Сакалбайлар ничек байый?!

Бүгенге көндә күпчелек очракларда муллаларга мөрәҗәгать итәбез. Бу адәмнәргә чын күңелдән ышанабыз. Еш кына кешеләр, бигрәк тә авыл җирләрендә, кесәсеннән бер илле сум арттымы – муллага төртеп куя. «Дога багышларсың әле». Аннан тыныч күңел белән китеп барып үзенчә бер юаныч таба. Ә биргән сәдакага догалар һәрвакыт кылынамы?!

дип аталган исем, бүгенгесе көндә һөнәргә әйләнеп бара. Үлем-китем булдымы, Коръән багышлаумы – беренче булып эш аларга төшә. Туган авылымдагы, бездә һәрдаим дога кылып, мәҗлесләребез түрендә утырган муллага тел-теш тидерә алмыйм. Кечкенәдән үк, догалар серен белде, балачакта өшкерсә – сихәт ала идек. Андыйлар хәзер бармак белән генә санарлык. Йөрәге белән Аллага якын булган, бар эчкерсез күңелен Ходайга багышлап йөрүчеләр сирәк. Муллалар арасында хәтта үзләренә реклама бирүчеләр дә бар. «Сүгенүдән дәвалыйм», «Күңел төшенкелегеннән кайтарам», «Эчкечелектән дәвалыйм» һ.б.. Кашпировский бер читтә торсын! Күпчелекләренең төп «сере» сәдакага кайтып кала. Хәтта ачыктан-ачык сораудан да баш тартмыйлар. Дустымның әтисе үлгәч, мулла чакыртып дога багышлатырга уйлыйлар. Дога кылыр алдыннан ук кулын суза икән. « бирегез, якыныгыз рухына күпме кызганыч түгел, шуның хәтле бирегез». Аннан икенче кулын куеп: «Мәчет өлешенә бирегез». Әлбәттә, мондый чакта бер тиенеңне дә кызганмыйсың. Тик болай сорау шиккә кайтып кала. Муллалар мәҗлескә дога кылыр өчен йөриме, әллә?!

P.S. Бер мулла бабайның әйткән сүзләре яхшы хәтердә: «Дога укырга чакырганда бик теләп барам, җаным сафлана, тынычлык алам. Сәдакага артык исем китми, бирсәләр, бала-чагасына өләшәм, яисә мәчеткә кертәм». Бүгенге көндә чын муллалар сафы сирәгәя бара. Барысы да шул Сакалбайларның баюына кайтып кала.

Алсу Нургатина,

КФУ студенты.

Сакалбайлар ничек байый?! , 3.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии