Гарәпләшү белән татарлык юкка чыга

Мордовия үзәк диния идарәсе мөфтие Фәһим Шәфиев мөселманнарын гарәпләшүдән саклап калырга кирәклеген искәртә.

– Фәһим хәзрәт, татар мөселманнарының гарәпләшүе бүген нәрсәдә чагыла соң?

– Хәзер исламның яңарышы башлангач, безнең татарлык та кими бара. Чөнки яшь мөселман кардәшләребез исламны өйрәнү белән, гарәп теленә кызыга башлады. Әлбәттә, ул Коръән теле һәм кирәкле дә, ләкин үз ата-ана телен белмәүчене чын мөселман дип атап булмый. Беренче чиратта, туган телеңне өйрәнергә кирәк.

Мордовияда маңкорт-монафыйклар басымы көчәя

Әби-бабайларыбыз гореф-гадәтләре хәзер юкка чыгарга мөмкин. Чөнки гарәп илләрендә ул бидгать, ягъни исламга туры килмәгән һәм уйлап табылган әйбер санала. “Сез ни өчен бу әйберне үтисез, ни өчен бу гадәтне алып барасыз?” – дип, мәчет имамнарына сорау бирүче яшьләр артты. Бу гадәтләрне хәзрәтләр үзләре уйлап тапмаган. Коръән һәм Мөхәммәт (с.г.в) хәдисләренә каршы килмәгән гадәт-йола үтәлергә тиеш дигән әйбер исламда да бар. Һәм без бу хакта яшь мөселманнарга аңлатырга тырышабыз. Чөнки гарәпләшү белән без үз милләтебезне юкка чыгарабыз. Мөселман булу ул – шәригатьчә яшәү, ләкин үз милләтеңнән тайпылу түгел.

– Ә мөселманнарының гарәпләргә иярүе нәрсә белән бәйле?

– Советлар берлеге беткәч, мәчет, мәдрәсәләрне торгызу, остазлар әзерләү, шәкертләрне чит илдә укытуда читтәге мөселманнар күп ярдәм итте һәм, әлбәттә, моның өчен аларга зур рәхмәт. Диндарлыгыбызны күтәрү өлкәсендә алар шактый өлеш кертте. Ләкин шушы ярдәм белән бергә гарәп фикер һәм юнәлешләрен мәчетләрдә таратучылар да барлыкка килде. Аларның кайберләреннән: “Сез динне бу китаптан өйрәнергә тиеш”, “Шул мәзһәбне дөресләргә тиешсез”, – дигән сүзләр дә ишетелә башлады. Шуннан тәэсирләнеп, яшьләр мәчетләрдә гаугалар да чыгарды.

– Бүген мәчетләрдә төрле каршылыклы фикерләр туып, аңлашылмаучанлык чыгу куркынычы зурмы?

– Юк, әлегә зур түгел. Әмма кайбер яшьләр һәм хәзрәтләребез шулай дәвам итсә, бу мәсьәлә туачак. Әгәр “Сез намазны болай түгел, ә тегеләй укырга тиеш”, – дип әйтәләр икән, бу аерым шәхесләр арасында булган гауга түгел, ә идеология көрәше дигән сүз. Аны җиңеп булмый, ә башка ихтыяҗ тудырганны булдырып кына бетерә алачакбыз. Бүген татар мөселманнарын милли үзенчәлекләр ярдәмендә берләштерергә тиешбез. Чөнки иң беренче гаугалар динне төрлечә үтәүдән килеп чыкты. Алар “Сез дошман” дип әйтмәде, ә “Кем дөрес, кем дөрес түгел мөселман, бу Хәмбәли мәзһәбенә туры килми” дип сүзләрдән башланды. Аннары бу мәсьәләләр сугышка китерде. Ахырын Кавказдагы хәзерге хәлдән үк күрергә була.

– Татар мөселманнары да бу куркыныч алдында тора дип саныйсызмы?

– Алар мәзһәбендә безнең гадәтләр ачыктан-ачык юкка чыгарыла. Чөнки гадәт дигән нәрсә мәзһәбтә Коръәнгә туры килмәгән әйбер санала. Милләт шулай ук хуш күрелми. Анда өстенлек мөселманлыкка бирелә. Без яшьләрнең шуңа ияреп, туган теле урынына өстенлекне гарәп теленә бирүе белән килешмибез. Мөселман дөньясы бик зур. Төрекләр дә, пакистаннар да, шулай ук гарәпләр дә үз гореф-гадәтләрен югалтмады. Алар дәүләт һәм милли бәйрәмнәрен матур итеп уздырып килә. Ни өчен без татарлар гарәпләшергә тиеш соң?

– Гарәпләштерү ул дин белән генә бәйлеме яки аның асылында ниндидер сәяси нигез ятамы?

