- 26.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №33 (24 август)
- Рубрика: Иманга юл
1 сентябрьдә милләтебезнең йөзләрчә мең баласы, зур дулкынлану кичереп, беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керер. Нинди мәктәптә укыр алар: татар мәктәбендәме, әллә русныкындамы? Татар сыйныфындамы, әллә русныкындамы? Бу бик тә әһәмиятле мәсьәлә, чөнки милләтебезнең, татар халкының киләчәге шуңа бәйле.
«Балагызны ни өчен татар мәктәбенә бирмисез?» – дигән сорауга ата-аналар еш кына: «Безнең балабыз татар телен болай да әйбәт белә», – дип җавап бирә. Сөйләшү барышында шул ачыклана: алар халкыбыз язмышы өчен борчылмый, аның киләчәге турында уйланмый, аның дәүләтчелеген саклауга битарафлык күрсәтә. Икенче төрле әйткәндә, дәүләтебез (мин татар халкының дәүләтен күз алдында тотам) алдында гражданлык бурычы, ә ата-бабалары алдында нәсел җаваплылыгы тоймыйлар, татар халкына каршы алып барыла торган дошман идеологиясе агымына буйсынып гомер уздыралар. Ә бит халкыбызны, аның гасырлар дәвамында әхлакый иләктән иләнеп безгә килеп җиткән асыл сыйфатларын саклар өчен, безгә татар телен әйбәт белү генә җитми, аның өчен җаныбыз-тәнебез белән чын татар кешесе булуыбыз кирәк. Махсус уку йортларында укып, мәсәлән, француз телендә чын француз кешесе кебек оста сөйләшергә өйрәнеп була, андый кешеләр күп. Тик аңа карап кына чын французга әйләнергә мөмкин түгел. Чөнки француз булу өчен, тәнеңдә-җаныңда француз рухы яшәве кирәк. Һәм, шулай ук, чын татар кешесе булу өчен дә татар рухына ия булу зарур. Ә ул рухка гаиләдә моңлы бишек җырлары, туган тел аһәңе, тылсымлы халык әкиятләре аша нигез салына. Аннары ул рух милли ясле-бакчаларда ныгытыла, соңыннан, милли мәктәпләрдә гыйлем алганда, тәмам формалашып җитә.
Милли мәктәпләрдә уку программасын үзләштергәндә бала, үзенең ата-бабаларында меңнәрчә еллар билгеле бер юнәлештә үскән аңасты (подсознание) һәм геннарына яраклы рәвештә, халкының тарихын, мәдәниятен, әдәбиятын өйрәнә, аның олуг шәхесләре белән тирәнтен таныша, аларның фидакарь тормышларыннан үрнәк ала, милләте тарихындагы гыйбрәтле хәлләрне белә, шул вакыйгалар һәм аларның сәбәпләре турында уйлана, халкы язмышындагы фаҗигаләргә кагылышлы драматик мизгелләр кичерә… Милли мәктәптә ул үзенең туган мохитендә кайный, милли яктан беркемнән дә кимсетү кичерми, тулысынча үз халкына бирелгән шәхес булып үсеп җитә.
Ә урыс мәктәбендә укучы татар баласы турында мондый сүзләр әйтеп буламы? Һич тә юк. Урыс мәктәбенең белем бирү сыйфатына тел тидерәсем килми. Башка фәннәр белән бергә, бала анда урыс телен дә камил өйрәнә, ләкин бер уңайдан ул урыс халкының психологиясен, яшәү рәвешен, менталитетын да үзләштерә, шул исәптән, еш кына татарларга карата салкынча мөнәсәбәтен дә. Татар рухының нигезен тәшкил иткән моңлы бишек җырлары, туган тел аһәңе, тылсымлы татар әкиятләре бала күңеленнән кысрыклап чыгарыла. Мондый мохиттә татар баласы икенең берсен сайлый: йә ул шул мохиткә яраклашып маңкортлаша (күп очракта шулай була), йә ул, үзенең милли рухын саклап, шул мохит басымы астында кимсенеп, кысрыкланып яши. Һәр ике очракта да аның күңелендә татар халкына карата тискәре мөнәсәбәт барлыкка килә.
Соңгы берничә дистә ел эчендә халкыбыз өчен афәткә әверелгән катнаш никахларның куркыныч чиккә җитү сәбәбен, беренче чиратта, татар балаларының урыс мәктәпләрендә тәрбияләнүеннән эзләргә кирәк. Чөнки ул мәктәпләрдә татарлар һәм урыслар арасында моңарчы саклап киленгән бөтен аермалыклар һәм чикләр юыла, киртәләр җимерелә… Нәтиҗә буларак, яшьләрнең динсез һәм денсез бертөрле массасы барлыкка килә.
«Балам татар мәктәбендә белем алса, урыс телен белмәс, алга таба укуын дәвам итә алмас», дип хафаланулар нигезсез. Чеп-чи татар авылында үсеп, чиста татар мәктәбен тәмамлап бүгенге көндә халкыбызның горурлыгы булган дөньякүләм танылган галимнәр, сәясәтчеләр, дәүләт эшлеклеләре күпме! Шул ук вакытта урыс мәктәбендә укып, алга таба белем алырга теләмичә, кара эшче булып калган милләттәшләребез дә бихисап. Барысы да кешенең үзеннән, аның тырышлыгыннан тора. Шәһәр җирендә яшәүче балалар урыс телен белми калыр, дип борчылу бигрәк тә урынсыз. Бәлки, игътибар итәсездер: татар мәктәп-гимназияләрендә белем алучы кайбер балалар еш кына урамда, хәтта мәктәп коридорларында һәм мәчет залларында да үзара урыс телендә сөйләшеп йөри.
Аллаһ Тәгалә безне, кешеләрне, күптөрле милләтләр итеп яраткан. Аның рәхмәте белән без, татарлар, төрки кавемне тәшкил итәбез, Ул нигъмәт итеп биргән татар телендә сөйләшәбез, Аллаһ биргән хак дин буенча, без Аның биргән нигъмәтләрен сакларга тиешбез. Нәселләребезне дәвам итеп, милләтебезне яшәтер өчен, Аллаһ безгә балалар бирә, аларның киләчәген кайгыртуны ата-аналарга йөкли. Һәркем үзенең балалары өчен Аллаһ Тәгалә каршында җаваплы. Раббыбыз тарафыннан билгеләнгән тәртипкә каршы килеп, балаларыбызны милләтебездән, телебездән, динебездән аермасак иде, аларны да, үзебезне дә җәһәннәм газабына дучар итмәсәк иде!
Рәшит ФӘЙЗРАХМАН. Түбән Кама шәһәре.
ХӘЕРЛЕ СӘГАТЬТӘ! ,

Комментарии