- 26.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №42 (26 октябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Мәскәүдә «Җәмигъ» мәчетен җимереп ташладылар. Көнен күр: 11нче сентябрь, Америкадагы коточкыч җимерелү көне. Бөтен дөньяны тетрәткән терактның нәкъ ун еллыгы көне. Бу нәрсә? Язмыш шаяруымы, әллә ахырзаман галәмәтеме? Казанда «Болгар» номерларын җимергәннән соң, иң зур икенче җимерелү бу. Татар-мөселман дөньясының җимерелүе… Гаяз Исхакыйның «200 елдан соң инкыйраз» әсәрендәге фаразлар килеп җиттеме әллә? Анда да бит татарның бетүе алдыннан мәчет манарасы җимерелеп төшә. 1904нче елда төзелгән тарихи мәчетне, ичмаса, кул белән дә сүтмәделәр, фашист танклары һөҗүме кебек, бульдозерлар белән тар-мар иттеләр. Моны җимерүгә фәрман биргән кеше (әгәр аны кеше дип әйтергә яраса) Кыямәт көненең буласына һәм шушы акылсызлыгы өчен Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирәсенә ышанмый микән әллә? Ышанса, мондый вәхшилекне эшләмәс, эшләсә дә кешечә эшләр иде. Ни хәл итәсең, Аллаһы Тәгалә үзе җәзалыйсы кешенең башта акылын алырмын, дигән шул.
Мин мәчетнең башына җиткән Шәле кешесе Равил Гайнетдинның иманына «Мөселман кино фестивале» барган көннәрдә бер шикләнгән идем инде. Кемнәрдер, бәлки, хәтерлидер: фестивальне ачкан чакта ул, эчкече, әтрәк-әләм, секс символлар катнашында барган фестивальне (шоу-тамаша дисәң, дөресрәк булыр) гает бәйрәме белән тиңләде. Сүзен-сүзгә төгәл китерә алмыйм, ләкин шулай да мөфтинең: «Әле генә гаетне үткәрдек, менә икенче гает килеп җитте» – дигән сүзләрен ачык хәтерлим. Шуны ишеткәч, егылып китә яздым. Моны элек партоешма сәркәтибе булып эшләгән берәр надан авыл мулласы әйтсә, бу кадәр ачу да килмәс иде. Русия Мөфтиләре шурасы һәм Русиянең Европа өлеше мөселманнарының диния нәзарәте рәисе мөселманнарның иң зур, иң олуг бәйрәме булган гает бәйрәмен шулай түбәнсетеп, шулай мыскылласын әле?! Моңа башка динчеләр ничек түзде икән? Һәрхәлдә, ни матбугатта булсын, ни мәчетләрдә… мөфтигә каршы сүз әйткән иманлы кешеләр күренмәде.
Ярый, инде әйтәсе сүз әйтелгән, җимерәсе мәчет җимерелгән. Ләкин бит әле шуның белән килешеп яшисе бар. Диннең башында шундый мөфти торганда, мәчет ишекләрен ничек ачып керергә һәм ничек гыйбадәт кылырга кирәк?!
Акча кешене тилертә, диненнән дә яздыра икән. 2011нче елның август-сентябренә кадәр Равил мөфтинең мәчетне саклаячагына ышандык. Эченә шайтан кереп оялаган булган икән. Мәскәү олигархы лезгин Сөләйман Кәримов яңа мәчет эшенә акча бирәсе булгач, мәчетне җир белән тигезләү өчен кырык сәбәп тапты Равил Гайнетдин. Кыйблага дөрес карамаган булган икән бит мәчет! Өстәвенә, коеп яңгыр ява башлаган. Шуннан стена җимерелә башлаган, имеш. Ә үзе өч көн генә алдан шунда меңләгән кешене җыеп гыйбадәт кылдыра. Әле 2004нче елда гына капиталь ремонт ясалып, стенасында бер ярык та булмаган мәчет, пыскып яуган яңгырдан җебеп төшкән, дигән әкияткә кем ышаныр икән. Кыйблага дөрес карамаган дигән сүзләр дә сафсата. Мөхәммәт (с.г.в.) пәйгамбәрлегенең баштагы чорында кыйбла булып Палестина җирендәге «Әл-Акса» мәчете торган. Риваятьләр буенча, Мәдинә мәчетендә намаз кылганда, аңа Аллаһтан кыйбланы алыштыру турында хәбәр килә. Мөхәммәт (с.г.в.) дога кылудан бүленмичә, Мәккә ягына борылып утыра. Шуның белән барысы да хәл ителә, мәчетне кыйблага бору, хәтта сүтү турында сүз дә булмый. Мәскәү Ислам Университеты профессоры шушы гади генә тарихи вакыйганы белми микәнни? Үз кыйбласын җуйган кеше генә моны белмәскә мөмкин. Ни өчен ул бу турыда 24 ел элек уйламаган? Белә торып, ялгыш басып укуын дәвам иткән? Шуның белән имам буларак үзенә күпме гөнаһ алган, күпме мөселманның догасы кабул булмауга сәбәпче булган. Әстәгъфируллаһ, Аллам сакласын. Уйласаң, котларың очарлык. Олигарх тотынгач, әлбәттә, яңа мәчет төзелер, ләкин ул инде татар мәчете булмас, кавказлар мәчете булыр. Татарны бетерү әнә шулай татарлар тарафыннан оештырыла. Дини таркаулык, мөселманнарны бүлгәләү дин башлыклары тарафыннан эшләнә. Шулай итеп, Равил Гайнетдин соңгы ролен уйнады. Гадәттә, уңышсыз уеннан соң артистлар сәхнәдә бүтән күренми. Мөфти нишләр?..
Фәрит ВАФИН.
Кыйбласын җуйган мөфти ,
Комментарии