- 27.09.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №37 (22 сентябрь)
- Рубрика: Иманга юл
16-17 сентябрьдә Казанда узган Бөтенрусия татар дин әһелләре җыенын тарихи яктан карасак, беренче чиратта, тарихи багланышларның торгызылуы белән аңлатырга кирәк. Заманында 1919 елның маенда – Мәскәү шәһәрендә, июльдә Казанда җыен үтә. Асылда, бу – җыенның өченчесе, инде 90 елдан артык вакыт узгач, янә Казанда уза дигән сүз.
Чынлыкта, аның максаты – октябрьдә узачак халык санын алу алдыннан аңлашу иде. Җыен татар дин әһелләренең һәм милли зыялыларының бергә җыела алуын да, соңгы 20 елда барлыкка килгән кыенлыклар булуын да күрсәтте.
Милләтчеләрнең төп лозунгы: “Җирдә беркайчан да телсез милләт булмаган!” – дигән сүзләрдән гыйбарәт булды. Имамнар исә: “Җирдә беркайчан да телсез генә түгел, динсез милләт тә булмаган”, – дигән куәтлерәк лозунг күтәрә.
Әйтергә кирәк, соңгы елларда республикада милли компонентка гына түгел, ә милли-дини үзбилгеләнүгә дә игътибар артты. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Болгар шәһәрчеге белән шөгыльләнә башлаганнан соң ул бигрәк тә көчәйде. Дин әһелләре һәм милли зыялылар арасында уртак карашлар хөкемсөрсә дә, әле бер-береңне аңлау яки Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, бер-береңне ишетә белү җитми. Форум дәвамында ике як та төрле телдә (татарча, әмма бер-береңә ят телдә. – А.Ш.) сөйләште. Шулай да дин әһелләренең тавышы өстенрәк чыкты кебек.
БЕР-БЕРЕҢӘ ЯКЫНАЮ БАРМЫ?
Бу тарихи чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Җыенны оештыруда Татар конгрессы һәм Хөкүмәт каршындагы дин эшләре идарәсе катнашса да, биредә турыдан-туры инициатор булып Миңнеханов белән Шәймиев торганга охшаган. Җыен дәвамындагы төрле эчтәлектәге сөйләшүләр белән беррәттән ике мәсьәлә күтәрелде: Миңнеханов дин әһелләреннән ни көтә дә, дин әһелләре үзләре Президенттан нәрсә таләп итә?
Бу – Миңнехановның быелгы Болгар җыеныннан соң, имамнар алдында дин вә милләт турында ясаган икенче төпле чыгышы булса кирәк. Татарстан Президенты мәчет-мәдрәсә эшчәнлегендә эчтәлек ягы аксавын ассызыклады. Тәрбияләнгән кадрлар, милли проблемаларны хәл итү белән бергә, исламны террорчылык кебек ят идеология белән бутамауга да киртә кора алырга тиеш, ди ул.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов безгә идеология булдырырга (бу хакта соңрак. – А.Ш.) һәм җанисәп кампаниясен төбәкләрдәге имамнар белән бергәләп үткәреп җибәрергә кирәклеген әйтте. “Татарлар, Русиядә халык саны буенча икенче урынны югалтырга тиеш түгел”, – дип белдерде Президент.
Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Миңнехановка Изге Коръән бүләк иткәндә залдагы имамнар бертавыштан тәгъбир әйтергә тотынды: “Аллаһу акбәр! Аллаһу акбәр!…”
Әлбәттә, бу ниндидер символик мәгънәгә генә ия күренеш. Ләкин җыен эчтәлеге шуны күрсәтте: дин әһелләре һәрчак таянып булырлык һәм алар хокукын яклый алырлык мөселман җитәкчегә мохтаҗ. Сарытау мөфтие Мөкатдәт хәзрәт Бибарсов Татарстан үз мөмкинлекләрен тулысынча кулланмый, ди. “Әлегә Русиядәге сәясәтчеләрдән бары Чечен башлыгы Рамзан Кадыйров кына үзенең мөселман булуын яшерми. Татар, мөселман буларак, мин үзебезнең лидерларның да мөселманлыкларын яшермәвен, мөселман позициясеннән чыгып фикер йөртүләрен теләр идем. Мин генә түгел, моны барыбыз да тели”, – ди ул.
Миңнехановның Шәймиев сәясәтен дәвам итүе аңлашыла. Бүген Татарстан Президентының сүзен “бисмилла”дан башлавы яки дога кылганда кулын күтәрүе, Таҗетдинның “яшәү һәм үлем” турындагы нәсыйхәтен тыңлап, килешеп утыруы гына татар дин әһелләренә җитми. Аларга сәяси яктан да таянып булуга ышаныч кирәк.
