- 26.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №42 (26 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
21нче октябрьдә «Татарстан – Яңа Гасыр» телевидениесе студиясендә «Кара-каршы» тапшыруының чираттагы чыгарылышы язылды. Авторлар «Хәзерге җәмгыятьтә мөселман хатын-кызының урыны» дигән тема күтәрде. Сөйләшүгә мине дә чакырганнар иде.
Язылуның ахырындарак, алып баручы Энҗе Шәйхетдинова, мөселман хатын-кызы министр яки президент булырга тиешме, дип сорады. Бәхәсләшү күнекмәләре тормыш тәҗрибәмдә аз булгангамы, әллә гомумән, фикеремне түгәрәкләп әйтә белү аксагангамы, алып баручы соравына дәлилле җавап бирә алмадым. Әмма язылыш вакытында әйткән фикеремнән әле дә кайтмадым.
Мөселман хатын-кызы министр яки президент булырга тиеш түгел! Мөслимәгә әни кеше һәм галимә булудан файда күбрәк булачак.
«Әлмира ханым Әдиятуллина бар бит әле» дигән реплика да булды. Аллага шөкер, Әлмира апа бар. Шул ук вакытта милли һәм рухи хокуклар өчен көрәшүчеләрнең барлыгы, андый мәсьәләләрнең артык күп булуын күрсәтә бит. Менә шунысы кызганыч.
Мин кеше хокуклары өчен ир-егетләр көрәшергә, алар моны тәэмин итүче булырга тиеш, дип саныйм. Менә шушы фикерне алга сөргәндә, мөслимәнең гаять җаваплы булырга тиешлеге аңлашыла. Мөселман хатын-кызы халыкка шундый уллар тәрбияләп бирергә тиеш. Бу эш президентлыктан да дәрәҗәлерәк һәм, әлбәттә, авыррак!
ХАТЫН-КЫЗНЫҢ ЙӨЗЕ – ӘХЛАКЛЫ БАЛАЛАР
Хәзер әни булуны «өйдә утыру» дип атыйлар. Нарасыйларын тәрбияләүче аналар да шулай дип сөйләшкәч, аларның бала тәрбияләүгә дә мөнәсәбәте шулкадәр генә булып чыга. Димәк, андый хатыннар өйдә кечкенә бала белән нишләргә белми аптырый. Хатын-кыз өчен эш урынын биләү, акча табу, көязләнеп йөрү күпкә мөһимрәк шул. Безгә – ханым-туташларга, бу кыйммәтләрне кичекмәстән үзгәртергә кирәк. Хатын-кызның, аеруча мөслимәнең йөзе – матур кием, табышлы хезмәт урыны түгел, ә әхлаклы балалар булырга тиеш. Олыгайгач, чал чәчле карт анага әверелгәч, шушыннан да олырак байлык, дәрәҗә, бәхет булмаячак бит. Шуңа күрә хатын-кызларыбызны дини һәм дөньяви белемгә ия булырга, балаларыбызга Коръән тәрбиясе бирергә чакырам. Көчебезне шушы юлда кулланыйк. Баланың бәхете әнисе кулында.
Гадәттә, мин «тиеш» сүзен бик сак кулланам. Әмма милләтебезнең, җәмгыятьнең саулыгын һәм киләчәген кайгыртканда мондый «пафос» урынлы дип саныйм.
Ләйсирә ФАЗЛЫЕВА.
«Яңа Гасыр» телевидениесе журналисты.
R.S. «Кара-каршы» тапшыруы һәр чәршәмбе кичке тугызынчы яртыда була, пәнҗешәмбе көндезге уникенче яртыда кабатлана.
Мөселман хатын-кызы министр да, президент та булмасын... ,
Комментарии