Ат белән килен төшерсәләр, каршы булмас идек әле!

Ат белән килен төшерсәләр, каршы булмас идек әле!

Август башында безнең авылга – Саба районының Явлаштауына «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары килде. Үткән елны да бер килгәннәр иде, чиккән сөлге-кулъяулыклар, милли ризык һәм башка кул эшләрен карап киттеләр. Күрсәтәсе әйберләребезне күрсәтеп бетердек сыман. Бу юлы ни белән шаккаттырыйк икән инде? Авылыбыздагы өлкән яшьтәге «Ак калфак» апалары үзләре белгәннәре белән уртаклашып, ахыр чиктә, килен төшү йоласын күрсәтергә карар кылды. Күренеш аш-суга бәйле булырга тиеш иде.

«Ашаган белми, тураган белә»

Авылның түбән оч урамына өере белән хатын-кызлар килеп төшкәч, иң беренче күренеш – елгыр пешерү күрсәтелде. Халык елгырдан авыз иткән арада каршы йортта кызлар киленне әзерләделәр. Озакламый бөтен игътибар безгә – катнашучыларга юнәлтелде. Без исә, йолага нигезләнеп, бер күренеш күрсәтергә тиеш идек. Ишек алды уртасына куелган сандык эчендәге чиккән сөлгеләр турында да сөйләнелде. Ул арада киленнең әнисе килгән кунакларга сөлге чигеп күрсәтте. Ә без түземсезлек белән кияүнең килүен көттек. «Ат кузгалырга җыенмый, урам уртасына йомышлап та куйды», – дигән хәбәрне алгач, бөтенләй хафага бирелдек. Ул ат, балакаем, нишләсен инде, авылда нинди зур чара булганын аңламый бит. Ярый әле эшен алдан бетереп, безнең янга әзер булып килде. Авыл очыннан егетләрнең «Челтәр элдем читәнгә»не җырлаулары колакка ишетелү белән, йоладагыча киленне яшереп куйдык. Җырлап бетерергә дә өлгермәдек, киленнең энесе кияү төшкәнен хәбәр итте. Авызлары ерылган егетләребез ишегалдына җыелышкач, кияүгә бер-бер артлы сынаулар үткәрелде. Беренче булып, утын ярырга кушылды. Калган сынауларны да җиңел генә җиңеп чыккач, ишектән киленебез чыкты. Аннары инде кабаттан җыр-биюләр башланды. Кызның әти-әнисе ризалыгыннан соң, арбага сандыкны, ә сандык өстенә яшь парларны утыртып егет өенә кузгалдык. Ат артыннан җырлап атлаганда, каршыбызга авылдаш әбиебез чыгып, бодай сибеп, теләкләр теләде. Монысы уйланылган роль түгел, ул әби һәр туй саен шулай эшли икән.

«Минем дә шулай өйләнәсем килә»

Килеп җиткәндә иң беренче итеп юлны тикшердем. Ат «бүләге»нең эзе дә калмаганын күреп, эчемнән сөенеп куйдым. Бәлки халык күплеге белән сизелмәгәндер дә. Чөнки түбән очта егетнең туган тиешлеләре җыелып каршы алдылар. Кода-кодагыйлар гөр килешеп, бер-берсенә теләк теләделәр, күчтәнәч алыштылар. Киленне йомшак мендәргә бастырып, яшьләргә икмәк, бал-май каптырдылар. Хәер-фатыйха тапшырганнан соң, килен токмач кисәргә чакырылды. Бер төркем халык аның уңганлыгына сокланса, калганнар казанда кайнаган аш, һәм тезелеп киткән самовардан күзләрен алмадылар. Чын авыл тормышы менә шул мизгелләрдә күренә башлады: килгән кунаклар үзләренең танышларын очраттылар, күрше-тирәләр якынаеп беттеләр. Урамда әзерләнгән мул өстәлгә казанда пешкән аш чыгарылгач, кунаклар табынга утырышты. Өстәл өстендә бертуктаусыз очкан шөпшәләр дә онытылды, чөнки халык берләшеп, әйтерсең лә, үзләрен чын туйда итеп хис итте. Әле яшь егетләр сөйләшүен дә тыңлап тордым:

– Карале, бигрәк кызык икән бит бу!

– Мин дә авыл кызына өйләнсәм, шулай оештырачакмын.

Безнең авыл егетләре шулай сөйләшә димәссең! Менә нинди уйлар белән янып-көяләр икән бит алар. Без – кызлар да килен төшүне болай уздырырга каршы булмас идек, мәсәлән. Күңелле бит! Аты гына ни тора!

«Яшьләргә аерым юнәлеш кирәк»

Ашау-эчү белән килен төшү күренеше тәмамланды. Чиратта – пленар утырышка мәдәният йортына кузгалдык. Анда соңарып булса да, Башкортстаннан килгән журналист, язучы, аш-суга багышланган китаплар авторы Венера Мәҗитова изге теләкләре белән сүзне башлады. Үзе белән алып килгән китапларын тәкъдим иткәннән соң, «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисовага сүз бирелде.

– Бу авылга бөтен кеше дә хуҗа. Сиксәннән узган әбиләрне дә чыгарып утыртканнар. Алар – ап-ак яулыкларын бәйләп, элеккечә, үзебезнең милли татарча тыйнак кына утыралар. Шул ук вакытта урта буын вәкилләре, яшьләр дә үзләрен иркен тоталар. Алар хуҗа булуларына канәгать, ә бу – урта һәм өлкән буыннан тора. Без яшьләргә үзебездә булганны бирергә тиешбез. Моның өчен тарихка күз салырга кирәк булачак, – диде ул.

Тарихка күз салуны ул авылның мирасын булдыру белән аңлатты. Бу эшне яшь буын башкарырга тиеш. Шуңа күрә «Ак калфак» оешмасында яшьләр аерым юнәлештә китсәләр, милләткә дә, авыл киләчәгенә дә өлеш кертә алачаклар. Бу хакта без яшьләр белән утырып уйларга булдык әле. Чөнки үзебез күрсәткән күренешне чынбарлыкта да кабатлыйсы килеп китте. Кем белә бит, бәлки милли туй ясыйсыларыбыз алдадыр?

Сүземне төгәлләп, шуны гына әйтәсем килә, «Ак калфак» хатын-кызларының килүе авылны ничектер җанландырып җибәрә кебек. Күптән күрешмәгән авыл кешесе белән аралашасың, авыл урамнарын әйләнәсең, ә иң мөһиме – күпме кызыклы яңалык беләсең. Хәзерге заманда ат белән килен төшерү бик сәер тоелса да, беребез дә каршы булмас идек әле!

Авылдашым Илсияр ападан елгыр пешерү рецепты:

Камыр өчен:

  • 3 йомырка;
  • 6 аш кашыгы сөт;
  • он;
  • тоз;

Эчлек өчен:

  • Эремчек;
  • 2 йомырка;
  • шикәр комы;
  • каймак;
  • тоз.

Рәфидә ГАЛИМҖАНОВА

Саба районы, Явлаштау авылы

Комментарии