- 27.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №38 (24 сентябрь)
- Рубрика: Иманга юл
«Безнең гәҗит»нең 26нчы март санында Роза Вәлиуллинаның «Дин – иманга юл» дигән язмасын укып чыккач, үземнең фикерләрем белән уртаклашасым килде. Әйе, аның кайбер язган сүзләре белән килешергә дә мөмкин, ләкин кайсыбер фикерләре белән килешеп бетеп булмый.
Авторның Коръәннең «Коръән белән гамәл кылмыйча кяфер булган кешеләргә ахирәттә каты газап булачак. Әмма иман китереп, Коръән белән гамәл кылган хак мөэминнәргә ярлыкау һәм олуг нигъмәтләр булачак» дигән 7нче аятен мисалга китереп, Рәсүлебез (с.г.в.) туган көнен олылап Мәүлид үткәрүне, Пәйгамбәребез (с.г.в.) исән вакытында үткәрмәгән, дип, бидгать гамәлгә чыгарып, гөнаһлы булабыз, дип, безнең өчен борчылуына рәхмәт инде. Тик шуны аңлап җиткерә алмадым: Коръәннең кайсы сүрәсеннән алды икән ул 7нче аятьне? Коръәндә мәгънәсе яки тәэвиле ачык беленмәгән аятьләр дә бар, ләкин андый аятьләргә тәэвил ясаудан, ягъни мәгънә чыгарудан Аллаһ тыйган. Менә шушы аять, Коръән бары тик Аллаһ сүзе генә икәнен аңлап, ярдәм итәргә тиештер, дип уйлыйм. Шуның өчен, Роза ханым: «Шайтан коткысына бирелеп, Мәүлид үткәрәләр, кирәкмәгән бидгать гамәлләр кылалар, хаҗга бару урынына, Болгарга баралар, чөнки мөфтиебез дә, гыйлемле имамнар да аңлатмыйлар», – дип язган. «Дин вә Мәгыйшәт» дигән дини гәҗитебезнең 12нче санын табып укысагыз, үзегезгә кирәкле сүзләрне шуннан табарсыз. Гәҗитнең 2нче битендә «Дин гыйлемгә, гамәлгә һәм ихласлыкка нигезләнә» дигән баш астында мөфтиебез нәрсә ди: «Безнең төп ниятебез мәгърифәтчелекне һәм социаль эшләрне тагын да ныгыту һәм ислам имиджын үстерү. Аллага шөкер, 2014нче ел бик күркәм башланып китте, гыйнвар аенда авылларда Пәйгамбәребезне зурлаган Мәүлид бәйрәмнәре узды, беренче мәртәбә Русия күләмендә имамнар Болгарга Мәүлидкә җыелды. Бабаларыбыз Пәйгамбәрне (с.г.в.) ничек олылаган, менә шуның үрнәге булып күрсәтелде». Болай дип әйтүе дә бидгать гамәлгә керәме инде? Без наданнарга караганда күп гыйлемле мөфтиләребез белмичә кылмыйлардыр мондый дини бәйрәмнәрне.
Хәзрәте Әбү-Бәкер әс-Сиддыйкъ (р.г.) әйтүенчә: «Кем дә кем Пәйгамбәребез (с.г.в.) Мәүлиден укытырга бер генә дирһәм тотса да, ул бәндә җәннәттә минем дустым булыр». Хәзрәте Мәгъруф әл-Кәрхый: «Кем дә булса Мөхәммәд (с.г.в.) Мәүлиден укытырга ризык әзерләп һәм Мәүлидне хөрмәтләп, туган, дус-ишләрен җыйса, өен ут белән яктыртса, яңа кием киеп, хуш исләр, хуш ислемайлар белән сибенсә, Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә ул бәндәне пәйгамбәрләр белән бер төркемдә булдырыр һәм аның урыны югары җиденче катта булыр», – дигән. Рәсүл Әгъзам (с.г.в.) үзе болай дигән: «Кем дә кем мине ярата, шул бәндә җәннәттә үзем белән бергә булыр». Ошбу пәйгамбәребезнең үз авызыннан әйтеп калдырган сүзләре Мәүлид үткәрүгә сәбәп була алмыймы инде? Тагын кем карасы чыгар икән югарыда әйтелгән хәдисләргә?
Имам Җәләледдин әй-Суйутый болай диеп әйткән: «Берәр йортта яисә мәчеттә, яисә берәр мәхәлләдә Мөхәммәд (с.г.в.) мәүлиде укылса, ул йортның яки мәчетнең, мәхәлләнең тирә-якларын фәрештәләр чорнап алырлар һәм шушы урынның халкына салават әйтеп торырлар һәм барысына да Аллаһы Тәгалә тарафыннан мәрхәмәт һәм Аллаһының разыйлыгы насыйб булыр, Җабраил, Микаил, Исрафил һәм Газраил (г.в.) фәрештәләр исә Мәүлид укуга сәбәпче кешегә үзләре салават әйтерләр». Шушындый олуг галимнәребез белгән, алар гамәл кылган нәрсәләрне без ширеккә чыгарырга тиеш булабызмы? Шулай булгач, Мәүлид үткәрү бернинди дә ширек гамәл була алмый, үткәрүчеләргә бары тик Аллаһының рәхмәте һәм савабы гына булачак.
Ничә еллар буена җаһилият – наданлыкта, түбән әхлаклы җәмгыятьтә Аллаһының барлыгын, берлеген танырга, потларга табынмаска өндәп йөргәндә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) туган көннәрен үткәрергә вакыты булганмы соң, әзрәк шунысын да уйларга кирәк. Беренче мәртәбә Мәүлид-шәриятне Һиҗри хисап белән 600нче елда үткәргәннәр. Үткәрүчесе – Әрбил дәүләте әмире Әбү Сәгыйд Кәүкәбри. Ул бик шөһрәтле, Пәйгамбәребезне бик хөрмәт иткән, күп кенә изге гамәлләр кылган бәндә булган. Бу гамәлне Мәшрикъ вә Мәгъриб галимнәре дә бик нык хуплаганнар. Ул заманда әлеге гамәлне беркем инкарь итмәгән, ни өчен шулай эшлисез, дип гаҗәпсенү булмаган. Мөселманнар җыелып, Аллаһы Тәгалә Илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) тормышын искә алып, рухына дога кылалар. Шулай булгач, безнең бу гамәлләребез бидгать гамәлме инде?
Коръәндәге берәр сүзне эләктереп алып, Коръәндә язылмаган мондый эшләр, дип йөрү үзе үк бидгать гамәл була түгелме? Коръән бит Пәйгамбәребезгә үзе исән вакытта Җабраил фәрештә тарафыннан 23 ел дәвамында иңдерелә, шулай булгач, Мәүлид сүзе Коръәнгә ничек язылырга тиеш була инде? Коръәндә язылмаган, дип теләсә ни язып утырганчы, аны дөрес итеп аңларга, дөрес нәтиҗә чыгарырга кирәк.
Аннары Коръәндә 7нче аятьләр күп, автор кайсы сүрәсе икәнен аңлатып язмаган. Авылга бабайга, дигән кебек килеп чыга түгелме соң бу, үзең теләсә ничек аңла дигән кебегрәк була. Раббыбызның барыбызга да аек акыл, күркәм холык биреп, Коръән юлыннан тайпылмыйча, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә һәркайсыбызга да насыйп булса иде.
Юныс ЗАКИРОВ.
Яшел Үзән районы, Зур-Җәке авылы.
Комментарии