- 26.11.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №46 (23 ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Кем генәбалачакта йөзен төнге күккә төбәп, йолдызларның күплегенә һәм төрлелегенә гаҗәпләнми икән?! Шул йолдызларга карап, хыялларын эшкә җигеп, күккә ашып, йолдызлар арасында сәяхәт кылмыйча калган яшүсмер юктыр, мөгаен. Мәктәп укучылары чыгарылыш елында, ягъни 11 сыйныфта йолдызларның аз гына булса да серләрен ача торган астрономия фәне белән таныша.
Астрономия ике грек сүзеннән төзелгән: астрон – йолдыз һәм номос – канун. Димәк, астрономия фәне йолдызлар, гомумән, күк җисемнәре арасында булган бәйлелекне, галәм кануннарын өйрәнүче фән була. Галимнәр телендә әйтсәк, астрономия күк җисемнәренең хәрәкәтен, аларның табигатен, яралтылышларын һәм үсешләрен өйрәнә.
Инде астрономия дәреслегенә күз салыйк. Е.П.Левитан авторлыгында «Просвещение» нәшриятында 2004 елда басылган китапның 5нче битендә: «Күк җисемнәре даими рәвештә хәрәкәт итә, үзгәрә һәм үсә» диелгән. Бу турыда Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай ди:
«Сезнең файдагызга төнне һәм көнне, Кояшны, Айны һәм йолдызларны яралтты, алар Аллаһы әмере белән хәрәкәт итәләр. Бу эштә фикер йөртә белүчеләр өчен тирән сабаклар бар.»(16:12) Бу аятьтән аңлашыла ки, Аллаһы Тәгалә күк җисемнәренә бер канунга буйсынырга әмер биргән, һәм Ул фикер йөртә белгән гыйлемле кешеләргә шул кануннарны ачып өйрәнергә куша. Астрономия фәне нәкъ менә шул кануннарны ачу максатын тота да инде. Тагын бер-ике аятьне карыйк. «Төгәл тәртип белән үз юлларында даими хәрәкәт итүче Кояшны һәм Айны файдалы кылды. Төнне һәм көнне сезгә уңайлы итте.»(14:33) Аллаһы төнне һәм көнне, Кояш белән Айны барлыкка китерде. Алар күк гөмбәзендә йөзеп йөрергә тәртип ителде.»(21:33) Бу ике аятьтә дә, Аллаһы Тәгалә безгә Кояш белән Айның тәртип белән үз юлларында (орбиталарында) хәрәкәт итүләре хакында хәбәр бирә.
Без беләбез, бары тик 1540 елда гына астроном Николай Коперник күк җисемнәренең хәрәкәт иткәннәрен, җирнең кояш тирәли әйләнгәнен ача, әмма аның ачышы дөнья җәмәгатьчелегендә хуплау тапмый. Киресенчә, аның эшен дәвам иттергәне өчен Джордано Бруноны 1600 елда чиркәү әһелләре яндырып үтерә. Хәтта 1633 елда Галилео Галилейне чиркәү әһелләре хөкемгә тартып, үзенең «җир кояш тирәли хәрәкәт итә» дигән фикереннән баш тартырга мәҗбүр итәләр.
Безгә гомер буе «Ислам фәнгә каршы килә» дип ялган сөйләделәр. Чынлыкта исә – киресенчә. 1400 ел элек иңдерелгән Коръән кешеләрне белем алырга чакыра, күк җисемнәренең хәрәкәт итүләре хакында хәбәр бирә. Ә чиркәү әһелләре 400 ел элек кенә шул кануннарны ачарга омтылучы галимнәрне тереләй яндыра иде.
Дәреслекнең шул ук 5нче битендә: «Планеталар, йолдызлар һәм галактикаларның үз тарихлары бар, аларның кайберләре миллиард еллар белән исәпләнә» диелә. Ә Аллаһы Тәгалә бу күренешне болай бәян итә: «Аллаһы алты көн эчендә күкләрне һәм Җирне яралтты. Аннан соң Гарешкә Үзенең хакимлеген урнаштырды. Ул, төнне көн белән каплап, аларны даими алыштырып тора. Кояшны, Айны һәм йолдызларны Үз боерыгына буйсындырып яралтучы Аллаһыдыр…»(7:54)
Бу аятьтәге «алты көн» гыйбарәсен дөрес аңларга кирәк. Чөнки әлеге «алты көн» безнең көннәр белән хисап ителми. Вакыт – чагыштырма төшенчә. Моны дөрес аңлар өчен башта «вакыт» сүзенә билгеләмә бирик.Вакыт ул – хәрәкәт. Димәк, вакыт белән янәшә хәрәкәт итә алсак, безнең өчен вакыт туктар иде. Тирәнрәк аңлар өчен мисал китерик. Әйтик, ике йөк машинасы бер юнәлештә һәм бер үк тизлек белән янәшә барсалар, алар бер-берсенә карата туктап калган кебек булалар һәм бер машинаның йөген икенче машинага, туктап торган машинага йөк төягән кебек күчерергә мөмкин. Нәкъ шушы мисалдагы кебек, вакыт белән янәшә барырга була. Моның өчен безгә яктылык тизлеге белән, ягъни 300000 км/сек. тизлек белән хәрәкәт итәргә кирәк. Вакытның чагыштырмача булуы хакында Аллаһы Тәгалә: «Фәрештәләр дә, Рух та Аллаһы билгеләгән урынга, илле мең елга тигез бер көндә менәрләр.»(70:4) Димәк, Аллаһы Тәгаләнең «алты көн» диюе, безнең Җир хисабы белән 300000 ел дигәнне аңлата.
Янә дәреслектәге бер җөмләгә игътибар итик: «Планеталарның кояштан төшкән яктылыктан ялтыраганнарын сез беләсез. Алардан аермалы буларак, кояш – үзе яктылык бирүче күк җисеме.» Коръәндә дә шушы мәгънәгә ия булган аять бар: «Аллаһы күктә йолдызлар хасил итте һәм аларга урыннар билгеләде, анда яктыртучы Кояшны һәм ялтыраучы Айны барлыкка китерде.»(25:61)
Дәреслекнең 11нче битендә: «Борынгы заманнарда кешеләр ерак сәфәрләрдә төнлә йолдызларга карап, көндез кояшка карап сәяхәт иткәннәр» диелә. Коръән дә бу хакта хәбәр бар: «Юлларда адашмый йөрергә төрле галәмәтләр һәм йолдызлар хасил кылдык.»(16:16)
Күргәнегезчә, Коръән аятьләре аша Аллаһы Тәгалә кешене белем алырга чакыра. Галимнәр кайсы гына фән өлкәсендә ачышлар ясамасын һәм бу ачыш күпләргә фантастик яңалык булып тоелса да, алар хакында моннан 1400 ел элек иңдерелгән Коръәндә мәгълүмат бар. Шулай булгач, без тирән белем алырга уйлыйбыз икән, дәрестә алган белемне Коръән аятьләре белән даими рәвештә ныгытырга, Ислам дине белән фәнне бергә үреп фикерләргә һәм яшәргә өйрәнергә тиешбез. Чөнки Аллаһы безне Коръәннең башыннан алып ахырына чаклы белем тупларга, фикер йөртергә, акылны эшләтергә чакыра. Шул белемне алырга юнәлеш, этәргеч биреп, төрле фәннәргә бәйле мәгълуматләр ирештерә.
Рәсим ХӘБИБУЛЛА.
Коръән йолдызлар хакында ,
Комментарии