Шулай да дин әһелләренең, бигрәк тә Мәскәүгә лояль булган Тәлгать Таҗетдин белән Равил Гайнетдиннең Татарстан Президентына “рәис” дип кенә эндәшүен Мәскәүдән “сәлам!” юллау дип аңларга кирәктер. Шулай да үз чыгышында Тәлгать хәзрәт соңрак “мөхтәрәм Президент” сүзен дә ычкындырды. Әллә ялгыш, әллә чын сүзләрдер.
ҮЗ МИРАСЫБЫЗГА ТАЯНЫРГА
Әле агымдагы елның 27 февралендә узган IV Корылтайда Минтимер Шәймиев Татарстандагы ислам торышына күзәтүендә 7 тапкыр “кызганыч” дигән сүзне телгә алды. Аларның барысы да идеология мәсьәләсенә кагыла. Бүген Русия мөселманнарының төп проблемасы – уртак идеологик мәсләк булмау, бу очракта бездә гасырлар буе тотылган Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча хәрәкәт итмәү.
Баш мөфтиләребез Тәлгать Таҗетдин белән Равил Гайнетдиннең фикерләре хак. Тәлгать хәзрәт: “Безгә яңа идеологияләр кирәк түгел, заманга карап динебезне аңларга, ләкин Аллаһының асылын ата-бабаларыбыз 14 гасыр ничек аңлаган, шулай алып барырга кирәк, – ди. – 14 йөз ел дәвамында тоткан динебезгә ревизия ясап, 3е,7е, 40ы юк, Мәүлит бәйрәме юк дип тәнкыйтьләп, яман бидгатьлек дия башладылар. 14 йөз ел буена аңламаганмы безнең бабаларыбыз нинди дин тотканын? Безгә үз мирасыбызга ябышырга кирәк. Хәзер моны аңлап, кайта башладылар”. Равил Гайнетдин: “Үз идеологиябезне торгызырга, аның өчен татар дин галимнәренә таянырга кирәк”, – диде.
Рөстәм Миңнеханов та үз идеологиябезне табарга кирәклегенә басым ясады. “Шул хакта сөйләшергә сезне җыйдык. Монда Татарстан, Башкортстан хөкүмәтләре зур ярдәм күрсәтергә тиеш. Менә шушы җыеннарны бер тәртипкә кертә алсак, аның файдасы булыр. Без бердәм булырга, элемтәдә торырга, бер-беребезне ишетә белергә тиеш”, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
ТАТАРСТАН МӨФТИЕ ВАҺҺАБИЧЫЛАРГА ТАЯНА
Идеология мәсьәләсе һаман да “кирәк” дигән сүзләргә генә кайтып кала һәм аны традицион исламны яклаучылар авызыннан гына ишетеп була. Кызыклы факт: Русиянең Азия өлеше мөфтие Нәфигулла хәзрәт Ашировка сүз бирелмәве бер яктан мантыйкка сыймый. Чөнки барлык күренекле дин әһелләренә сүз бирелде, хәтта авылдан килгән хәзрәтләр дә чыгыш ясады.
Эш шунда ки, Нәфигулла хәзрәт сценарийны бозып куярга, башка идеология хакында сөйләргә мөмкин иде. Гомумән алганда, идеология мәсьәләсендә аның, күп кенә фикерләр белән килешмәгән сыман кыяфәттә, башын селкеп утыруы да күренде. Озын сүзнең кыскасы, бу кешенең традицион исламга өстенлек бирмәве болай да ачык билгеле. Ләкин Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый да, соңгы вакытларда зур мәрәсимнәрдә традицион исламга өстенлек биреп саллы гына чыгышлар ясаган булса, хәзер исә ят идеология, беренче чиратта, ваһһабичылыкны яклавын яшермәде.
Ул читтән кайтучыларны, бигрәк тә Согуд Гарәбстанында 10-12 ел укып кайткан шәкертләрне үз арабызга кертми булдыра алмавын белдерде. Чөнки алар дин белемнәрен, гарәбиятне мөфтигә караганда күпкә яхшырак белә икән. “Мин үзем дә алардан кайвакыт ярдәм сорыйм”, – диде Госман хәзрәт. Мөфти төп проблема итеп үз идеологиябезнең булмавын күрә. “Шәкертләр читтән идеология алып кайта”, – ди ул. Ихлас сүзләр. Ләкин Татарстан мөфтие чишелеш юлларын әйтмәде, әмма Согуд Гарәбстаны шәкертләре мисалы белән ул шул идеологиягә таянуын күрсәтте. Мөфтинең сүзләрен дин әһелләренең бер өлеше яклап ук чыкты яки Госман хәзрәт әйткәнчә, бу залда, “сәләфит” (ваһһабит), суфый, хиз-бет-тахрир, таблиг җәмәгате вәкилләре дә утыра.
