«Акчага кан тапшыру – гөнаһ. Сәдака итеп бир»

«Акчага кан тапшыру – гөнаһ. Сәдака итеп бир»

Беркөнне подъезд ишегенә эленгән белдерүгә күзем төште. «Чәч сатып алабыз. Кыйммәт» дип язылган кәгазьне кулыма алып, фатирга атладым. Соңрак интернетка кереп, кызыксынып караган идем, чәч сатып баеп була икән, җәмәгать! 50 сантиметр толым өчен 20 меңгә кадәр акча бирәләр, ә бер метр толымын жәлләмәгәннәргә 150 мең сум тәкъдим итәләр. Мондый белдерүләр бар икән, димәк сатучысы да табыла... Ә Ислам дине буенча чәч сату тыелган гамәлме? Гомумән, динебез әгъзалар сату, кан бирү күренешен хуплыймы? Күп кенә дини китаплар авторы, вәгазь остасы һәм сәхифәбезнең даими кунагына әверелгән Зөфәр хәзрәт Тәхавиев белән шул хакта сөйләштек.

– Зөфәр хәзрәт, Исламда кеше әгъзаларын күчереп утырту рөхсәт ителәме?

– Кеше күбрәк булган саен, фикерләр дә төрле. Бу очракта каршылыклы фикерләр икеләтә күп. Кайбер галимнәр «ярамый» дисә дә, шәригатебез кеше әгъзаларын күчереп утыртуны рөхсәт итә. Әмма әлеге гамәлнең шәригать кануннарына туры китерелеп башкарылуы шарт. Органын бирергә теләгән кеше үз акылында булырга, бу адымга үз теләге белән барырга һәм үзенең сәламәтлегенә зыян китермәскә тиеш.

– «Бәкара» сүрәсендә: «Әгәр бер кеше белә торып икенче берәүне үтерсә, бөтен кешелек дөньясын харап иткән кебек була. Ә инде кеше икенче бер бәндәне дәваласа, аның гомерен саклап калса, бөтен адәм балаларын терелткән кебек була», – диелгән. Бу үз әгъзаңны башка кешегә бирергә ярый дигәнне аңлата түгелме?

– Юк, бу очракта сүз үз органыңны биреп, кемнедер терелтү турында бармый. Кешегә терәк булып, аны ялгыш адымнан сакласа, яки үтерүче кулыннан коткарып кала алса, бу кеше бөтен адәм баласын терелткән кебек булыр.

– Трансплантация (органнарны күчереп утырту) мәсьәләсендә кешенең дине мөһимме? Әйтик, мөселман кешесенә христиан динендәге кешенең органын күчерү рөхсәт ителәме?

– Галимнәр фикеренчә, органны күчергәндә кешенең кем һәм кайдан булуы, нинди милләттән, нинди диндә булуы мөһим түгел, әмма кайберәүләр минем кебек үк бу фикер белән килешеп бетми. Коръәндә: «Һәр кеше мөселман булып яратыла», – диелсә дә, чын мөселманның органы бары тик чын мөселманга гына тиешле. Мин шулай дөрес димим, әмма мохтаҗның мөселман булуы хәерле. Гомумән, бу мәсьәләне медицина галимнәре яхшырак хәл итәчәк.

– Кемдер авыр хәлдә калган һәм аңа тиз арада акча табарга кирәк, ди. Андый очракта ул үзенең органын сатып җибәрә аламы?

– Юк. Үз органнарыңны сату – зур гөнаһ. Органны кемгәдер сәдака итеп бирергә мөмкин, ләкин акчага сату тыелган. Бу очракта да аның шарты бар әле: синең тәнеңнән алынган орган үзеңә зарар китерергә тиеш түгел. Мисал китерик. Башка берәүгә үзеңнең йөрәгеңне бирәсең, ди. Кеше йөрәктән башка яши алмый, димәк, үлә. Башка кешене исән калдырам дип, үзең үлү – ахмаклык. Бу – үз-үзеңне үтерү. Ә бу – хәрам. Бер бармагыңны икенче кешегә бирсәң – бер хәл. Бер бармаксыз яшәргә мөмкин, әмма бу шулай ук зур кыенлык тудырачак. Бер күзеңне бүтән кешегә бүләк ит. Икенчесе бар, ничек тә яшәрсең, әмма алай да кыен булачак. Ислам дине – кешенең мәнфәгатен кайгырта торган дин. Адәм заты үзенә зыян салырга да, кемдер тарафыннан зыян алырга да тиеш түгел. Үзеңә кыен булмаган очракта гына органыңны кемгәдер бирергә мөмкин. Каш ясыйм дип, күз чыгарырга ярамый. Адәм заты Аллаһы Тарафыннан бар ителгән. Безнең бөтен органыбыз да үз урынында һәм үз эшен башкара.

Акча өчен органны сату – гөнаһ. Трансплантация мәсьәләсендә бик сак булырга кирәк. Гөнаһны кешедән яшереп була. Аны мәет тә сизмәскә, аның туганнары да белеп бетермәскә мөмкин. Ләкин берәү дә Аллаһы Тәгаләдән качып котыла алмый.

– Русиядә чәч, кан, күкәйлек һәм мәнине сатып, акча эшләргә мөмкин. Бу рөхсәт ителгән. Кайберәүләр шушы юллар белән акча эшли дә. Бу дөресме?

– Каныңны бушка бирә аласың, тик акчага түгел. Нигә дип сорарсыз, чөнки ул безнеке түгел. Аллаһы Тәгаләнеке. Ул кешене күркәм сыйфатлы итеп яратты. Шуңа күрә кешенең организмына кимчелек ясалырга тиеш түгел. Кеше үлеменнән соң, аны ачып актарырга да рөхсәт ителми. Җинаять эше, ниндидер экспертизалар булганда гына рөхсәт – монысы икенче мәсьәлә. Ә чәч, күкәйлек, мәнине гомумән башка кешегә бирергә ярамый. Чәч толымы – хатын-кызның бизәге. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) хатыннарының толымы озын булган. Безнең әбиләребезнең толымнары озын булган. Кызганыч, бүген без акчага табынабыз. Акча авыруы белән авырыйбыз. Кеше органнарын саталар – монысы һич сер түгел. Органнарны сату – гөнаһ, чөнки тән минеке түгел. Ул Аллаһныкы, миңа аманәт буларак бирелгән. Мин аның өчен Аллаһ каршында җавап бирәм. Кешенең тәнен бозарга ярамый. Хәтта ул кеше үлгән булса да.

– Кеше үз үлеменнән соң, органнарын васыять итеп калдыра аламы? Калдырган очракта, гөнаһы бармы?

– Васыять итеп калдыра ала. Үз акылында чакта үз теле белән шундый сүзләр әйткән яки язган булса, сәдака итеп кемгәдер бирергә мөмкин. Органнары мөселман кешесенә бирелсә, тагын да әйбәт. Аллаһы ниятенә күрә әҗер-савабын да яза. Мәет үзенең әлеге васыятен язарга оныткан, ди. Мәрхүмнең туганнары бергә җыелышып: «Ул исән чакта: «Эчке органнарымны мохтаҗ кешегә бирегез», – дип әйтә иде. Без каршы түгел», – дисәләр, аның органнары башка кешегә күчереп утыртыла. Әгәр шул туганнар арасыннан берәү генә булса да: «Юк, мин риза түгел», – ди икән, аның фикере беренче урынга чыгачак.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии