«Шайтан – кешеләр өчен сынау»

«Шайтан – кешеләр өчен сынау»

Кечкенәдән үк «Олылар әйткән сүзне тыңла, юкса йорт иясе алып китәр үзеңне. Аягыңны селкетеп утырма, җен килә» дигән җөмләләр белән куркыталар иде. Күзең белән күрмәгәч, ышанмыйсың, ләкин кайчак олыларның шул сүзләре искә төшеп, селкетеп утырган аягыңны туктатырга мәҗбүр буласың. Йорт ияләре һәм җеннәр турында китап һәм телевизордан карап белсәк тә, аларның нинди икәннәрен дә, нәрсә эшләргә мөмкин булганнарын да белмибез. Шул турыда сөйләшү өчен, «Апанай» мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт САБИРОВ белән әңгәмә кордык.

Нияз хәзрәт, йорт ияләре, җеннәр мифик образмы, әллә чыннан да бармы алар?

– Аллаһы Тәгалә үзенең изге китабында, Коръән Кәримдә «Мин җеннәрне һәм кешеләрне миңа гыйбадәт кылсыннар өчен барлыкка китердем», дигән. Менә шушы аятьтән аңлашылганча, Аллаһы Тәгалә адәм балаларын гына түгел, җеннәрне дә тудырган. Алар арасында да мөселманнар да һәм мөселман булмаганнары да бар. Ә менә шайтан җеннәрдән санала. Ул һәрвакытта вәсвәсә кылырга, кешене хак юлдан тайпылдырырга тырыша. Кеше күзенә начар гамәлләрне бизәкләп күрсәтә. Ул шайтанга каршы булу өчен Аллаһының әмерләрен үтәргә һәм хәрәмнәрдән тыелырга кирәк. Әгәр дә кеше гафләттә булса, Ходайның әмерен үтәмәсә, хәрәм ризыклар ашаса, аңа шайтаннар зыян китерә: мондый кешенең тормышында бәрәкәт булмый, хәтта гаиләдә дә төрле проблемалар туарга, туганнар арасында да, эштә дә төрле аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Алардан саклану өчен Аллаһы Тәгалә безгә дин бүләк иткән. Шуның буенча яшәсәк, без үзебезне шайтан йогынтысыннан саклый алачакбыз. Пәйгамбәребез (с.г.в) кеше янында шайтан һәм фәрештә булыр, дигәч, сәхабәләр «синең янында да шайтан бармы» дип сораган. «Бар, ләкин Аллаһының ярдәме белән ул да ислам динен кабул итте» дип җавап кайтарган.

Тарихка күз салсак, Аллаһы Тәгалә Адәм галәйһиссәламне барлыкка китергәч, бөтен фәрештәләргә дә аңа сәҗдә кылырга әмер биргән. Кушканны үтәп, алар Адәмгә хөрмәт күрсәтергә тиеш булганнар. Бөтенесе дә аңа буйсынып, Адәмгә ярдәм күрсәткәннәр, ләкин шайтан сәҗдә кылмаган һәм үзенең бу адымын «мин – уттан, Адәм балчыктан яратылды. Мин аннан күпкә өстен, нигә мин сәҗдә кылырга тиеш» дип аңлаткан һәм тәкәбберлек күрсәткән. Шуңа күрә ул Аллаһының мәрхәмәтлелегеннән һәм рәхмәтеннән ваз кичкән, җәннәттән куылган. Шайтан Адәмнең тышкы кыяфәтенә карап кына бәя бирде. Ә кешенең кыйммәте – аның рухында. Безнең тәнебез вакытлы нәрсә, ә җаныбыз мәңгелек икәнен барыбыз да белә.

– Ә җеннәр мәчеттә дә бармы?

– Алар бөтен җирдә һәм барлык кеше янында да бар. Ләкин адәм баласы ихластан гыйбадәт кылса, изге уйлар белән яшәсә, шайтан китә, кача андый кешедән. «Син минем ихласлы колларыма зыян китерә алмыйсың, аларны туры юлдан тайпылдыра алмыйсың» дип әйткән Пәйгамбәребез Коръәндә. Һәр кеше дә алардан арына ала, ләкин ихласлыкны булдыру өчен дини белемнәрне арттырырга кирәк.

– Ә җеннәр ни өчен кешене туры юлдан тайпылдырырга тели?

– Кеше рухының шундый сыйфаты бар – изгелеккә, Аллаһка омтылу. Кешедә нәфес дигән нәрсә дә бар. Шайтан начарлыкны матур итеп, бизәкләп күрсәтә дә, адәм балаларының нәфесен эшкә җигә. Ә кеше аңа алданып, аның артыннан бара. Шайтан Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән мәхрүм калгач, аннан «миңа Кыямәт көненә кадәр Адәм балаларына вәсвәсә кылырга мөмкинлек бир» дип ризалык сораган һәм Аллаһы аңа мондый мөмкинлекне биргән. Монда инде хикмәт бар, чөнки Аллаһы Тәгалә бер нәрсәне дә юкка эшләми. Шайтан – кешеләр өчен зур сынау. Чөнки аны җиңеп, хак юлдан тайпылмыйча, без югары нәтиҗәләргә һәм чын бәхеткә ирешә алабыз. Монда исә, әти-әнинең рухи тәрбиясе һәм махсус догалар булыша. Әйтик, «Әгүзе билләһи минәш-шәйтанир-раҗим»не укырга кирәк.

Коръәндәге бер аятьтә «Шайтан сезгә фәкыйрьлек вәгъдә итә һәм сезне фәхеш эшләргә чакыра» диелә. Әгәр дә син садәка бирсәң, синең байлыгың кими, син фәкыйрь булачаксың, дип котыртырга, яки фәкыйрь булмас өчен харам юллар күрсәтергә мөмкин ул. Ләкин шайтан кешене котыртучы гына. Ул җәлеп итә дә, китә. Кыямәт көнендә адәм баласы «мине шайтан котыртты, ул мине шушы юлга китерде» дип җавап тота алмас, чөнки шайтан аңа «мин бит сиңа юлны гына күрсәттем, башкасын син үзең сайладың, үзең кылдың» дияр.

– Нияз хәзрәт, ә шайтанның котыртуына ияреп, начар юлга бассаң нишләргә? Гафу сораргамы?

– Әлбәттә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) «бөтен кеше хаталы, әмма хата кылучыларның иң хәерлесе үз хаталарын танучы һәм төзәтергә тырышучы» дигән. Кеше хатасыз булмый. Кайвакыт гөнаһ кылырга мөмкин, ләкин иманы булган кеше ул гөнаһ кылганнан соң үкенә, ихластан гафу сорый, тәүбә итә, үзалдына гөнаһны кабатламаска дигән максат куя. Тәүбәнең өч шарты бар: беренче шарт үткән заманга карый – үкенү. Кылган гөнаһ өчен үкенергә кирәк. Икенче шарт – хәзерге заманга карый, ягъни без бу гөнаһны калдырырга тиеш. Өченче шарт – киләчәк заманга карый, ягъни бу гөнаһ бүтән кабатланмый дигән максат кую. Шул вакытта безнең тәүбәбез кабул булачак. Аллаһы Тәгалә тәүбә кылучыларны бик ярата һәм тәүбәләрне кабул итәрмен дип әйткән бит. Күп кенә аятьләрдә дә тәүбә кылырга чакыра ул. Шуңа да без һәрвакыт кылынган гамәлләребезгә һәм үзебезгә хисап бирергә тиешбез.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии