«Бирегә башымны түбән иеп киләм»

«Бирегә башымны түбән иеп киләм»

Игелеклелек динебезнең нигезе. Әлбәттә ул мәрхәмәтлелек, ярдәм итү, кеше хәленә керү, сәдака һәм башка шундый изге эшләр. Без башкалабызның Петров паркында әнә шундый изге эшнең шаһиты булдык.

Казанның Киров районында урнашкан әлеге парк ял итү өчен генә түгел, тамак ялгау өчен дә менә дигән урын хәзер. Ник дигәндә, һәр атнаның пәнҗешәмбесендә көндезге 11 сәгать 30 минутта биредә бушлай кайнар ризык белән сыйлану мөмкинлеге тудырылган.

Авыр хәлдә калган халыкны кайнар ризык белән тәэмин итүне «Игелекле фудтрак» күчмә хәйрия ашханәсе оештыра. Ул Татарстан башкаласы буйлап 2017нче елның 28нче ноябреннән бирле йөри. «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды тарафыннан ачылган һәм Казан Мэриясе ярдәме белән оештырылган ашханәгә сукбайлар, билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләр генә түгел, пенсионерлар да, документларын югалтканнар да, пассажир поездына соңга калганнар да, студентлар да килә.

Петров паркының кызыл капкалары янына якынлашканда, ак микроавтобус казанлыларга ризык өләшә башлаган иде инде. Ләкин әле ризыктан авыз итәргә теләүчеләр саны бармак белән генә санарлык – ике кеше. Көннең салкын булуын истә тотсак, бүген килүчеләр саны аз булыр әле, дип уйлап куйдым. Хәер, ашап җылынырга теләүчеләр күбрәктер. Уемны укыгандай, фудтрак янына тагын берәү килеп өстәлде. Борынга тәмле карабодай һәм пешкән кәбестә исе килеп бәрелде. Димәк, бүгенге мохтаҗларны кәбестә ашы, карабодай боткасы, ипи һәм кайнар чәй белән сыйлаячаклар.

«Игелекле фудтрак» проекты «Зәкәт» хәйрия фонды һәм башка фондлар белән берлектә тормышка ашырыла. Проектның инициаторы – Казан шәһәре Думасы депутаты Рөстәм Рамазанов, ә проектның генераль партнеры – фудтрак һәм экологик савыт-саба сатып алуны тәэмин иткән «АрСтрой» компаниясе. Интернет мәгълүматларына караганда, яхшы фудтракның чыгымнары бер миллионнан алып ике миллион сум арасында тирбәлә.

Казанда барлыгы өч «Игелекле фудтрак» пункты бар. Аларның берсе Борһан Шаһиди урамындагы скверда урнашкан. Кайнар ризык алып килүче машина дүшәмбе көнне 13.30да, чәршәмбе көнне 10.30да, пәнҗешәмбе көннәрендә – 14.00дә, җомга көннәрендә – 9.30 да һәм шимбә көнне 14.00 сәгатьтә биредә туктала. Ә сишәмбе көнне 14.30да фудтрак ветераннар йортына килә.

Өч ноктаның һәркайсында көненә 60ка якын порция – аш, ботка, ипи һәм эчемлек өләшәләр. Теләгән очракта, үзең белән савыт-саба алып килергә һәм азыкны тутыртып алырга мөмкин.

Бүген дә бирегә үз савыт-сабаларын күтәреп килүчеләр күренде. Урамда салкын, бер кашык ботка капканчы, тәлинкәдәгесе суынып бетә, шуңа күрә өйгә кайтып ашавың хәерле, ди алар. Монда килгәннәрнең күбесе пенсионерлар. Микроавтобус янына урнаштырылган автобус тирәсендә ашамыйча, парктагы утыргычка барып боткадан авыз итүче Мәдинә апа да (әңгәмәдәшем соравы буенча исеме үзгәртелде – Авт.) шулар рәтеннән.

– Мин бирегә өченче тапкыр киләм инде. Тәмле ашаталар. Сыйфатлы ризыктан пешерәләр монда, – дип сөйләп китте ул. Мәдинә апаның читкә карап сөйләшүеннән аның оялганлыгы һәм кыенсынганлыгы сизелә иде. – Мин башымны түбән иеп киләм инде монда. Юкса фатирым да, ашарга ризыгым да бар. Ләкин әз булса да акчам янга калыр дип тырышам. Суына да, газына да түләргә кирәк бит. «Кара көнгә» дә салып барасы. Ә ул пенсиянең ничә тиененә азык-төлек сатып алыйм да, ничә тиенен даруларга тотыйм, тагын ничәсен газ белән утка түлим ди?

Балаларыгыз юкмы дигән сорауга ул, озак җавап бирә алмыйча торды. «Бар… иде. Ноябрьдә улымның үлгәненә ике ел була», диде.

Калган сыйланучыларның хәле алай мөшкел түгел иде. Тиз-тиз генә боткаларын сыпырттылар да, тиз-тиз атлап, кайту ягына кузгалдылар. Кеше алай ук күп түгел. Әллә монда бушлай азык таратканнарын белмиләрме, әллә хәйрия проекты җитәкчеләре дөрес урын сайламаганнармы? Әлеге сорау белән ризыкны тәлинкәләргә бүлеп торучы кызга мөрәҗәгать иттек.

– Һава торышына карап киләләр инде. Бүген иртән яңгыр коеп яуды. Әле дә төтәп тора. Бу тирәдә сукбайлар юк диярлек. Шуңа күрә безнең азыктан авыз итүчеләрнең күбесе – өлкән яшьтәгеләр. Аларның йортлары бар, җылы йорттан чыгасы килә торган көн түгел, – диде ул, көлеп. – Аңа да карамастан, узган ике атнада бирегә якынча 20-30 кеше килде. Әле яңа пункт булгач та, кеше белеп бетерми. Берәр айдан, чиратлар күбәер. Студентлар да килгәләде, паркка саф һава суларга чыкканнарны да сыйладык. Һәр кешегә дә ярдәмебез тия, һәркем өчен дә ишекләребез ачык. Аннары, аларның барысы да ашарга кирәк дип кенә килми бит. Кемдер кан басымын үлчәтә, кемдер юристка сорауларын бирә.

Узган елны проект кысаларында, мохтаҗларга ярдәм йөзеннән җылы азык кына бирелеп калмады, медицина хезмәткәрләренең дә, юристның да ярдәме тиде.

«Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Марат Исмәгыйлев «Вечерняя Казань» газетасына биргән интервьюсында «Проект эшләү дәверендә 15 меңнән артык кайнар аш таратылды. Кәбестә ашы, карабодай боткасыннан һәм чәйдән тыш, килгән кешеләргә гигиена чаралары – сабын, теш чистарткычы, дымлы салфеткалар да бирелде. Шулай ук кан басымын бушлай үлчәргә һәм шунда ук икенче ак микроавтобуста юрист консультациясен алырга мөмкин», дип сөйләгән иде. Узган елны «Игелекле фудтрак»ка өстәлгән медицина һәм юрист ярдәме быел да юкка чыкмаган. Димәк, моңа ихтыяҗ бар. Мохтаҗлар кан басымын үлчәтүдән тыш, үпкәләрен тыңлата, суык тиюдән ничек сакланырга дигән киңәшләр дә тыңлый ала. Аларга кирәкле дарулар да бирелә. Ә юрист исә, үз чиратында, мохтаҗларның моң-зарларын тыңлап, аларга киңәш бирә. Документсыз халыкка кәгазьләрне тәртипкә салырга булыша. Юрист хезмәтенең бүгенге бәясе меңнәр белән исәпләнгән заманда, бушлай күрсәтелгән ярдәмнең кадере зурдыр.

Мохтаҗларның саны күп булмаса да, хәйрия ашханәсе сан артыннан кумый. Алар өчен иң мөһиме – теләгән һәм кирәк булганнарга ярдәм итү. Алар моңа, чын мәгънәсендә, ирешә дә. Фудтракларның саны артыр дип тә көтә алар. Бу очракта Казанның халык саны күп булган районнарына кайнар ризык китерергә ниятлиләр. Казанның һәр районында булган мохтаҗлар өчен менә дигән яңалык. Ләкин кайчан тормышка ашачагы билгесез. Тик мондый ярдәмгә мохтаҗлар җитәрлек пенсия белән тәэмин ителсә, болай урамда ашатып йөрүнең кирәге калмас иде дә… Тик моңа өметләнү кыен шул. Пенсияне аз-азлап арттырсалар да, бәяләр арту, инфляция акчаның хакын йота бара.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии