Сәдака кемгә тиеш яки ун сум да сәдака буламы?

Сәдака кемгә тиеш яки ун сум да сәдака буламы?

Сәдака бирүнең савап булуын барыбыз да аңлый. Әмма кайвакыт сәдаканы кемгә бирергә аптырыйсың. Бүген чын-чынлап мохтаҗ кешене табуы да кыен. Барыбызның да тамагы тук, өстенә кияргә бар сыман. Сәдаканы бирү һәм алуга кагылышлы кагыйдәләр бармы? «Туган авылым» мәчете имам хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән сүзебез шул хакта булыр.

– Нәрсә соң ул сәдака һәм аны ни өчен бирергә кирәк?

– Сәдака бирү – динебезнең аерылгысыз өлеше, бер гыйбадәте. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Яраткан әйберләрегездән сәдака бирмичә, савапка ирешмәячәксез», – дип әйтә. Кеше үзенең булганы белән бүлешергә өйрәнми торып, диннең мәгънәсен аңламый. Сәдака бирмәгән кешенең иманы зәгыйфь була.

Кеше акча биргәндә гадәттә алмашка нәрсәдер алырга ярата. Кибеттә акча биреп ризык, кием-салым ала. Ә сәдакага алмашка ул берни дә алмый. Иманлы кеше сәдаканы, Аллаһының рәхмәтенә ирешәм, дип, савап өчен бирә.

– Белүебезчә, сәдака берничә төрле була.

– Әйе, сәдака төрлечә була. Аның мәҗбүриләре бар: зәкят, гошер, фитр. Зәкят байларга гына тиеш. Әгәр дә 240 мең сум акчаң җыелып, тотылмыйча бер ел ятса, аннан зәкят бирелергә тиеш. Гошер сәдакасы җыелган уңыш күләменә карап билгеләнә. Рамазан ае тәмамланганда фитыр сәдакасы бирелә. Боларны бирмичә калырга ярамый.

Боларга өстәп, нәфел яки сөннәт сәдакалары була. Моны бирү мәҗбүри булмаса да, бирергә киңәш ителә. Бу сәдаканы бирүнең билгеле бер көне дә, вакыты да юк, ничек телисең, шулай бирәсең.

– Кешенең сәдакага мохтаҗлыгын ничек билгеләргә? Хәзер картларга пенсия түләнә, ятимнәр дә урамда тилмереп йөрми…

– Сәдака мохтаҗларныкы. Мохтаҗлар ике төрле була: мескеннәр һәм фәкыйрьләр. Мескен дигәне бу дөньяда бернәрсәсе булмаган кеше. Аның киеме дә, торыр урыны да, ашар ризыгы да юк. Икенчеләй әйтсәк, бомж була. Була фәкыйрь кеше. Аның торыр урыны бар, ләкин зәкят түләрлек акчасы юк, ягъни фәкыйрь. Берәр әйбер аласы булса, аңа авырлык килә, акчасы җитеп бетми, ул үзен кысып яши. Аларга сәдака бирү дөрес.

Билгеле, ятимнәрнең дә төрле тормышта яши торганнары була. Әтисез калган кеше дә ятим була. Ул гадәттә фәкыйрь була, кемнеңдер кулына карап яши. Ятимнәр дә, фәкыйрьләр дә язмыш тарафыннан кыерсытылган кешеләр. Сәдака биреп, аларның күңелләрен күтәрәсең, ислам диненә ихтирам уятасың.

Сәдака шулай ук юлда авыр хәлдә калган мосафирларга да тиеш. Алар үз илләрендә бай булырга да мөмкин, әмма юлда фәкыйрьлеккә төшеп, бер тиен акчасыз калганнар, өйләренә кайтырлык билет алырга да акчалары юк.

Кешенең мохтаҗлыгын ничек белергә, дисез. Гадәттә мохтаҗлык күренә ул. Чит кешенең ничек яшәгәнен белмәскә дә мөмкинсең. Шуңа да сәдаканы гадәттә белгән кешеләргә бирәсең. Әгәр дә кешенең кереп тора торган кереме булмаса, эшли алмаса, авыру, ятим булса, ул инде күп очракта мохтаҗ була. Мәсәлән, көн дә эшкә барып эшләсә дә, хезмәт хаклары түбән кешеләр дә мохтаҗ була. Бик аз гына пенсиягә яшәгән олылар да…

– Сәдакадан баш тартырга ярыймы?

Ярый. Кайвакыт олы кешегә, мохтаҗдыр, дип сәдака бирәсең, ул, минем тамагым тук, өстем бөтен, дип сәдаканы алудан баш тарта. Баш тарта икән, проблема юк. Безнең чиста күңелдән бирүебез мөһим, ә алучы кеше, артыкка китә, дип алмый икән, бу да дөрес.

Кемнәрдер биргән сәдаканы җыеп барып, мохтаҗрак кешегә яки мәчеткә тапшыра ала.

– Еш кына мулла-абыстайларның мәетне юган, дога укып озаткан өчен күп сәдака алуларыннан зарланалар. Бәлки, туендыручысын югалткан гаилә үзе үк сәдакага мохтаҗдыр. Бу очракта алардан сәдака алу дөрес буламы соң?

– Кеше вафат булганнан соң, әлбәттә, гаиләгә бик авыр. Кешене күмгәндә чыгымнар булмый кала алмый. Әмма бит монда мулла белән абыстай төп чыгым түгел. Төп чыгым – кабер казыту, машина өчен түләү. Кеше кабер казыган өчен 60 меңне күпсенми, ә муллага-абыстайга биргән бер меңне күпсенә. Билгеле, ислам әдәбе буенча мулла белән абыстай сәдаканы сорап алырга тиеш түгел. Тик мондый авыр хәлгә калмас өчен, кеше үлемгә үзе дә әзер булырга тиеш. Туганнар, якыннар белән дус булырга, тизрәк гаиләле булырга ашыгырга, балаларны иртәрәк табып үстерергә тырышырга кирәк. Мондый кешенең гаиләсенә хәсрәт килсә дә, бергә күтәрүе җиңелрәк була. Ә мулла белән абыстай кешенең бик авыр хәлдә булуын күрә икән, алар сәдака алудан баш тартырга тиешләр. Болай аларның дәрәҗәсе генә күтәрелә. Кеше үлгәч Коръән мәҗлесләре уздыру да бик чыгымлы. Монда мулла аңлатырга тиеш, диндә болар берсе дә мәҗбүри әйбер түгел, аны үткәрмәскә дә була, дисен.

– Бездә гүр сәдакасы дигән әйбер бар. Бу дөрес әйберме? Каян килгән сәдака ул тагын?

– Коръәндә гүр сәдакасына кагылышлы билгеле бер аять яки хәдис юк. Татарларда каян килеп чыккан, дисәк, ислам диненә кадәр, татарлар әле үз диннәрен тоткан заманнарда мәетне җирләгәч, кабере өстендә сарык чала торган булганнар. Ислам дине моны тыя. Ислам дине килгәннән соң, корбан чалуны сәдакага сарык бирү белән алыштырганнар. Шуңа да гүр сәдакасы бер сарык белән бирелгән. Тор-бара ул тавыкка, әтәчкә әверелгән. Кайбер җирдә аны ризыклата, мәсәлән, онлата биргәннәр. Хәзер инде ул акчалата бирелә. Мәрхүмнәр өчен сәдака ничек һәм ни күләмдә бирелсә дә, алар өчен әҗер-савап булып тора. Әгәр кешенең гүр сәдакасы бирергә мөмкинлеге юк икән, аны бирү мәҗбүри түгел.

– Сәдаканы ничек итеп бирергә һәм ничек итеп алырга? Сәдака биргән өчен рәхмәт әйтелергә тиешме?

