- 27.02.2025
- Автор: Фәүзия БӘЙРӘМОВА
- Выпуск: 2025, №2 (февраль)
- Рубрика: Иманга юл
Кадымавыл зиратында бер мулланың кабер ташы барлыгын ишетеп белә идек, әмма җәй көне куе чытырманлыклар арасыннан без аны эзләп таба алмадык. Ул ташның тәгаен кайдалыгын белешеп ачыклагач, ирем Хөсәен Аймалетдин белән тагын Кадымавыл зиратына киттек. Капканы кергәч тә уң кул якта булып чыкты ул таш, чардуганы да, утырткан агачы да юк, шуңа күрә бик ачык күренә. Озынлыгы метр тирәсе бу дүрткырлы ташның түбәсе яссыланып килгән, өстендә түгәрәк таш та булган, ул ярылган, яртысы гына калган. Ташның өч ягы да язулы, анда гарәп хәрефләре белән: «мулла Минһаҗетдин мулла Мәһди улы, 75 яшендә, 53 ел имамлык итеп 1914нче елның 5нче февралендә вафат» дип язылган, догалар да бар. Әйе, бу узган гасырларда Кадымавылда мулла булган Минһаҗетдин хәзрәтнең кабере иде... Таш янында догаларыбызны кылдык, Кадымавылда ике гасыр буе имамлык иткән Минһаҗетдин хәзрәт нәселенә дә, биредә бездән дога өмет итеп яткан башка әрвахлар рухына да тынычлык теләдек, яткан җирләре нур эчендә булсын!
Кем ул Минһаҗетдин хәзрәт, хәзер шул сорауга да җавап бирик. Тарихтан билгеле булганча, Кадымавылда инде 1790нчы елда ук агач мәчет була, аның имамы итеп 1812нче елда 20 яшьлек Мәһди Мянюров сайлана, ул указлы мулла була. Менә шушы Мәһди хәзрәттән имамнар нәселе башлана да инде. Без югарыда телгә алган Минһаҗетдин хәзрәт шушы Мәһдинең улы. Ул 1839нчы елда туа. 1861нче елдан башлап, ягъни, 22 яшендә Кадымавылда мулла була, кабер ташында язылганча, 53 ел имамлык итә. Минһаҗетдин хәзрәт мулла булып торганда, авылда мәктәп-мәдрәсә ачыла, анда кырык малай укый.
Минһаҗетдин хәзрәтнең улы Зәйнелбәшәр 1859нчы елда туа, әтисе исән вакытта ук ул авылда дин эшләрен үз кулына ала. Аның тырышлыгы белән, 1904нче елда Кадымавылда иске мәчет яңартыла, яңа мәктәп-мәдрәсә төзелә. Әмма Зәйнелбәшәр хәзрәтнең язмышы бик авыр елларга туры килә, дингә каршы көрәш игълан ителә, совет хөкүмәте мәчет-мәдрәсәләрне тартып ала, муллаларны төрмәләргә яба, юк итә. Шушыларга карамастан, Зәйнелбәшәр хәзрәт 1937нче елга кадәр дин өчен, мәчет-мәдрәсәләре өчен көрәшә, 1927нче елда хәтта яңа дини оешма да төзеп карый. Әмма совет власте өчен ул мулла нәселе, ышанычсыз кеше исәпләнә. Башта аны бөтен хокукларыннан мәхрүм итәләр, аннан инде үзен дә кулга алалар. Бу хәл 1937нче елның 27нче октябрендә була. Шул ук елның 19нчы ноябрендә 79 яшьлек Зәйнелбәшәр Минһаҗетдиновны атып үтерергә хөкем итәләр, 26нчы ноябрьдә атып та үтерәләр... Кабере билгесез, халыкның әйтүенчә, Түбән Новгород шәһәрендә, Бугровский кладбище дип аталган төрмә каберлегендә булырга мөмкин...
Әйе, Кадымавыл зиратында Зәйнелбәшәр хәзрәтнең кабере юк. Аның каравы без биредә аның балаларының каберләрен эзләп таптык. Бабалары Минһаҗетдин хәзрәт кабереннән ерак түгел, аның оныклары – Бәшәров Абдрахман Бәшәр улы (1894-1943) һәм Низамова Мәрьям Зәйнелбәшәр кызы (1897-1982) җирләнгән. Ягъни, мулла нәселе, дога көтеп, бер тирәдә ята...