– Аны төрлечә аңларга мөмкин. Кайбер гарәп дәүләтләре Русиядәге мөселманнарның үз сафында булуын тели. Чөнки Русия – көчле дәүләт һәм андагы мөселманнар Европадагылар төсле кайдандыр күченеп килүчеләр түгел, бу илдә гасырлар дәвамында яшәүче халык. Һәм әлбәттә, алар ил сәясәтенә тәэсир итә. Аларның тавышы бу дәүләттә ишетелә һәм ишетелергә дә тиеш. Шул форсаттан файдаланып, кайсыбер илләр ислам дәгъвате аркылы үз фикерләрен кертергә, сәяси проблемаларын тагарга тырыша. Безнең зәгыйфь ягыбыз шунда: без әле ныклап үзебезнең системалы дин рәвешен булдыра алмадык. Аның өчен вакыт кирәк. Әлбәттә, гарәпләр арасында мөселман булган өчен чын күңелдән ярдәм итүчеләр дә бар. Ләкин ярдәме артыннан ук ниндидер таләбен сораучылар да җитәрлек. Мөселманнар андагы китаплар һәм сәясәтне хупларга тиеш була. Әмма без, беренче чиратта, милләт, дәүләт мәнфәгатьләрен уйларга зарурбыз. Чөнки безнең башка ил юк.

– Ә бәлки Русиядә ярдәм таба алмаганга, мөселманнар гарәпләргә таянадыр?

– Әлбәттә, Русия мөселманнарының проблемалары күп. Мисал өчен, Мәскәүдә мәчетләрнең аз булуы, төрле төбәкләрдә мөселманнарны ялгыш аңлау (бәлки мөселманнар үзләре дә бу эшләрдә гаепледер – Ф.Ш) һәм башкалар. Чөнки исламда мәсьәләләрне йомшаклык белән, башка милләтләр ачуын чыгармыйча хәл итү сорала. Шул ук вакытта без үз таләпләребезне дә белдерергә тиеш. Аларны күркәм рәвештә, провокацияләр тудырмыйча таләп итү зарур. Бу илдә әле мөселман проблемалары гына түгел бит. Алар бихисап. Хөкүмәт тә соңгы вакытта мөселманнарга йөзе белән борылды. Бу хакта башка мөфтиләр белән дә сөйләшәбез. Берничә ел элек кенә безнең проблемаларны күрмәмешкә салышалар иде. Шул вакытта чит ил юнәлешләре безгә үтеп керде дә инде. Кызганыч, шулкадәр көчле тәэсир итте ки, хәтта кайбер төбәкләрдә мөселманнар Ураза яки бәйрәмнәрен төрле вакытта үткәрә башлады. Әгәр әти-әнисе гаетне бүген бәйрәм итсә, балалары әле Мәккә-Мәдинәдән хәбәр килгәнне көтеп, ураза тотты. Бер өйдә ике төрле бәйрәм үткәрү мөселманлык рухына, Коръәнгә туры киләме? Димәк, бу безнең халыкны, милләтебезне аера һәм куркыныч хәлгә калдыра. Әгәр мөселманлыкта булып, без бер-беребезне аңламыйбыз икән, димәк, исламны дөрес беләбез микән дип уйларга кирәк. Татар халкы – бүген генә мөселман түгел. Явыз Иван һәм инкыйлабтан соңгы иң авыр чакта да үзебезнең мөселманлыкны, милләтебезне саклый алганыбыз. Ләкин бүген кызганыч хәл туды.

– Диния нәзарәтләрендә бәйрәм көннәренә бәйле карарлар чыга. Димәк, яшьләр безнең дин әһелләренә колак салмый булып чыга?

– Әйе, өстә әйткәнемчә, яшь мөселманнарның кайберләре бездәге дин әһеленекен түгел, читтәге фикерне дөрескә саный. Чит илгә иярүчеләр арасында кайбер хәзрәтләр дә бар. Алар рәсми рәвештә мөфтиятләргә дә керә. Бу бик кызганыч. Чөнки мөфтиләр белән бергә хезмәт итеп, аларның шундый юнәлештә булуы аңлашылмый. Алар безнең кардәшләр, шуңа аларны дошман итеп күрергә тиеш түгелбез. Аңлату эшләре алып барырга кирәк. Беренче мәсьәлә ул мәчетләрнең – тыныч, хәзрәтләрнең белем әһеле булуы. Һәм без аны бергә хәл итәргә тиеш. Бу мәсьәләләрне 15-18 сентябрьдә дин әһелләре форумында да күтәрдек. Һәм анда ачык рәвештә Әбү-Хәнифә мәзһәбе белән татар мөселманлыгыбызны төзергә, үз телебезне, гореф-гадәтләрне сакларга тиешбез дип килештек. Моны киләчәк юлыбыз буларак сайладык. Шуңа ирешербез дип уйлыйм.

Ландыш ХАРРАСОВА

www.azatliq.org/content/article/2196351.html

Гарәпләшү белән татарлык юкка чыга, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии