Һәркем үзенә оҗмах бакчасы утыртсын

Һәркем үзенә оҗмах бакчасы утыртсын

Бөтен җиһанда булган гамәлләр безнең уйларыбызга бәйле. Ни турында уйласак, алдыбызга шул килеп баса. Кеше үзенең уе белән дөньяны бетерә дә, яшәтә дә ала. Без, кешеләр, яхшы уйда булсак, җиребездә тынычлык булуын теләсәк, ул шулай булачак та. Шуңа күрә һәрберебез күбрәк якты, яхшы, матур, күңелле уйлар белән, бәйрәмнәрдә генә түгел, матур теләкләрне һәркөнне теләп яшәсәк иде.

Киләчәктә теләге булган һәркемгә 1 гектар җир бирергә дигән канун кабул ителәчәк, имеш. Бу канун Владимир Мегре язган «Звенящие кедры России» китапларын укучыларның теләге белән булдырылган. Ә ул китапларда (10 китап) тайгада яшәүче Анастасия безгә Җир-Анабызны ничек коткару юлын күрсәтә. Барыбыз да бик яхшы беләбез, бүген суларга чиста һава, эчәргә чиста су юк. Анастасиянең төп идеясе – күп агачлар утыртып, һаваны чистарту, җир астына тирәнгә киткән суларны кайтару һәм бу эшнең иң җиңел ысулы – һәркемгә 1-2 гектар җир бүлеп биреп, шул җирнең кимендә ¼ өлешенә төрле агачлардан торган урман утырту (кедр, нарат, имән, каен чыршы). Ә калган өлешенә кем күпме тели, үз гаиләсенә кирәкле бөтен төр җиләк-җимеш агачлары һәм яшелчәләр утырта ала. Тиз үсә торган агачлардан тере койма булдырырга мөмкин. Әмма җирне сатарга, бүләргә ярамый. Аны буыннан-буынга мирас итеп кенә калдырып була.

Бу китапларның беренчесе 20 ел элек басылган, бүгенге көндә Русиядә шушы идея белән төзелгән авыллар да бар икән. Хәзергесе көндә Җир-Анабызда булган гарасатларның барысы да кешелекнең бүгенге яшәү рәвеше (урманнарны күпләп кисү, җир асты байлыкларын күпләп чыгару, Җир-Анабызны пычрату) нәтиҗәсе.

Анастасиянең бер хикәятен дә языйм әле. Инде җирдән киткән әтиләренең кабере янына 4 улы киләләр дә, аны бик нык күрәсебез килә, дип, теләк телиләр. Шул чак әтиләре пәйда була. Уллары әтиләреннән: «Бик беләсебез килә: синең урының оҗмахтамы, тәмугтамы икән?» –диләр. Әтиләре: «Минем урыным оҗмахның иң матур урынында», – ди. «Безнең җаннарыбыз кая эләгер икән?» – дип кызыксына уллары. «Җирдә кылган эшләрегезне үзегез ничек бәялисез соң?» – дип сорый бу. «Мин хәрби җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелдем. Туган җиребезне дошманнардан сакладым, хәерчеләрне, көчсезләрне бер дә рәнҗетмәдем. Аллаһны гел истә тотарга тырыштым, шуңа да оҗмахка эләгермен дип уйлыйм», – ди олы улы. Икенчесе: «Мин мәртәбәле дин әһеле булдым. Кешеләргә гел яхшылык турында сөйләдем, аларны Аллаһка ышанырга өйрәттем. Шуңа да оҗмахка керермен дип уйлыйм», – ди. Өченче улы зур галим булып, кешеләрнең тормышларын җиңеләйтә торган күп әйберләр уйлап тапкан, аның планы белән яхшы биналар төзелгән, ул да шул рәвешле җәннәтле булырмын дип уйлый. Кече улы: «Мин, әти, бакчабызны карыйм, яшелчәләр үстерәм, андагы җиләк-җимешләрне абыйларыма җибәрәм. Аллаһка ошамаслык начарлыклар кылмаска тырышам, шуңа күрә мин дә оҗмахка керемен дип уйлыйм», – ди. Әтиләре җавап итеп: «Әйе, улларым, сезнең җаннарыгыз оҗмахта булыр», – ди.

