Болгарга баргандай булдык

Болгарга баргандай булдык

Карап йөрим изге Болгар җирен,

Үткәннәрне укыйм һәр таштан.

Болгарның бит монда һәрбер ташы

Чал тарихка барып тоташкан.

Мине монда бар да уйландыра,

Бер карасаң, берни ят түгел.

Томырылып чапкан тулпарларның

Тояк тавышын эзли бу күңел.

(Р. Миңнуллин)

Без тормышыбызга ислам дине, әлһәмдүлилләһ, әйләнеп кайта дип шатланабыз. Мәчетләребез, мәхәлләләр, дингә инанучылар саны көннән-көн арта, ләкин шулай да бүген безне борчыган бик күп проблемалар бар. Ул проблемаларны ничек хәл итәрбез дип мөселманнар да борчыла, һәрберебез дә борчылабыз. Алар хакында уйланганда, тарихыбызга күз салырга, тарих сәхифәләрен яхшы белергә тиешбез.

Быел Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел. Зур вакыйга! Бу бәйрәм Татарстанда гына түгел, Русия Президентының махсус карары нигезендә ил күләмендә билгеләп үтелде. Безне берләштерү, халкыбызга, динебезгә карата уңай мөнәсәбәт тудыру юнәлешендә зур бер адым ул. Дәүләт дине итеп ислам дине игълан ителү ул чакта халык язмышында зур бер яңа сәхифә ача. Шул исәптән хатын-кызлар тормышында да.

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан, Кукмара үзәк китапханәсендә мөселман мәдрәсәсенең «Мөслимә төркеме» хатын-кызлары белән тематик чара үтте. Чара барышында китапханәче Тәскирә Сәлимова Идел буе Болгар дәүләтенең тарихы һәм мәдәнияты тарихын сөйләде, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының тарихи һәйкәлләре белән таныштырды. Кунаклар игътибарына «Ислам – дөнья дине» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә Идел буе Болгары тарихы һәм мәдәнияты, һөнәр һәм сәүдә үзәкләре, архитектура һәм төзелеш, һөнәри мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге казанышларын чагылдырган китаплар урын алган иде. Шулай ук борынгы Болгарның дөнья мәдәнияты һәйкәлен торгызу, казу, төзү һәм рухи хәтерне торгызу турында журнал һәм газета мәкаләләре белән таныша алдылар. Үткен сүзле, үз эшенә мөкиббән киткән Ләбүдә Дәүләтшина үзенең Болгарга баргач күргән истәлекләре белән уртаклашты. Халидә Шакированың «Борынгы Болгарда» дип исемләнгән шигырен тыңлау күңелгә җылы рәхәтлек өстәде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге» проектын гамәлгә ашыруны җитәкләргә алынды. Моның өчен «Яңарыш» («Возрождение») тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу республика фонды булдырылды.

Бүген Болгар күзгә күренеп үзгәрә. Ак мәчет, мәдрәсә, икмәк музее, дөньядагы иң зур Коръән белән туристларны үзенә тартып тора. Хәзер Болгарда төзү эшләре киң колач белән бара. Килгән кунакларга намаз уку урыннары, Ислам академиясе, Кол Гали исемендәге кунакханә төзелде. Музей-тыюлыкта берничә музей ачылды.

«Болгарда чәй эчү» музеенда бик күп төрле самавырлар куелган. Экспозициядә чәй культурасының тууы һәм аның урта гасырлардан башлап төбәк тарихы белән бәйләнеше турында мәгълүмат бирелгән.

Балаларның яраткан язучысы, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм әсирлектә дә туган иленә, халкына тугры калган Абдулла Алишка багышланган музейда куелган экспозицияләр язучының фашистларга каршы көрәшен чагылдыра. Музейда язучының гаилә шәҗәрәсе белән дә танышырга мөмкин. «Елгадагы шәһәр» музеендагы экспозиция Спас-Куйбышев-Болгар шәһәре тарихын Идел елгасы белән бәйләнештә ача.

Изге Болгар җирендәге бу матур үзгәрешләр Республикабызның беренче Президенты М.Ш. Шәймиев тырышлыгы белән тормышка ашырыла. Ел саен Ислам дине кабул ителгән көнне тыюлыкта «Изге Болгар җыены» була. Илебезнең төрле почмакларыннан, чит илләрдән бик күп кунаклар килә.

Ислам дине тарихы бик катлаулы, аны гадиләштерергә ярамый. Ислам дине теге яисә бу халыкның тормышына үтеп кергәч, һичшиксез, кешенең тормышы, яшәү рәвеше, дөньяга карашы үзгәрә. Ләкин шулай да, нинди диндә булса да, милләт милләт булуыннан туктамый. Без татар икән, барыбер татар буларак үзебезнең милли, рухи халәтебезне саклыйбыз.

 Фәния РӘХИМОВА,

Кукмара районы, Байлангар авылы

Комментарии