МИЛЛИ ЗЫЯЛЫЛАР ҺӘМ ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕ БЕРДӘММЕ?
Җыенның икенче көнендә узган милли зыялылар белән дин әһелләре арасындагы очрашуда милләтчеләрнең әле үз телендә, үз кысаларыннан чыгып кына фикер йөртүләре күзәтелде. Дингә алар читтән, тарихи, мәдәни яктан карый, ә яшәү рәвеше, иман шартлары буенча башка дөньяда яшиләр. Мисал өчен, җыенда бер милләтченең дә “бисмилла” әйткәне ишетелмәде. Ә бары диннең ничек татар халкын саклап калганы һәм шул юлдан барырга кирәклеге бәян ителде. Миңнеханов беренче сүзен Аллаһы исеменнән башлаганда, милләтчеләр бернинди түбәтәйсез, “бисмилла”ны әйтергә дә иренгәндәй чыгыш ясады. Дәүләт вәкиле Ринат Вәлиуллин түбәтәен башыннан төшермәгән мәлдә, милли зыялыларыбыз я пеләшен ялтыратты, я үзләренең толымы белән башкалардан аерылып торды сыман.
Анысы бер хәл. Күп кенә зыялыларыбыз ислам терминологиясендә дә хата җибәрә. Мөселман кешесе өчен, мисалга, “ташка табыну”, “Болгарга хаҗ кылу” иң зур гөнаһ санала, гәрчә башка сүз кулланырга да була иде. Ярый әле Тәлгать Таҗетдин махсус чыгыш ясап: “Без анда хаҗга дип бармыйбыз. Тарихыбызны искә төшерер өчен җыелабыз”, – дип белдерде.
Роберт Миңнуллинның, мәсәлән, “Без иң элек татар, аннан соң гына имамнар”, – дигән сүзләр ычкындыруы дин әһелләре арасында зур шау-шу тудырды. Сүз алган Сарытау мөфтие Мөкатдәс Бибарсов 20 ел үтсә дә зур үзгәрешләр булмавы хакында сөйләде. “Иң җитешмәгән ягыбыз – иман зәгыйфьлеге. Безгә милләтне телсез саклавы бик кыен булачак, ә милләтебезнең асылы, мең елдан артык дәвам ителгән диненнән башка безнең киләчәк бөтенләй була алмый. Моны аңларга һәм танырга кирәк. Без булдырырга теләгән дини һәм милли идеологиябезгә хәзерге вакытта шартлар тудырылмаган. Гомумән, милли тел программасы, балалар бакчасыннан башлап, мәктәп, яшүсмер вакытка кадәр балаларны тәрбияләр өчен махсус программалар юк. Бүген милләтнең интеллектуаль нигезен булдырырга кирәк. Бездә оештыру базасы зәгыйфь, шуннан соң гына финанс мәсьәләгә тукталырга мөмкин. Киләчәктә татар зыялылары, чын мәгънәсендә, милли лидер була алса, дингә карашларын исламчага үзгәртә алса гына, җыелуыбыз буш үтмәс. Милләтебезнең йөзе милли лидерларда. Әйдәгез, бергә эшлик”, – дип, ул милләтчеләрне аралашырга чакырды. Мөселманнар бертавыштан моны хуплауларын белдерде.
ДӘВАМЫ КИЛӘСЕ ЕЛГА
Бу җыен татар имамнарында идеологик караш төрлелеген, милләтчеләр һәм дин әһелләренең үзара бер телдә сөйләшә алмауларын күрсәтте. Иң мөһиме – бу мәсьәләне ике як та танырга мәҗбүр булды. Җыенның әһәмияте нәкъ менә шуннан гыйбрәттер дә инде. Бу – мәсьәләне чишүгә беренче адым булып тора. Ә дәвамы киләсе елга булыр дип көтелә. Рөстәм Миңнеханов үзе бу җыенны һәр елны уздырырга теләк белдерде, башкалар бертавыштан ризалашты.
Сүз уңаеннан, бу җыенда билгеле булганча, киләсе елда Татарстанда ислам динен кабул итү көне (21 май) белән Ураза гаете рәсми бәйрәм көн саналачак. Русиядә ислам динен гомуми кабул итү көне билгеләнмәвен Татарстанның Кавказ белән бер сүзгә килә алмавы белән аңлаталар.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН
Комментарии