…Еллар уза. Уллары да берәм-берәм бакыйлыкка күченә. 3 олы туганның җаннары оҗмахта бер-берсе белән очраша, әмма кече энеләре генә күренми. Болар әтиләреннән: «Кече энебез ник күренми?» – диләр. «Ул Аллаһ белән аралаша, шуңа күрә арагызда юк», – ди әтиләре. Тагын 100 ел үтеп китә. Туганнар тагын җыелыша, тагын араларында кече энеләре юк. «Ул Аллаһ белән аралаша», – ди әтиләре бу юлы да. «Күрсәт әле безгә аны, Аллаһ белән ничек итеп аралаша икән», – ди уллары. Әтиләре аларга җирне күрсәтә. Карасалар, кече энеләре үзенең гүзәл бакчасында бәләкәй баласына нәрсәдер аңлата, янында яшь, чибәр хатыны йөри. Абыйлары бик гаҗәпләнәләр. «Ничек энебез шулай япь-яшь килеш үз бакчасында йөри? Ул Аллаһ каршысында гаепле түгелдер бит, ник ул һаман да үлми соң? Инде ничә йөз ел үтте. Әллә Аллаһ җиһандагы тәртипләрне үзгәрткәнме?» – диләр. «Юк, Аллаһ тәртипләре шул ук. Энегез дә үлде. Әмма аның җаны өчен иң яхшы урын – үз куллары белән утырткан бакчасы иде. Аллаһның теләге белән аның да җаны оҗмах бакчасында булырга тиеш. Ә аның өчен оҗмах бакчасы – җирдәге үз бакчасы. Шуңа да аның җаны кабат шул җирдә туа», – дип аңлата әтиләре. «Син бит аны Аллаһы Тәгалә белән аралаша дигән идең, ә без аның янында Аллаһыны күрмибез». «Энегез Аллаһы Тәгалә яраткан бакчаны карый. Агачлар, үләннәр, барлык табигать – алар Яратучының уйлары, димәк, Аллаһыныкы. Шуларга яратып кагылуы – аның Аллаһ белән сөйләшүе», – ди әтиләре. «Әти, без дә яңадан җиргә кайта алабызмы?» – дип сорый болар. «Сезнең җаннарыгыз болай да оҗмахта инде, улларым. Җиргә яңадан кеше буларак, кемдер сезнең җаннарыгыз өчен оҗмах бакчасы утыртса гына кайта аласыз». «Ят кешенең җаны өчен бакча үстереп буламыни? – дип аптырый болар. – Без үзебез җирдә яңадан туып кына үзебезгә бакча үстерә алабыз». «Сезгә бит андый мөмкинлек бирелгән иде», – ди әтиләре һәм китә башлый. «Әти, оҗмахтагы үз урыныңны да күрсәт инде», – дип сорый уллары. «Әнә күрәсезме җирдәге бакчада чәчәк атып утырган алмагачны. Аның төбендәге биләүсәдә кечкенә бәби кулларын кыймылдатып куйды. Минем җаным шул бәбидә яши», – ди дә, әтиләре юкка чыга.

