Бездәге кагыйдә – һәркемгә закон

Мин – өлкән яшьтәге мәчет карты. Шулай булса да, дөнья хәлләре белән танышып барам. Шатлыклы хәбәрләргә чын күңелдән сөенәм, ә борчулылары йөрәкне әрнетә, күңелне борчуга сала.

Искәндәр Сираҗиның ««Җәһәннәм биюе» мәкаләләре мине бик тетрәндерде. Узган елның сентябрендә мәрхүм булган Илдус Хатыйп улы Салиховның «Мөселман зираты»на күмелүе турында сүз бара анда. Мөселман мәрхүмнәре өчен зират булдыргач, имамнар, җыелышып, анда җирләү кагыйдәләрен дә төзи. «Мөселман зираты»нда каберләр янына чардуганнар куймаска, агач утыртмаска, ташка мәрхүмнәрнең фотосурәтләре куелырга тиеш түгел. Бу кагыйдәләрне мәрхүмнең барлык туганнары үтәү сорала. Аны үтиләр дә. Тик Альберт Салихов кына: «Төкерәм мин сезнең кануннарга! Мин Русиядә һәм Русия законнары белән яшим», – ди. Янәсе, ул Татарстан законнарына һәм дини кагыйдәләргә буйсынмый.

Без, бөек татар халкы, Татарстанда яшәвебез белән горурланабыз. Аның кануннарына, гореф-гадәтләренә, кагыйдәләренә буйсынабыз.

Инде сигезенче дистәне вакласам да, үземне әйбәт хис итәм, Аллага шөкер. Шулай да, дөнья хәлен белеп булмый, инде карчыгым белән икебезгә 2011 елның 11 июлендә «Мөселман зираты»ннан кабер урыны алып куйдым. Безне җирләгәндә балаларыбыз һәм туганнарыбыз, һичшиксез, андагы кагыйдәләрне үтәр дип ышанам, чөнки урын биргәндә безгә кул куйдыртып, зират кагыйдәсен дә бирделәр һәм телдән дә аңлаттылар.

«Мөселман зираты»н булдыручы Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәткә, зиратта авыр, җаваплы һәм саваплы, изге эшләрне башкаручы «Мөселман зираты» директоры Салихҗан хәзрәткә, аларның хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсе урында, гауга чыгарып, тырнак астыннан кер эзләүләр, яла ягулар, төрле тикшерүләр оештырулар, янаулар, куркытулар нигә кирәк икән?

Ул бәндәләрнең иң элек иманнары зәгыйфь һәм тәкәбберлекләре көчле, үзләрен Аллаһы Тәгалә җәзалаган фиргавенгәтиңлиләр. Тәкәбберлек, масаю зур гөнаһ икәнен белмиләр, ахры.

Аллаһы Тәгалә кемнәрне сөймәве турында Коръән аятьләрендә ачык аңлата. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә тәкәббер, мактанчыкларны сөйми. «Ниса» сүрәсенең 36-38нче аятьләрендә: «Хакыйкатьтә дә Аллаһы тәкәбберлек кылып мактанып йөрүчеләрне һич сөймидер», – ди. Аллаһы Тәгалә тәкәббер булырга омтылучыларны сөйми. «Нәхел» сүрәсенең 23нче аятендә: «Хакыйкатьтә дә Ул тәкәббер булырга омтылучыларны сөймидер», – ди. Аллаһы Тәгалә залимнәрне, ягъни кеше рәнҗетүче, гаделсезләрне сөйми. «Гыймран» сүрәсенең 57нче аятендә: «Хактыр ки, Аллаһ залимнәрне һич сөйми», – ди.

Илдус Хатыйп улының балалары кубарган гауга аркасында, әтиләренә кабер газабы тагын да артыр һәм мәрхүм борчылыр, ул да риза булмас.

Кардәшләрем, шуны онытмаска кирәк: шәригать законнарына төкереп караучы, Русия законнары буенча яшәүчеләребез дә иртәме-соңмы Аллаһы Тәгалә каршысына барачак һәм җавап тотачак.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисен искә төшерик: «Аллаһ һәм фәрештәләр кабер ташларына сурәт төшерүчеләргә, аларга хәерхаһ булучыларга ләгънәт укыр».

Гауга чыгаручылар һәм гаугага катнашучылар Мансур хәзрәттән һәм Салихҗан хәзрәттән гафу үтенсен, аларның изге эшенә башка тыгылмасын, тынычлыкта калдырсыннар иде.

Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә исәнлек-саулык, сәламәтлек, татулык һәм күркәм сабырлыклар бирсә иде.

Гомәр ФӘЙЗИЕВ.

Казан шәһәре.

Комментарии