиләр, әйдәгез бүгенге көннән өзлексез сәдака бирүне, ягъни үзебездән соң тәүфыйклы, иманлы балалар калдыру эшен башлыйк, яшьлектәгедәй бер «яндырып» алыйк әле, шаккаттырыйк бабайларны, шатландырыйк малайларны, соклансыннар кызлар, киленнәр, кодачалар, туган-тумачалар. Оныкларыбызны бакчадан каршы алабызмы, мәктәпкә озатабызмы, күңелләренә һәрдаим ислам диненең нигезләрен төшендерик, зекер-салаватлар өйрәтик. Нәкъ менә шушы вакытларда шәригать кануннарының рәхәтлекләрен, сихри ләззәтен аңнарына сала алсак, балаларыбыздан үз гомерләрендә бу татлы җимешләрне инде явыз иблис берничек тә тартып ала алмаячак.

Күрәсезме, нинди отышлы эшкә керештек – барачак салкын, шыксыз каберләребезне җылыта башладык, нурга күмдек, нибары берничә ел дәвамында биргән сәдакаларыбыз кыямәткәчә безне саклаячак, һәм дә дәһшәтле мәхшәр көннәрендә дә Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.)нең шәфәгатьләренә өметләнеп, Аллаһ вә Сөбханә вә Тәгаләнең язмышларыбызны хәл иткән мизгелләрендә дә әлеге изге гамәлләребез үзебез белән булачак бит.

Шунлыктан, сынатмагыз, дәү әниләр, калышмагыз минем әбиемнән, урыны оҗмахта булсын, аның биреп калдырган дини тәрбиясе мине бүгенге көндә җөмһүриятебездә иң бай кешеләр рәтенә менгезде. Әйләнә-тирәмә күз салам да шуны күрәм, әллә ни күп булмаса да, бар ул миндәгедәй байлыкка ия булучылар, әмма күпме генә эзләсәм дә, таба алмадым үземнән баерак адәм затын. Ышанмыйсызмы, шаһитләрең кайда, дәлилләрең, дисезме? Бөтенесе «Безнең гәҗит»тә, туганнар. Сүзләрем, теләкләрем әлеге басма битләрендә пәйда булган икән, димәк, инде алар чынбарлык, чөнки монда алдашуга, икейөзлелеккә урын юк. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) Аллаһтан иң беренче иман ныклыгы сорарга кушкан. Үземдәгедәй күңел байлыгын сезләргә дә телим, бу фани дөньяда күп нәрсәләр үзебездән тора, Аллаһы Тәгалә биргән язмышларыбыздан канәгать булып, Тукаебыз әйтмешли, «фәрештә валчыклары» балаларыбызны дин юлында тәрбия кыла алсак, бәхет кошы үзебезне беркайчан да урап узмас, иманым камил, ике дөнья рәхәтлекләренә ирешербез, шәт.

Рәсүл ГӘРӘЕВ.

Мамадыш районы.

Комментарии