– Беренчедән, ул ихластан, фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә бирелергә тиеш. Кайвакыт кеше сәдаканы бирә дә, соңыннан, рәхмәт тә әйтмәде, ди. Димәк, аның күңеле ихлас булмаган. Сәдаканы яшерен бирергә кирәк. Кемнән икәнен дә белдермичә бирү саваплы. Мәсәлән, картасына күчерергә, конвертка салып, кеше аша бирергә була. Ул алган кешегә сизелерлек файда китерергә тиеш. Аунап яткан, кирәксез әйберне сәдака итеп бирү ярамый. Сәдака хәләл малдан бирелсә генә савабы була. Биргән кеше алган кешене кимсетергә тиеш түгел. «Син, хәерче бет, сәдака бирмәсәм, ачтан үлә идең», – дигән кыяфәт белән бирергә ярамый. Ихтирам белән бирелсен. Алган вакытта рәхмәт белдереп алсаң күңелле. Дога кыла белсәң, дога кыласың. Доганы сәдака бирүче кеше алдында ук кылмасаң да була. Соңыннан, үзең генә кылсаң, ул әле риясызрак та.

– Биргән сәдакага дога кылу мәҗбүриме? Аны ничек кылырга?

– Сәдакага дога кылу мәҗбүри түгел. Шулай да алган кеше дога кылса, әдәплелек була. Пәйгамбәребез (с.в.г.) әйтә: «Сәдакага дога кылынмаса, ул җир белән күк арасында эленеп торыр», – ди. Ләкин дога кылынмаса да, аның савабы барыбер була. Сәдакага дога кылу күркәм әйбер. Сәдака биргән кешедән, берәр теләгең юкмы, дип сорап та алырга була, нәрсәгә дога кылыйм, дип. Гадәттә үз телеңдә бирүчегә иман байлыгы, гөнаһлары кичерелүне, малына бәрәкәт, саулык-сәламәтлек, ике дөнья бәхете, бөтен теләк-максатларының чынга ашуын телиләр.

Сәдаканы мәчеткә дә бирергә була. Мәчетне тәэмин итү ул хәтта мөселман кешенең вазыйфасы да бит. Мәчетнең дә чыгымнары бар, ул чыгымнарга дәүләт акча бирми.

– Мәчеткә сәдака биргән идем, хәзрәт азсынды, диючеләр дә бар. Аның азы-күбе юк бит.

– Мәчеткә сәдаканы күбрәк бирегез, дип әйтүчеләр дә очрыйдыр. Сәдаканы алай сорап алу килешеп бетми. Алай да кайчак кеше ун сум күтәреп килә. Кем белә, бәлки, ул бик-бик фәкыйрьдер. Әмма бик-бик фәкыйрь кеше мәчеткә машинада килми, өстенә яхшы кием кими, ябык була ул, чөнки аның туйганчы ашарлык мөмкинлеге булмый. Шуа күрә яхшы куртка кигән, машинада килеп туктаган тук чырайлы кешегә мәчет төбендә утырган бабайлар, хәзер инде ун сум гына бирмиләр, дип әйтеп куярга да мөмкин. Әйе, сәдаканың азы-күбе юк. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк, диләр. Әмма бу әйтем төрле катлам кешеләренә әйтелгән. Бик-бик фәкыйрь кеше сәдакага бер сум бирә икән, аның сәдакасы да бүләк, дип, аңа оят булмасынга, энә дә бүләк дип әйтелгән сүз ул. Ә бай кеше ун сум сала икән, бу инде аның өчен оят. Аңа менә бүләккә дөя бирү күркәм. Ун сум бирү бу кеше өчен саранлык була. Чөнки аның күбрәк бирергә мөмкинчелеге бар.

Кеше йөз сумының ун сумын бирә икән, ул уннан берен биргән була. Ә мең сумның ун сумын бирсә, йөздән берен генә бирә. Йөз сумнан ун сум биргән кешенең савабына ирешү өчен, аңа мең сумнан йөз сум бирергә кирәк. Сәдаканың билгеле күләме юк, диләр, әмма аның савабы кулыңда булган акчаңның ничә өлешен сәдака итеп биргәнгә карап бәяләнә.

Биргән вакытта чамалабрак бирергә кирәк. Кеше көлдерергә ярамый. Ун сумга нәрсә алып була хәзер, аңа ипи дә алып булмый. Берсенә бер муллага ун сум биргәннәр дә, тегесе аны кире кайтарып биргән. Миңа зарланып килделәр, мулла күпне өмет итте, дип. Мин моны шаяртуга борып: «Ун сумны бик фәкыйрь кеше генә бирә бит. Мулла сезне фәкыйрь дип уйлаган һәм, фәкыйрьләрдән сәдака алмыйм, дип, кире кайтарган, – дим. – Ул начар мулла түгел, киресенчә, яхшы мулла булган». Сәдака галочка өчен генә бирелә торган әйбер түгел, алучыга аның файдасы булырга тиеш.

– Сәдаканы үзеңнән башла, диләр… Ир кешенең өенә ризык алып кайтуы да сәдака дигәнне ишеткән бар.

Гаиләңне, әти-әниеңне тәэмин итү синең вазыйфа. Әмма шул вазыйфаңны үтәгән өчен сиңа сәдака савабы бирелә. Башка вакытта сиңа үзең эшләргә тиешле эшне эшләгәнгә берни дә булмый. Ә ислам динендә хәтта эшләргә тиеш эш өчен дә сиңа савап була. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.): «Хатыныңа ризык алып кайтып бирү дә сәдака», – дигән сүзе әнә шул мәгънәдә.

Чынлап та сәдаканы башта якын кешеләрдән бирә башларга кирәк. Туганнан туганнарга, башкаларга, мохтаҗ коллегаларга, мәсәлән. Каяндыр ятим, мохтаҗ кешене эзләп йөргәнче, үз туганнарың арасындагы фәкыйрьләргә бирү күркәмрәк. Туганнарга биреп, син бит әле туган хакын да хаклыйсың, сәдака савабын да аласың, күршеңә бирсәң дә шулай. Ә фәкыйрь әти-әнигә килгәндә, сәдака бирергә мөмкинлегең була торып, син аларны фәкыйрьлектә яшәтергә тиеш түгел, бу гөнаһ була. Аларны карау синең вазыйфаң.

– Сәдаканы чит дин кешесенә бирергә ярыймы?

– Ярый. Тик мөселманнарга бирү күркәмрәк тә, саваплырак та. Әмма мөселманнар арасында сәдакага мохтаҗ кеше булмаса, чит диндәге кешегә дә бирергә була. Шулай да ул гөнаһ кылып, эчеп, азып-тузып йөри торган кеше булмасын. Эчкән кешегә сәдака биреп, син аңа гөнаһ кылырга булышасың гына. Ә менә син белмәгән мөселман кешесе белән, син белмәгән чит дин кешесенә сәдака бирү соравы торса, әлбәттә, мөселманны сайларга тиешсең. Яки менә Казанда авыру балага операциягә акча җыялар, ди. Ә син, аңа бирмичә, Эфиопиядәге балаларны ашатып ятасың. Үз илеңдәге ятимнәрдән башларга кирәк.

– Урамда теләнеп йөрүче тап-таза ирләр бар. Аларга бирү дөресме?

– Әгәр дә соранып йөрүче кеше сау-сәламәт икән, аңа бирергә ярамый. Теләнеп йөргән исереккә дә сәдака бирү дөрес түгел. Чегәннәргә дә бирергә кирәкми. Чөнки теләнеп акча эшләү аларның яшәү рәвеше. Билгеле, урамда соранып торган авыру, аяксыз, гарип кешеләргә бирәсең инде.

Мондый бер хәдис бар: пәйгамбәребез (с.г.в.), сәдака сорап килсәләр, тавык башы биреп булса да, алардан котылыгыз, дигән. Сәдака теләнүчеләр, кайвакыт, бир инде, бир дип, теңкәне корыта. Аларга илле тиен, бер сум булса да бирергә кирәк. Чөнки араларында бик начар уйлылары була, син аңа сәдака бирергә тиеш булмасаң да, ул сиңа бәддога кылып калырга мөмкин. Шуның начарлыгыннан саклану өчен, бик аз гына бирергә кирәк.

Әңгәмәдәш Лилия ГӘРӘЕВА

Комментарии