…Бу китапларда Аллаһы Тәгаләнең барлыгы, берлеге, аның бу Җиребезне оҗмах бакчасы итеп яратуы әйтелә. Бөтен җиһанда иң матур планета – Җир Шары. Ләкин Җиребез бүгенге көндә нык авырый, чөнки без аның тере планета икәнлеген оныттык. Күпме гасырлар буе кешелекне Аллаһ күрсәткән юлдан яздырганнар, байлыкка, акчага, матур киемгә, машина, фатирларга кызыгып, кеше үзенең дөрес юлын югалткан. Байлык бер айлык, диләр, әле берсе туза, әле икенчесе. Шулай кабалана-кабалана гомер узып та китә. Без бәхетлеме соң бүген? Юк, без кеше саны булып кына көн итәбез. Балаларга нәрсә калдырабыз? Бүгенге кебек тормышмы? Бүген никадәр хатын-кыз бала таба алмый, күпме бала гарип булып туа, ялгыз тормыш итүчеләр күпме? Болар бит барысы да безнең дөрес яшәмәвебезне, Аллаһы юлында түгеллегебезне күрсәтә. Ул адәмнәрне болай яшәр өчен яралтмаган. Исеменнән үк күренеп тора, ул безне оҗмах бакчасында яралткан. Адәм барлыкка килгәндә Җир-Анабыз Оҗмах бакчасы булган. Атабыз Адәм ничә еллар буе чәчәк исләре белән генә тукланган. Әле аның балалары да күпме еллар буе бары тик үләннәр, җиләк-җимешләр генә ашап торган. Ул вакытта һавада хәтта бер бөртек тузан кисәге дә булмаган. Аллаһы Тәгалә барлыкка китерүче, ул бетерүче түгел. Кисү, өзү, сындыру, сую – болар берсе дә Аллаһыдан түгел, шайтан коткысы гына. Адәм балалары җанварларны үтереп, итләрен ашый, тиреләреннән өс киемнәре тегеп кия башлагач кына авырый башлаган. Җирдәге оҗмах, акрынлап, тәмугка әверелә барган. Адәм баласы боларны аңласа иде. Җир-анабызга бүген бик авыр. Шәһәрләр, андагы асфальт юллар – җиргә суларга ирек бирми. Кеше тәнендәге кечкенә генә кутыр да безне ничек уңайсызласа, җиргә дә нәкъ шулай. Җир йөзендәге шәһәрләрнең никадәр булуын күз алдына китерсәк, аның хәлен аңлавы кыен түгел. Әле шуның өстенә никадәр чүплек… Җир-Анабыз әле дә безне ничек күтәреп торадыр. Без чирләми, кем чирләсен, ди. Начарлыгыбыз өчен чирлибез. Аллаһының язганы шулдыр, дибез, ләкин ялгышабыз. Аллаһы иң элек үк Адәм белән аның балаларына бәхет-мәхәббәт кенә язган, калганы – үз хатабыз, дөрес яшәмәвебез, көнчелегебез, тәкәбберлегебез. Аллаһы Тәгалә биргән һәр көнгә куанып яшәсәк, бәхетле булыр идек.

Кеше шуларны уйлап, үзенең бәхет бакчасында яши башласа иде. Ул бакчада үзенең гаиләсен ел әйләнәсе туендырырлык җиләк-җимеш, яшелчә үстереп, шулар белән тукланса, сәламәт булып яши ала.

Бүген бала ана карынында килеш ничә мәртәбә УЗИ үткәрәләр, бу нурланышлы берничек тә бала организмыннан чыгарып бетереп булмый. Баланы бәхетле итеп тудырып та була, аның өчен әти-әнисе баланы планлаштырганчы ук матур мохит тудырырга тиеш. Ә иң матур җир ул бәхет бакчасы гына була ала. Бала тугач та дүрт стенаны түгел, табигатьне күрергә тиеш. Бала 7 яшенә кадәр төп тәрбияне ала. Бу вакытта әти-әни аңа үрнәк булырга тиеш. Кеше үзенең тәкәбберлеген җиңеп, кара көч урынына ак көч куллана башласа, Җиребез чынлап та оҗмах бакчасына әйләнәчәк, ул бары бездән генә тора. Аллаһы Тәгалә һәм Җир-Ана инде ничә мең еллар буена кешеләрнең дөрес яши башлавын көтә. Чит илләрдән кертелә торган аракы, тәмәке, наркотиклар алар Русия халкын бетерер өчен генә, балалар моны аңлап үссеннәр иде.

Балаларга бүген тормыш өчен бөтенләй кирәкмәгән фәннәр укытканчы, кирәкле тәрбияви дәресләр бирсеннәр иде. Тормыштагы иң мөһим әйбер – бәхетле гаилә кору һәм мәхәббәтне гомер буе саклап кала алу. Мәктәп программасына үрнәк әти-әни тәрбияләү, табигатьне, үсемлекләр дөньясын танырга өйрәткән фәннәр дә кертергә кирәк.

Әйтәсе килгән сүзем шул кадәр күп, аны монда берничек тә язып бетереп булмый. Өстә телгә алган китапларны табып укысагыз, үзегез дә күп нәрсәне аңларсыз. Бу язмамны укыгач, һәркем үзенең оҗмах бакчасын утырта башлау турында уйлансын иде. Без бүген утырта башласак, балаларыбыз дәвам итәр, оныкларга ул менә дигән бәхет бакчасы булып өлгерәчәк.

ФИРДАНИЯ

Комментарии