- 27.02.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №2 (февраль)
- Рубрика: Иманга юл
Беренче төшем: Миңнеханов Рөстәм Нургали улы мине күреп алды да, якамның арт ягыннан учлап тотып: «Әйдә әле, кил әле, бу ике эшеңне ни өчен эшләп бетермәдең? Тегесе дә тора икән бит әле», – диеп, шелтәләп атты. Шунда ук ерак түгел Рәис Нургали улын күрдем. Янына барып: «Мине остазым дип әйтә үзе, эшләгән эшләремне күрмиме, кушылган эшләр эшләнгән ич!» – дип, зарымны белдердем.
«Борчылма, ага, белеп бетермәгән ул, эшләреңнең барысы да уңышлы икәнен беләм, барысы да күз алдында», – диеп, Рәис Нургали улы мине тынычландырды. Төштә түрәләрне күрү яхшыга гына дип юрадым!
Икенче төшем. ...Әнине җирләдек. Эш урынында чардуган ясатып, әниемнең кабере өстенә җайлап куйган көнне төш керә: әти (күптән вафат) матур булып кызарып пешкән түгәрәк ипиләрне зур алъяпкычына тутырып алып килеп, минем алга бушатты да: «Болар бары да сиңа улым», – дип, үз юлы белән китеп барды. Әтинең рәхмәте булды бит бу!..
Өченче төш. Бер туганым төшен сөйли: «Күп итеп кабартма пешереп, поднос тутырып, авылга – өйгә алып кайтам икән. Зират турына җиткәч, күрәм, койма аша бик күп куллар сузылган – миннән ашарга сорыйлар. Бардым, барына да җитте, берсен әтигә диеп калдырдым. Әти алмады, шул тирәдә кулын сузып торган әбигә бирдем. «Аларның тамагы тук, гел ашатып торалар аларны», – диеп, әби алган ризыгына куанып, әйтеп куйды».
Бу – чынбарлык кебек төш бит! Зиратта җирләнгән барча әрвахлар да бездән дога өмет итеп яталар ич!
Җәмәгать, догада булыйк әле! Зират яныннан үткәндә, унберәр мәртәбә «Колъһүаллаһ», «Ихлас» догаларын укып, зираттагы барча-барча әрвахларга багышласаң – барып ирешәчәк. Догаларың барып ирешсә, тәмле итеп пешергән кабартмаларыңны үзләренә алмыйча, дога өмет итеп яткан әрвахларга илтеп бирә алар.
Дога кылуның бер тәртибен искә алыйк әле. Ике күзебез бар – яхшыны да, начар-харәм әйберләрне дә күрә. Ике колагыбыз бар – яхшы сүзләрне дә, начар, бик яман сүзләрне дә ишетә. Авызыбыз бар, авызда телебез бар: яхшы – тәмле сүзләр дә, начар, бик начар сүзләр, яла ягулар, үзеңне ахыргы чиккә җиткерә алган сүзләр дә чыга. Ике кулыбызны күкрәк турына куеп, догалар укып, догалы учларыбыз белән йөзебезне – башыбызны, тәнебезне сыпыру ул – калебебезне гөнаһлардан арындыру – сафландыру.
Җәмәгать, догада булыйк әле! Догада булсак – Раббым Аллаһ рәхмәтеннән ташламас.
Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,
Саба районы, Байлар Сабасы
Комментарии