ТӘРАВИХ НАМАЗЫ

Рамазан – Коръән ае. Фәкать бу айга гына хас тәравих намазларында хафизлар Коръән чыга. Намазга баскан мөселман Аллаһы сүзләрен камил әйтелештә ишетә, кабатлый һәм йөрәгенә сеңдерә. Бу мизгелләрдә ул Раббысы каршында. Ул Аңа гына буйсына һәм Аның гына ярдәменә өмет итә.

Тәравих намазы җәмәгать белән дә, ялгыз да башкарыла. Рамазан аеның сөннәте дип санала, һәр дүрт рәкәгатьтән соң сәлам бирелә, һәр сәламнән соң бераз утыру сөннәттер. Бу хәлдә «Салаваты-Шәрифә”, «Салаваты-Үммия”, аять һәм догалар укылыр.

“Тәравих намазы» дип Рамазан ае кичәләрендә ястү намазының дүрт рәкәгать фарызын, ике рәкәгать сөннәтен укыганнан соң, витер намазына кадәр кылынган егерме рәкәгать намазга әйтелер.

«ТӘРАВИХ» ДИП ӘЙТҮНЕҢ СӘБӘБЕ

Һәр дүрт рәкәгать намаз тәмам булгач, утырып ял итмәк кирәк. Чөнки тәравих – «ял итмәк» дигән сүз ул. Тәравих намазын уку ирләргә дә, хатын-кызларга да сөннәттер. Тәравих намазын дүртәр рәкәгать итеп биш тапкыр укырлар.

ТӘРАВИХ НАМАЗЫ ТАРИХЫ

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәллам Мәдинәдә Рамазан аеның беренче, икенче, өченче көннәрендә ястү намазыннан соң мәчеттә җәмәгать белән егерме яки унике рәкәгать тәравих намазы укыган. Дүртенче кичәдә бөтен мөселман җәмәгате мәчеткә тулган булган. Фәкать Пәйгамбәребез генә ул кичтә өеннән чыкмаган. Мәчеттә булган җәмәгать, бераз вакыт көтеп торганнан соң, өйләренә кайтып киткән.

Пәйгамбәребез иртә белән мәчеткә чыгып: «Кичә мин сезнең тәравих намазын укыр өчен җыелганыгызны аңладым. Аллаһы тарафыннан фарыздыр, дип уйлап, соңрак үтәүдә кимчелек кылып, гөнаһлы булырсыз, дип курыктым. Тәравих намазыгызны өегездә укыгыз”, – дип әйткән. Пәйгамбәребез һәм дә хәзрәте Әбү Бәкер заманында тәравих намазын сәхабәләр ялгыз-ялгыз өйләрендә укыса да, озын бер намаз булганы өчен, җәмәгать белән укуны җиңел күрәләр. Бер кичәдә хәзрәте Гомәр Пәйгамбәр мәчетендә тәравих намазын укый торган сәхабәләрнең кайсылары ялгыз, кайсылары җәмәгать белән укуын күргәч, мәшһүр карилардан Үбәй ибне Кәгабкә имам булып, Җәмәгатькә тәравих намазы кылдырырга кушкан. Шуннан соң тәравих намазы җәмәгать белән укыла башлаган. Хәзрәте Гомәр сәхабәләрнең җәмәгать белән тәравих намазын укыганын күргәч, бик сөенгән. Хәзрәте Гали: «Гомәр безнең мәчетләрне ничек нурландырды, Гомәрнең ятачак җирен Аллаһы нурландырсын”, – дип изге дога кылган. Рамазан кичләрендә мәчетләрне нурландырып, ирләр вә хатын-кызларның тәравих намазына йөрүләре – бик саваплы вә изге бер эштер. Пәйгамбәребез хәзрәтләре: «Аллаһы Тәгалә сезгә Рамазан аенда уразаны фарыз кылды, мин сезнең өчен тәравих намазын сөннәт кылдым”, – дип уразаның – фарыз, тәравихның сөннәт булуын белдереп, әҗер вә савапка ирешмәк өчен Рамазан аенда көндез ураза тотып, кичләрен уяу торган кешеләрнең күп саваплы булачагын әйткән.

УРАЗА НИЯТЕ

НӘВӘЙТҮ ӘН ӘСҮМӘ САҮМӘ ШӘҺРИ РАМӘДААНӘ. МИНӘЛ ФӘҖРИ ИЛӘЛ МӘГЪРИБИ ХААЛИСАЛ ЛИЛЛӘӘҺИ ТӘГӘӘЛӘӘ.

Мәгънәсе: Илаһи ният кылдым ошбу көннең фарыз уразасын тотмакка иртә сәхәрдән кичке ахшамгача.

Амин.

ИФТАР ДОГАСЫ

АЛЛААҺҮММӘ ЛӘКӘ СУМТҮ ВӘ БИКӘ ӘӘМӘНТҮ ВӘ ГӘЛӘЙКӘ ТӘВӘККӘЛТҮҮ ВӘ ГӘЛӘӘ РИЗКЫЙКӘ ӘФТАРТУ ФӘГЪФИРЛИ ЙӘӘ ГАФФӘРУ МӘӘКАДДӘМТҮ ВӘ МӘӘ ӘХХАРТҮ.

Бирахмәтикә йәә әрхәмәрраахимиин.

Амин.

Мәгънәсе: Әй Аллаһым! Ошбу уразамны мин Синең өчен генә тотам, вә мин Сиңа гына иман китердем, вә Сиңа тәвәккәл кылдым, вә Синең ризыгың илә авызымны ачамын. Әй гөнаһларны гафу итүче Аллаһы! Инде минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгыларын да ярлыкагыл.

Амин.

СОРАУ-ҖАВАП

НАМАЗ УКЫМАСАҢ, УРАЗА КАБУЛ БУЛАМЫ?

Исемемне күрсәтмәвегезне сорыйм. Мин берничә ел элек ураза тота башладым. Баштарак тулысынча булмаса да, Аллага шөкер, инде менә 2нче елымны тулысынча үтәргә телим. Тик бер абыстай миңа: “Уразаң кабул булсын өчен, намаз укырга кирәк”, – диде. Инде куркуга калдым: уразаларым дөрес түгелмени?!

Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыгызны кабул итсен, кылган изге гамәлләрегезгә әҗер-савапны ахирәттә арттырып бирсен. Әлбәттә, Рамазан аен, шөкер, тагын күрергә насыйп иттең, дип, рәхмәтләр укып, сөенеп каршы алып, биш вакыт намазын, тәравих намазларын укып, ураза тотсаң, Рамазанның ахырында гөнаһларың гафу ителер, диелә.

Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтле, шәфкатьле. Ул бәндәләрнең кылган изге гамәлләрен юкка чыгармый. Бу хакта Коръән Кәримдә шундый аятьләр бар: «Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык кылган булса да, аның әҗерен күрер. Һәм берәү тузан бөртеге хәтле генә гөнаһ эшләсә дә, аның җәзасын күрер». (“Зул-зиләт» сүрәсе 7, 8нче аятьләр).

Шушы аятьләргә нигезләнеп, без һәр кече яки олы гамәлебезнең әҗерләре яки җәзалары ахирәттә алдыбызда булачагына һәм ике ягыбыздагы ике фәрештәнең һәрбер эшебезне, тузан бөртеге кадәрен дә калдырмыйча язып баруына ышанабыз. Шундый бәләкәй гамәлләрнең дә ахирәттә нәтиҗәсе булгач, иншалла, тоткан уразаларыбызның да олуг әҗер-савабы булыр дип өмет итәбез.

Инде намаз уку мәсьәләсенә килгәндә, Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә намазны мөселманнарга үтәлергә тиешле фарыз гамәл итеп йөкләде. Шунлыктан Коръән Кәримдә йөздән артык урында: «…Намаз укыгыз, зәкят бирегез, сезне асларыннан елгалар агучы сират күпереннән алып чыгып, җәннәтемә кертәчәкмен…» дигән мәгънәдәге аятьләр килгән. Раббыбыз намаз укуны Үзенең колларына йөздән артык тапкыр кабатлап әмер иткән икән, димәк, Ул укылмаган намазларыбыз өчен кыямәт көнендә катгый сораячак. Сөекле рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.в.) тә намазның фарызлыгы, аның кыйммәте, аны укымаучылар өчен җәзаларның катылыгы хакында йөзләрчә хәдис әйтеп калдырды, җәннәтнең ачкычы намаз икәнлеген аңлатты.

Илебездә күп еллар динебез тыелып торганлыктан, халкыбызның күпчелеге Аллаһы Тәгаләнең законнарын, гыйбадәт кылу тәртипләрен белми. Әмма ураза тотучылар елдан-ел арта, бигрәк тә яшьләрнең дингә кайтуы күңелдә сөенеч уята.

Әлегә кадәр намаз укымаган кешеләрнең Рамазанда намазга басуы бик тә саваплы булыр. Моның өчен мәчетләребезгә барып, тәравих намазы укучыларга яисә башка намазны үтәүчеләргә кушылырга мөмкин. Өйрәнеп китәргә дә җайлы булыр, аннан соң тәһарәт алып намаз укучыларга ияргән кешенең дә намазы дөрес санала.

Күпләр намаз укуны үти алмаслык авыр йөк итеп күрә, дөрес укымасаң, гөнаһ булыр дип курка. Бер дә курыкмаска, белгән кешедән өйрәтүен сорарга, алардан өйрәнергә, мәчеткә барып, гыйлем дәресләрендә катнашырга, чын мөселман дәрәҗәсенә күтәрелеп, Аллаһы Тәгалә кушкан фарызларның барчасын да гамәлгә куярга омтылырга кирәк. Белгән хәтлесен кем үтәргә тырышса, Раббыбыз аңа белмәгәннәрен өйрәнергә юлларны ачачак.

Ураза тотуыгыз бик яхшы, инде сорау алыр чак җиткәч, ураза өчен җавабыгыз булыр. Хәзер сезгә намаз өчен дә җавап булсын өчен тырышырга кирәк. Бик күп кешеләр нәкъ менә шул ураза вакытында намазга баса. Бу да бит, Аллаһның бер хикмәте: ураза белән җаннар сафланып китә, күңел догалар сорый башлый, һәм, Хак Тәгалә рәхмәте белән, намаз дигән иң зур ләззәт бирүче гыйбадәтнең серенә дә төшенәсең, аннан соң нинди зур бәхет килгәнен үзең дә сизәрсең.

Игелекле эш күбрәк башкарыйк!

Бүген исламга кайтучылар күп анысы, Аллаһыга мең шөкер. Ләкин динебез турында белмичә эш йөртүчеләр дә арабызда, ай-һай, җитәрлек.

Мөселманнар Аллаһы Тәгалә бүләк иткән гомернең һәр минутының кадерен белеп, кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә тырыша.

Кешеләр шулкадәр пычракка батты, ялган юлына басты ки, моны үзләре дә сизмәс дәрәҗәгә җиттеләр хәтта.

Туры юлга кайту, тәүбә итү беркайчан да соң түгел. Бәләкәй бала да бит бер абынып егылгач, икенче юлы моны булдырмас өчен сакланыбрак атларга тырыша.

Рәҗәб, Шәгъбән, Рамазан айларында кылган изге гамәлләрнең савабы бик зур. Башка көннәрдә бер изгелеккә ун әҗер булса, бу айда бер изгелеккә, Коръәннең һәр хәрефенә Аллаһы Тәгалә тарафыннан 100, 1000, 7000, 30000 әҗер-савап бирелер.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәссәлам әйткән: “Рәҗәб белән Рамазан ае арасында Шәгъбән аеның фазыйләтеннән адәмнәр гафилләрдер. Шәгъбән аеның унбишенче кичәсендә барча бәндәләрнең гамәлләрен Аллаһы Тәгаләгә җиткерерләр. Шуның өчен Шәгъбән аенда руза тотармын”, – дигән.

Игелекле эшләр тагын да күбрәк башкарылган булсын иде, дип теләп калам. Бер көнлек дөнья белән мәңгелекне алыштырмыйк. Әлбәттә, гыйбадәт кенә кылып утырырга димәгән. Ә дөнья эшләрен эшләп, шул ук вакытта Аллаһы Тәгалә кушканнарны да калдырмасак, иншалла, ике дөньябыз да рәхәт булыр.

Әссәламәгаләйкем вә рәхмәтуллаһ вә бәрәкәтү!

Сөмбел ШӘРИФУЛЛИНА.

районы, Урта Кирмән авылы.

Күңелем сыкраганда

Беренче сәхәр

И Рамазан! Утлар балкый һәрбер йортта,

Иң беренче сәхәр пешә бу минутта.

Яшь бер ана коймак сала майлап кына,

Уята ул балаларын җайлап кына.

– Торыгыз, тор, бәбкәләрем, намаз җитә,

Өстәлемдә ризыкларым сезне көтә.

Рамазанның савапларын бир, бер Аллам,

Изге юлда булсын иде барлык балам.

Сакла, Раббым, юлыктырма яман юллар,

Кагылмасын һич аларга яман куллар,

Ирешмәсен беркайчан да яман сүзләр,

Усал итеп бакмасыннар яман күзләр.

Күңелләренә ирештер яхшы уйлар,

Насыйп булсын үткәрергә матур туйлар.

Бәхетләрен, тәүфыйкларын бир, Аллаһым,

Хәләл булсын, хезмәтләрнең бир уңаен.

Миһербанлы, шәфкатьле ит күңелләрен,

Саулык белән үткәрсеннәр гомерләрен.

Кабул итче теләкләрем, Раббым үзең,

Бар бит синең ярлыкармын дигән сүзең.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА

Комментарии