Исем кушу уен түгел

Исем кушу уен түгел

Хәзер балаларга әллә нинди исемнәр куша башладылар. Аллаһ илчесе – Пәйгамбәребез: «Сезне көнне исемегез һәм атагызның исеме белән чакырырлар, исемегезне яхшы кылыгыз», – дигән. Татар кешеләре арасында да төрле милләт вәкиле исемен алучыларны еш очратырга була. кушканда, бик игътибарлы булырга кирәк дип саныйм.

Бертуган абыемның улы – Артур исемле. Ярар, алар чит җирләрдә яшәп кайттылар, бәлки, шул да исем сайлаганда тәэсир иткәндер. Ул малай өйләнеп, малаена Альберт кушса, татарлыктан бер фамилия генә утырып кала бит!

Икенче бер танышларым балаларына Раяна дигән исем бирделәр. Ялгышмасам, бу яһүд исеме. Юлия, Илина дигән исем кушкан таныш-белешләрем дә бар. Тагын бер туганымның оныгы кызына Амелия дип исем бирде. Я Аллам! Кая тәгәрибез без?! Әйтегез әле, кайсы милләт вәкиле безнең татар исемнәрен үз сабыйларына куша? Шәригать кануннары буенча да андый чит милләт исемнәре кушу тыела дип беләм. Яшь әти-әни баласына исем куйганда, бераз өлкәннәрнең сүзенә колак салу да комачау итмәс. Кайбер әти-әниләр, балаларыбызның тормышына тыгылмыйбыз, үзләре белгәнчә яшәсен ди. Бу тормышка кысылу түгел, ә киңәш бирү генә була. Бер кушкан исем белән бала гомер кичерә, ә аннан, Аллаһ каршына барып баса. Шуңа да сабыегызга исем кушканда, аның киләчәк язмышы турында да уйласагыз иде, яшь әти-әниләр!

Шәүкәт ГАЙНАНОВ

Әлмәт шәһәре.

Редакциядән: Дөрестән дә, соңгы арада балалар арасында чит милләттән һәм чит телләрдән кергән исемнәрне еш ишетергә туры килә. Бу хакта мин «Солтан» мәчете имам хатыйбы Камил хәзрәт Бикчәнтәевтан сораштым.

Камил хәзрәт, исламда исем кушуга нинди мөнәсәбәт? Балага исем кушуның аерым бер үзенчәлеге бармы?

– Балага, ислам дине буенча, исемне әтисе кушарга тиеш. Әгәр дә ата кеше исем кушуның бөтен шартларын да белми икән, ул чагында мулла чакыртырга кирәк. Исем кушканда, сабыйның исеме колагына әйтелә, теләк теләнә.

Сез исемне әти кеше кушарга тиеш, дидегез. Бу исем сайлауга да кагыламы? Әллә инде баланың исемен әнисе сайласа да буламы?

Исемне әни кеше тәкъдим итәргә мөмкин. Әмма ул мәгънәле исем булырга тиеш. Совет чорында ислам динендә бөтенләй булмаган, мәгънәсез исемнәр кушалар иде. Ул замандагы динсезлек, имансызлык дулкыны әле хәзер дә сизелә. Ил юлбашчыларының исемен йөртүче йөзләгән мөселман баласын очратырга була. Ислам динендә исемнәр сайлау буенча болай диелгән: әгәр дә исем башка культурадан күчкән икән һәм күп Аллалыкка өндәмәсә, ул исемнәр кире кагылмый. Андыйларга Венера, Марс, Виктория кебекләрне кертергә була. Гарәп исемнәре арасында да мәгънәләре бик үк матур булмаган исемнәр бар. Мисал өчен, Хәзин – моңсу дигәнне аңлата.

Ә исем алыштыру буенча ни дия аласыз?

– Әгәр кешенең исемен алыштырасы килә икән, бу дин тарафыннан рөхсәт ителә торган гамәл. Кыямәт көнне Аллаһ каршында җавап тотканда, аны исеме белән дәшеп китерерләр.

– Әгәр кеше исемен алыштырган икән, аның кайсы исеме белән чакырачаклар: беренчеме, әллә икенчеме?

Исемне алыштырганда, шулай ук мулла яки әтисе кушарга тиеш. Китапта, икенче исем белән чакырылыр, диелгән.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии