СЕКТАНТЛАРГА ЫШАНМАГЫЗ!

Аллаһ Раббыбыз Сүбхәнәһү вә Тәгалә безне ошбу дөнья йортына бар кылганнан соң, болар ничек тели шулай яшәсен, дип ташлап калдырмаган. Ә яшәү өчен бар мөмкинлекләрен дә булдырган, бар иткән. Без адашып-саташып, ялгыш юлга кереп, хорафатлар белән буталып адашып бетмәс өчен, безгә үз илчеләрен, пәйгамбәрләрен күндергән. Китапларын иңдергән. Һәрбер пәйгамбәр ошбу җиһанга Аллаһка гыйбадәт кылырга өндәргә җибәрелгән. Әйе, һәрбер пәйгамбәр бер Аллаһыга гына гыйбадәт кылучы булып, шул хакыйкый юлны үз халыкларына да җиткерде. Әмма күпчелек халыклар үз пәйгамбәрләрен танымыйча, аларга каршы барып, карышып, үз нәфесләренә ияреп, үзләре ясаган потларына-сыннарына гыйбадәт кылудан арынырга теләмичә, пәйгамбәрләрен дошман күрделәр, төрле җәбер-золым белән аларны мәсхәрә иттеләр, мыскылладылар һәм шуның соңында, аларга Аллаһның ачы каһәре төшеп, һәлак булып юкка чыктылар. Аллаһны танымаучы, Аны кире кагучы, Аңа каршы баручы һәрбер бәндәне шушындый ачы хакыйкать көтә.

Дөнья йөзендә нинди генә диннәр, агымнар, секталар юк. Һәрберсе бәхет юлына чакыра һәм һәрберсе үз юлының дөрес булуын раслый. Бөтен юллар да дөрес була алмый. Чөнки хак дин, Аллаһның бер Үзенә генә арадашчысыз, тиңдәшлек китермичә генә табынырга, гыйбадәт кылырга чакыра. Әгәр без күпчелек диннәргә, секталарга игътибар итсәк аларның бер предметка – изгеләренә табынуын, потка-сынга гыйбадәт кылуын күрербез. Әмма бу хак дин түгел. Чөнки хак дин Аллаһның бер үзенә генә гыйбадәт кылырга өнди. Хак дин беркайчан да башкаларга динне кабул итүне мәҗбүрләми. Аллаһ Тәгалә әйтте: «Дингә көчләү юк, ләкин өндәү һәм өйрәтү бар. Ясалма, ялган, батыл диннән Аллаһ төзегән хак дин ачык аерылды. Теләгән кеше Коръән, сөннәт юлы белән барып җәннәткә керсен! Моны теләмәгән кеше бидгать, хорафат юлы белән барып җәһәннәмгә керсен. Берәү Аллаһыдан башканы илаһы тотуны инкарь итеп, Аллаһыга нык ышанса һәм бидгать, хорафатлардан ерак булса, ул мөэмин һич тә өзелми-сынмый торган тоткага ябышты. Аллаһ ишетүче һәм белүче». (Коръән Сыер сурәсе – 256 аять.)

Кайбер дини агымнарны, секталарны материаль байлыклар, акча, йорт-җир кызыксындыра. Алар үз секталарына кешеләрне өндәп йөри. Бу кешеләр ошбу сектага бик тирән кереп киткәч, ошбу оешмага ярдәм кулы сузарга кирәк дип басым ясыйлар. Күпчелек үз фатирын, машинасын сатып, ошбу оешма исәбенә тапшыра яки мирас итеп калдыра. Оешмада җыелган шул акчаларга дини әдәбият бастыралар, кассеталар, дисклар нәшер итәләр һәм бар ил буенча тараталар. Ошбу секталар йогынтысына эләккән бик күп кешеләр авыруга сабыша, психик яктан зыян күрә. Туганлык җепләре өзелә. Аналар балаларын югалта. Балалар анасыз калалар. Менә шушындый куркыныч хәлләр.

Бүген безнең Арча районында һәм күрше район авылларында яшь егетләр һәм кызлар үз диннәренә өндәп йөри башладылар, ялган дини әдәбиятларын кассеталарын, дискларын таратып кешеләрне үзләренә җәлеп итәләр. Шуны әйтергә кирәк: бу егет-кызларның ислам яки христиан диненә бернинди катнашы юк, болар – чын сектантлар. Татарларга татарча китап өләшәләр, русларга – русчасын. Үзләре бик мөлаемнар, ягымлылар. Матур итеп сөйләшә беләләр. Болар, чын мәгънәсендә, психологлар, кеше белән эшли беләләр һәм һәрбер кешегә динне ничек итеп аңлатырга кирәген аңлыйлар. Бигрәк тә безнең халык берничә буын диннән киселеп яшәгәч, алар дин нигезләрен белеп бетермиләр. Ул килгән егет-кызларны үзебезнең диннән дип тә кабул итүләре ихтимал. Ә алар үзләрен мәчеттән килдек дип әйтергә мөмкин.

Әгәр ишегегезне яшь егет-кызлар какса һәм үз диннәренә чакырса, китапларын тәкъдим итсә, кабул итмәгез, өйләрегезгә кертмәгез, алар белән әңгәмәләр алып бармагыз. Сезнең дә алар йогынтысына эләгүегез бар. Сак булыгыз. Сакланганны Аллаһ саклый.

Рәмис хәзрәт ГАРИФУЛЛИН.

Арча Үзәк мәчете имам хатыйбы.

Комментарии