Зәйнелбәшәр хәзрәтне атып үтерү белән, мәчетне дә тартып алалар, анда изба-читальный һәм мәктәп ясыйлар, бу хәл 1938нче елның 8нче апрелендә була. Беркетмәләрдән күренгәнчә, җыелыштагы халык мәчет ябуны сөенеп, алкышлап каршы ала. Ә инде 1949-1950нче елларда шундый ук юл белән Кадымавылдагы колхозны да бетерәләр, авылны максатчан тарата башлыйлар. Бу хәлләрдән соң Кадымавыл бетүгә йөз тота һәм ташландык хәлгә килә... Әйтерсең лә авыл ташландык мәчет һәм атылган мулланың язмышын кабатлый...
Әмма зур тарихы булган, табигатьнең искиткеч матур урынына урнашкан бу татар авылын карап торып бетерү зур гаделсезлек булыр иде. Һәм милләтебезнең игелекле кешеләре Кадымавылны яңадан торгызу максаты куйдылар, эшне юллар төзүдән башладылар, иске мәчет урынында яңа мәчет салу да планда бар. Быел буш авыл уртасындагы Хәтер мемориалында исә Кадымавылның беренче имамнарына истәлек тактасы куелды, анда Мәһди, Минһаҗетдин, Зәйнелбәшәр хәзрәтләренең исемнәре уеп язылган иде:
«ИҢ АВЫР ЕЛЛАРДА ДА ИСЛАМ ДИНЕН САКЛАП КАЛГАННАРЫ ҺӘМ ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ МИЛЛИ МӘДӘНИЯТЕН ҮСТЕРГӘННӘРЕ ӨЧЕН
КАДЫМАВЫЛНЫҢ БЕРЕНЧЕ ИМАМНАРЫН
РӘХМӘТ БЕЛӘН ИСКӘ АЛАБЫЗ!
МӘҺДИ МЯНЮРОВ, 1792 елда туган, 1812 елдан Кадомкада указлы мулла;
МИНАҖЕТДИН МӘҺДИЕВ, 1862 елдан указлы мулла;
ЗӘЙНЕЛБӘШӘР МИНАҖЕТДИНОВ, 1859-1937 еллар, указлы мулла, репрессия корбаны. 1937 елның 26 ноябрендә атып үтерелә.
РУХЛАРЫ ШАТ БУЛСЫН!»
Минһаҗетдин хәзрәтнең кабер ташындагы текстны тулысынча китерәсем килә. Алгы ягында (уйма язулы): әл-хөкме Лилләһи Тәгалә мулла Минһаҗеддин мулла Мәһди угылы 53 сәнә имамәтчелек кыйлып 75 яшендә сарайи ахирәтә рихләт әйләде. Рәхимәһә Аллаһу Тәгалә рәхмәтән васыйгатән.
Уң ягында (уйма язулы): 1332 сәнәи һиҗрия рабигыль-әүвәл 22
1914 сәнәи румия февраль 5ендә вафат.
Сул ягында (уйма язулы): нәүвәрә Аллаһу мәркадиһи вә җәгалә-л-җәннәти вә бәшәриһи(?) бил-җәннәти вәл-хури.
Тәрҗемәсе: Әл-хөкме Лилләһи Тәгалә – Аллаһы Тәгаләнең хөкеме; сәнә – ел; сарайи ахирәтә рихләт әйләде – ахирәт сараена күчте; сәнәи һиҗрия – һиҗри ел; сәнәи румия – милади ел; нәүвәрә Аллаһу мәркадиһи – Аллаһы каберен нурласын; вә җәгаләл-җәннәти-җәннәт насыйп итсен; вә бәшәриһи бил-җәннәти вәл-хури – җәннәт хурлары белән куандырсын.
Кабер ташын тулысынча укып, тәрҗемә иткәне өчен Казаннан галим, археограф Раиф Мәрдановка зур рәхмәтләребезне әйтәбез!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА-АЙМАЛ,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
Кадымавыл, Түбән Новгород өлкәсе
Комментарии