- 26.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №20 (25 май)
- Рубрика: Иманга юл
Узган ел Татарстан сәяси яктан исламга нык игътибар бирә башлады. Бу бер яктан, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның 20 ел буе башкарган вазыйфасыннан күчеп, Болгар һәм Зөя шәһәрчекләрен үстерә башлавына бәйле булса, икенче яктан, моңа Русиядә рус православ чиркәвенең хакимияттә үз ролен тагын да ныгытуы этәрде.
Узган ел Русиядә Чукындыру көне билгеләп үтелә башлады. Шуннан соң, Русия Федераль җыенында Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Русиядә башка традицион диннәрнең кабул итү көннәрен, аерым алганда, ислам динен кабул итү көнен Русия күләмендә билгеләргә кирәклеген искәртте. Йомшак кына әйткәндә, бу тәкъдимгә «әйе» дә, «юк», дип тә җавап бирмәделәр. Мәсьәлә тирәнгә кереп киткәч кенә, әле Кавказ үз сүзен әйтеп, янәсе, бездә ислам иртәрәк таралган, дип белдерде. Бәхәснең иге-чиге булмады, бер яктан, татар-болгарлар хәзерге Русия җирлегендә беренчеләрдән булып, ислам динен дәүләт дәрәҗәсендә ирекле кабул итте, шул ук вакытта инкыйлабка кадәр чыккан кайбер әсәрләргә нигезләнеп, ислам диненең әле Мөхәммәд (с.г.в.) чорында ук тарала башлавы белән аңлаттылар. Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин әйтмешли, Русиядә ислам динен татарлар барыбер дә беренчерәк кабул иткән.
Русия күләмендә ислам дине көнен билгеләп үтүгә аерым көчләр киртә булды. Шуңа да, Татарстан җитәкчелеге ислам динен кабул итү көнен Республика дәрәҗәсендә генә билгеләргә булды. Узган атнаның 21 мае Татарстан календарендә бәйрәм датасы буларак билгеләнде. Җәмәгатьчелеккә тик шунысы сәер тоелды: әле күптән түгел генә рус-православлар бәйрәм иткән Каравон бәйрәменә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе шәхсән тәбриген белдерсә, ә ислам динен кабул итү көнендә Татарстан җитәкчелеге Фәрит Мөхәммәтшиннең котлавы белән генә чикләнде.
«Татарларда борынгы ислам тарихы өйрәнелмәгән»
Узган якшәмбе белән дүшәмбе көннәрендә Болгарга багышланган төрле чаралар үтте. Беренчесендә – Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә «Болгар форумы» булса, дүшәмбе көнне Татарстан Диния нәзарәте Тарих институтында «Болгарларда ислам: тикшереләсе мәсьәләләр» исемендә түгәрәк өстәл үтте.
Әйтергә кирәк, соңгы вакытта Татарстан мөфтияте дин белән милли мәcьәләләрне бергә үреп алып барырга сүз бирде. Шул ук вакытта, бу мөфти Илдус Фәизнең дә Татарстан зыялыларына якынаерга теләве, мөгамәләсен арттыру белән дә аңлатыла.
Җәмәгатьчелек болгарчылык мәсьәләсен күтәргән саен, фикерен Алтын Урдага кайтарып калды. Телисеңме, теләмисеңме, бүген Болгар – ул Алтын Урда ядкәре. Ләкин сүз ул хакта түгел. Тарихчылар бүгенге көнгә кадәр татарларның борынгы ислам тарихын тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәвен таныйлар. Шуңа да, мондый җыеннар һәрдаим һәм зуррак аудиториядә үтүен телиләр.
Тарих Болгар форумында өч төп мәсьәлә күтәрелде. Тарих институты җитәкчесе, 90нчы елларда Татарстанның төп идеологы булган Рафаил Хәкимов сүзләренчә, моның беренчесе – Болгар чоры, икенчесе – Ислам динен кабул итү, өченчесе – болгарчылык һәм татарчылык каршылыгы.
«Ислам дине Иҗмирдә кабул ителгән»
Бу чарада тарихчылар Гамирҗан Дәүләтшин белән Фаяз Хуҗин катнашты. Алар фикеренчә, бүгенге көндә татарларда борынгы ислам тарихы җитди өйрәнелмәгән. Мәсәлән, 922 елда исламның рәсми кабул ителгән урыны тәгаен билгеле түгел. «Дәүләт Советы карар кабул итсә дә, галимнәр арасында барган бәхәсне туктатып булмый», – дип белдерде Гамирҗан Дәүләтшин. Билгеле булганча, ислам дине хәзерге Болгар шәһәрчегендә кабул кылынган дип әйтелеп килде. Ләкин ике галим дә бу фикерне якламый, моны, электән калган стереотип, дип белдерә. Археолог Фаяз Хуҗин Ибн Фадлан сәяхәтнамәсенә таянып, Фадлан тасвирлаган елгаларны санап, ислам дине Иҗмир шәһәрчегендә кабул ителгән, дип фаразлый.
Хәзерге Болгар шәһәрчекләрендәге һәйкәлләрнең Алтын Урда чорына каравы билгеле. Шул ук вакытта археолог фикеренчә, хәзерге Болгарда монгол чорына кадәрге 10 тәңкә да табылмаган, ә Иҗмир урынында – 200дән артык. Шул ук мәсьәлә герләр белән дә. Урыс елъязмаларында да 1236 елга кадәр Болгар шәһәр буларак искә алынмый.
Ислам татарларда кайчан тарала башлаган?
Болгар төзекләндерелә башлагач та, Кече манара тирәсенә өч сәхәбәгә багышланган таш куелды. Инкыйлабка кадәр чыккан әсәрләрдә, риваятьләрдә Пәйгамбәребез чорында яшәгән 3 мөэмин ислам динен җәелдерү өчен Болгарга килә. Берсе шунда, Айдар хан кызына өйләнеп, соңыннан безнең җирлектә төпләнә. Бу вакыйганы күп еллар дәвамында Русия баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин дә сөйләп йөрде. Ул Болгар җыенында сәхәбәнең нәкъ менә Кече манарасы тирәсендә җирләнүен ассызыклаган иде. Хәзер менә – Кече манара янәшәсендә өч сәхәбәгә багышланган таш. Бу – риваятьтән чынбарлыкка күчү. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, тарихчы Гамирҗан Дәүләтшин 17 гасырда төрек Чокрыкчының «Алты бармак» китабына ишарәли (дөрес,ул аны риваять дип белдерә. – А.Ш.), анда Азов болгарларының 7 гасыр башында Мөхәммәдтән (с.г.в.) хәер-фатыйха алыр өчен сәфәр кылуы әйтелә.
Сәхәбәләргә багышланган ташка кире әйләнеп кайтыйк. Бу ни хакта сөйли?! Димәк, Татарстан җитәкчелеге ислам диненең Мөхәммәд (с.г.в.) вакытында ук тарала башлавын таный. Хакмы бу, юкмы, әмма моның белән җитәкчелек Русия җирлегендә ислам дине беренчеләрдән булып бездә тарала башлавын, ә рәсми рәвештә кабул ителүне 922 елда, дип бара. Кем әйтмешли, тегеләй дә, болай да ислам диненең башлангычы бездә булып чыга. Ә бүген тарихчылар да, җитәкчеләр дә татар тарихын Татарстан белән генә бәйләп карарга разый түгел.
Айзат ШӘЙМӘРДӘН.
Риваятьтән – чынбарлыкка ,

Комментарии