Савапны саклау – аны җыюдан кыенрак

Савапны саклау – аны җыюдан кыенрак

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Аллаһы Тәгалә кешене 4 төрле бүләк белән дөньяга китерә. Ә кеше шул 4 бүләкне 4 төрле гамәл кылып югалта; акыл нигъмәтен – тәкәбберлек белән, иманны – хөсетлек белән, гыйбадәтне – гайбәт сөйләп, изгелекне – теле белән рияга чыгара», – диде.

Кеше акылын югалтса, аның иманы да, гыйбадәте дә, изгелеге дә калмый, шуның өчен мин бу мәкаләдә акыл һәм тәкәбберлек турында гына язарга булдым.

Әйе, «Акыл» нигъмәте кешене җир йөзендәге миллионнарча җан ияләреннән аерып тора, кешедән кала бер генә хайванның да акылы юк. Хәдистән аңлашылганча, кеше тәкәбберлек кылса, менә шушы акылны югалтып, хайван дәрәҗәсенә төшә, дигән сүз.

«Син күрдеңме үзенең нәфесен тыя алмаган кешене, аның яшәве дә, дин тотуы да нәфесе кушканча гына, әллә син аны туры юлга күндерермен, дип уйлыйсыңмы? Синең хак сүзеңне ишетәләр, дип уйлыйсыңмы? Алар һичкем түгел, мәгәр хайван кебекләр, бәлки, алар хайваннарга караганда да хак юлдан адашучылар». (25. 44)

Кешенең тәкәбберлек кылуы ике төрле була. Берсе – кеше белән кеше арасында, икенчесе – кешенең Аллаһыга карата тәкәбберлек күрсәтүе. Әгәр кем дә булса башка бер кеше яисә җәмгыять алдында тәкәбберлек күрсәтсә, бу әле акылын югалтуга китермидер, бәлки, олы гөнаһка китерәдер. Ә менә Аллаһыга карата тәкәбберлек күрсәтсә, бу кеше Аллаһы Тәгалә каршында акылын югалта инде.

Иблиснең ничек итеп Аллаһыга тәкәбберлек күрсәтеп ләгънәт кылынганын һәрбер мөселман кешесе белә торгандыр. «…Мине уттан яралттың, Әдәмне балчыктан гына, мин аңардан өстенрәк», (7. 12) дип, Аллаһының әмерен үтәүдән баш тартып, тәкәбберләнә ул.

Аллаһы Тәгалә мөселманнарга әмер итеп әйтте: «…Дөреслектә, намаз – вакыты билгеләнгән фарыз гамәл итеп йөкләтелде». (4. 103) Үзен «Мин мөселман», дип йөрүче һәм намаз укудан баш тартучы кеше Аллаһыга тәкәбберлек күрсәтмиме?

Минем әйтәсе килгән сүзем намаз укымаучылар турында түгел, ә намаз укып, ураза тотып йөрүче мөселманнарның ничек итеп Аллаһыга карата тәкәбберлек күрсәтүләре хакында.

Әлхәмдүлилләһ! Намазларыбызны калдырмаска тырышып, Рамазан айларында уразаларыбызны тотарга тырышабыз, ягъни Аллаһы Тәгаләнең Рәхмәтенә ирешеп, Ахирәттә җәннәтле буласыбыз килә. Әмма үзебезнең ничек итеп Аллаһы Тәгаләгә карата тәкәбберлек күрсәтүебезне аңламый калабыз.

Коръәннең иң соңгы иңдерелгән аятендә: « …Менә бүген динегезне камил итеп төзеп бетереп тулы кылдым, бирәсе нигъмәтләремне дә ислам дине белән бергә биреп бетердем һәм ислам динен сезгә ихтыяр кылдым…», (5. 3) диелә. Бу аятьтән аңлашылганча, ислам дине безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан мөкамәл итеп төзеп бирелгән, аңа безнең бертөрле гамәл өстәргә дә хакыбыз юк. Әгәр без Коръәндә һәм Сөннәттә булмаган берәр гамәл өстибез икән, без Аллаһыга тәкәбберлек күрсәткән булабыз, ягъни: « Аллаһы һәм Аның Илчесе (с.г.в.) безгә динне кимчелекле итеп бирде, без менә үзебез тулыландырабыз», диеп, Аның каршында без акылыбызны да югалтабыз, димәк. Акылыбызны югалткач, безнең иманыбыз да, гыйбадәтебез дә кылган изгелекләребез дә җилгә очты, дигән сүз. Аллаһы Тәгалә безне искәртеп юкка гына: «…аларның гамәлләре бик каты искән җилле көндә көл очкан кебек очып бетәчәк, кәсеп иткән эшләре белән файда китерергә һич кадир булмаслар, аларның бидгатьләрдән төзелгән батыл динне тотулары хаклыктан ерак адашудыр», (14. 18) дип әйтмәде.

Бүген, кызганычка каршы, мөселманнарның кылган гамәлләренең күбесе шәригатебездә тыелганнардан гыйбарәт. Халкыбызда шундый әйтем бар: «Кушсаң, эшләмәс иде әле». Бу әйтемне күбесенчә бала үз белдеге белән ярамаган эш эшләп куйганда әйтәбез. Менә динебездә дә, без шул бала кебек, Аллаһы Тәгалә кушмаган гамәлләрне шундый үҗәтлек белән башкарабыз ки, әгәр берәрсе бу гамәлләрнең дөрес түгеллеген әйтергә җөрьәт итсә, аңа нинди генә исемнәр такмыйбыз: «сәләфит, ваһһабит, террорист» һәм башкалар. «Без ата-бабаларыбыздан килгән гамәлләрне башкарабыз», дип, дөресен сөйләгән кешенең тизрәк авызын ябарга тырышабыз. Әгәр дә бүген үҗәтлек белән үтәлә торган бидгать гамәлләр Аллаһы һәм Аның Рәсүле (с.г.в.) тарафыннан кушылган булса, үтәмәс иделәр. Әнә бит, намаз һәм уразаларны Аллаһы Тәгалә фарыз итеп йөкләде, ә аны бер дә үтәргә ашкынып тормыйлар, ә менә Иблис кушкан гамәлне тартыша-тартыша, бер зур файдалы эш кебек, зур тырышлык белән башкаралар. Хәтта кайбер хәзрәтләр: «Мәетнең 3ен, 7сен, 40ын һәм елын фиргавеннәр дә, греклар да уздырган, без дә уздырабыз», диләр. Алар Коръәннән һәм Сөннәттән дәлил эзләп тормый. Киресенчә, алар Коръәндә һәм Сөннәттә бидгать гамәлләрне уздырырга ярамаганлыгы хакында гына дәлилләр барлыгын беләләр. Ә бит, мөхтәрәм җәмәгать, без беләбез, шәһәдәт кәлимәсен: «Әшһәдү әл-лә иләһә иллә Аллаһу вә әшһәдү әннә Мөхәммәдән габдүһү вә расуллүһу», дип әйтәбез. Ягъни, иман китердем, Аллаһыдан башка табынырлык башка иләһи зат юк, Мөхәммәд – Аллаһының колы һәм илчесе, дип Аллаһы Тәгалә каршында ант итәбез. Шушы кәлимә белән без Аллаһының Коръәнендә һәм Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) Сөннәтендә булмаган гамәлләрне кылмаска үзебезгә йөкләмә алабыз, сүз бирәбез. Шушы шәһәдәт кәлимәсендә әйтмибез бит: «…ата-бабалардан килгән гореф-гадәтне, яисә фиргавеннәрдән килгән гамәлне, яисә греклар үтәгән гамәлне үтәргә дип иман китердем», дип.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Мин сезгә ике әйбер калдырам: Коръән һәм Сөннәт», диде. Һәм шулай ук: «Кем дә кем динебезгә яңалык кертсә, ул үзенә җәһәннәмнән урын әзерләде», дип әйтте.

Суфиян ибн Габдуллаһ Сәкәфи исемле бер сахәбә Пәйгамбәребездән (с.г.в.): «Йә Расулүллаһ! Ислам дине хакында әһәмиятле бер сүз әйтсәң, синнән соң башкалардан сорарга мохтаҗ булмасам иде», дип соравына Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһыга иман китердем диген дә, шул иманыңа истикамәтле (тугры) бул!», – дип җавап бирде. Бу хәдис безнең өчен дә яраклы түгелме? Без: «Аллаһыга иман китердек», дибез дә, ни өчен шул иманыбызга, Аллаһы Тәгаләгә тугры булып калмыйбыз? Ни өчен динебездә булмаган гамәлләр кылабыз?

Кайберәүләр әйтә: «Мәетнең 3, 7, 40 көнлеген, елын уздырганда, без бит Коръән укыйбыз, Коръән укуның нинди начарлыгы булсын инде?», – дип. Бу сүзләр белән Шайтан безне туры юлдан яздырыр өчен, күңелләребезгә орлык сала. Ни өчен ахшам намазын 3 рәкәгать итеп укыйбыз, 4 рәкәгать итеп укысак, начармы? «Намаз укуның нинди начарлыгы бар»,– дип әйтә алабыз. Чөнки безгә Пәйгамбәребез (с.г.в.) шулай васыять иткән, ә аңа Җәбраил (г.с.) шулай укырга кушкан, шуның өчен, без дә ахшам намазын 3 рәкәгать итеп укыйбыз, 4 рәкәгать итеп укысак дингә яңалык кертеп, Аллаһыга карата тәкәбберлек күрсәткән булабыз. Нәкь шулай ук диннең башка өлкәләрендә дә Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында булмаган гамәлләрне кылу, Аллаһы Тәгаләгә карата тәкәбберлек күрсәтү була.

Имам Шәфигый янына Иблис килә дә: «Әй Шәфигый әйт әле: «Лә иләһә иллә Аллаһу, Мөхәммәд әр Расулүллаһ!», дип». Шәфигый Иблискә җавап итеп: «Бу, әлбәттә, яхшы сүз, әмма мин бу сүзләрне син әйтергә кушканга күрә әйтмим», – диде.

Әйе, Коръән уку да, намаз уку да, Коръән мәҗлесләре уздыру да – яхшы һәм саваплы гамәлләр, әмма аларның һәрберсенең үз вакыты, үз кануннары бар. Шайтан кушкан гамәлләрне яхшы булса да кылырга ярамый, бары тик Аллаһы кушканча, Пәйгамбәребез (с.г.в.) өйрәткәнчә кылынган гамәлләр генә Аллаһының рәхмәтенә ирешәчәк. Шәригатебездә булмаган гамәлләр кылып, Аллаһыга тәкәбберлек күрсәтүдән саклансак иде. Җыйган әҗер-савапларыбызны Ахирәткә чаклы югалтмыйча саклый алсак иде, мөхтәрәм мөселман кардәшләр.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА.

Савапны саклау – аны җыюдан кыенрак , 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии