- 26.04.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №16 (20 апрель)
- Рубрика: Иманга юл
Журналистларның Бөтенроссия «Күп төсмерле Россия» бәйгесе кысаларында «Конфессияара һәм милләтара мәсьәләләрне чагылдыруда массакүләм матбугат чараларының роле» темасына ике семинар узды. Аларны Этникара журналистика гильдиясе президенты Маргарита Лянге һәм Сәяси тикшеренүләр институты генераль директоры Сергей Марков үткәрде.
Дөресен генә әйткәндә, алардан үзем өчен әллә ни ис китәрлек яңалык алмадым. Әйе, Русия территориясендә яшәүче 193 төрле милләт арасындагы конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне гадел чагылдыру бүген актуаль. Ләкин моңа ирешү юлында киртә булып торган проблемалар да муеннан ашкан. Маргарита Лянге бу мәсьәләне бер үк журналистлар яктырта һәм аларның саны аз дип билгеләп үтте. Мәсьәләгә журналист күзлегеннән чыгып карасак, бүгенге аудиторияне (газета укучылар, телевизор караучылар, радио тыңлаучылар) милли йолалар түгел, ә ике көннең берендә булып торган шартлаулар, табигать казалары, милиция сводкалары, аварияләр кызыксындыра, ягъни бүген аудиторияне негатив вакыйгалар белән туендыралар. Кешедә үз-үзен саклап калу инстинкты барлыкка килде. Бүгенге массакүләм матбугат чараларын укысаң, карасаң, чәчләр үрә тора, әйтерсең без күпмилләтле, бай мәдәниятле илдә түгел, ә гел бәла-казалар, бер-берсен алыштырып торган һәлакәтләр, үзара тыныша алмаган кешеләр яши торган бер утрауда көн күрәбез. Югыйсә, һәр милләт-халык үзенең көндәлек мәшәкатьләре белән яши, гореф-гадәтләрен сакларга, йолаларын уздырырга тырыша. Соңгы елларда боларга аеруча игътибар итә башладылар.
Ә татар авылларында исә «язмышлар» төркеменә керүче кайгылы һәм гыйбрәтле язмаларны егылып китеп укыйлар. Дөрес, «милләтара мөнәсәбәтләр» төркеменә кергән материалларның кайберләре аларда кызыксындыру уятырга мөмкин: татар кызы урыс егетенә кияүгә чыккач чукынган; урыс кешесе ислам кабул иткән; ике диндәге гаиләдә нинди ризык ашыйлар (хәләлме-хәрәмме), милли бәйрәмнәрне ничек билгеләп үтәләр һәм башкалар. Әмма күпчелек очракта проблема арт ягы белән бозга каткан килеш кала, чөнки журналист язмасы, күпчелек вакытта, уку һәм оныту өчен генә язылган кебек килеп чыга. Ә бит катнаш гаиләләр, дини тәрбия, телне саклап калу, өлкәннәргә ихтирам кебек нәрсәләргә беренче нигез ташы гаиләдә салына. Әйе, ахылдау-ухылдаудан ерак китә алмыйбыз. Телнең тамырына да чеп-чи татар гаиләләре үзләре үк балта белән чаба. Кызгану хисе дә юк (булса да, бик азларда). Болай да күңелне болгата торган майлы боткага тагын бер кашык сары май салып, Сергей Марков болай ди: «Хәтерлисезме, элек катнаш туйлар күп була иде. Бүген сез (ягъни журналистлар) бу мәсьәләне күтәреп чыгарга тиеш». Совет чоры киноларын экранга ешрак чыгарырга кирәк дип саный ул. Алай гына түгел, катнаш гаилә коручыларны алкышларга кирәк икән бит. Егыл да үл! Ник берәрсе каршы сүз әйтсен! Түзмәдем, соңыннан янына бардым да: «Без монда телне ничек саклап калу өчен тир түгәбез, ә сез катнаш гаилә турында сөйлисез. Ярар, яшьләр бер-берсен ярата, ди. Бала нинди милләттән була?» – дип сорыйм. Анысын әти-әнисе хәл итәргә тиеш икән. Җавап бик аңлаешлы, тик чынбарлыкка туры килми торган, чөнки бу очракта ике якның берсе телен тешләмәсә, мәсьәләнең тыныч кына хәл ителмәве көн кебек ачык. Тормышыбызда мондый мисаллар буа буарлык.
Маргарита Лянге бүгенге журналистларның конфессияара, милләтара мөнәсәбәтләрне чагылдыру юнәлешендә тәҗрибәсе юк, дип саный. Моны ул Русия журналистикасы тарихы белән бәйли: революциягә кадәр этник тема, аерым милләтләр катнашында булган сәяси вакыйгаларга бәйле рәвештә, нигездә, тискәре контекстта яктыртыла. Бик тырышып коммунизм төзергә азапланган совет чорында исә милләтләр тигезлеге, халыклар дуслыгы сәясәте алга сөрелде. Иптәш Марков (ул чакта нәкъ шулай дәшәргә кирәк иде түгелме соң?) яңартуны тәкъдим иткән катнаш гаиләләр күпләп үрчеде. Булганны да юк дип ышандырдылар. Әмма бүген хәл бөтенләй башка шул, шунлыктан бу теманы яктыртмыйча булмый. Әлбәттә, рөхсәт итсәләр. Сер түгел, сүз иреге сүздә бар, әмма ул тормышта юк.
Маргарита Лянгеның тел төбендә дә шул фикер ята. Әллә аны ишеттеләр, җиңүчеләрне котлау тантанасыннан соң телевидениедә шушы теманы яктырткан сюжетлар күбәеп китте кебек. Шул ук вакытта республикада массакүләм матбугат чаралары адресына шикаятьләрне тикшерүче коллегия барлыкка килде. Аны журналистлар белән көрәшү органы түгел, ә аларның эшендә ярдәм итү нисбәтеннән оештырылды дисәләр дә, мөгаен, күпләр бу яңалыкны шик-шөбһә хисе белән кабул иткәндер. Бөтенләй кабул итәргә теләмәүчеләр дә юк түгелдер, әлбәттә. Коллегия эшенә бүген анализ ясап, бәя биреп булмый, монысын вакыт күрсәтер.
Җир шарында яшәгән һәр милләт милләт буларак исән калу өчен көрәшә дисәм, ялгышмамдыр. Бүген кеше матбугат чаралары язмаларыннан күңел җылысы, кичерешләр, җан азыгы эзли түгелме? Монда журналистка ярдәмгә этномәдәни тема килә ала. Ә аның иҗат кыры киң – кешене уйланырга мәҗбүр итәрдәй материаллар иҗат итү өчен уңдырышлы туфрак.
Соңгы вакытта, журналистлар милләтләр арасында низаг тудыруга этәргеч бирә, дигән сүзләрне еш ишетергә килә. Маргарита Лянге моның сәбәбен каләм иясенең әзерлексезлегендә күрә. Моны ул конфессияара, милләтара мөнәсәбәтләрне яктыртуны бу өлкәдә әзерлеге булмаган кешегә, әйтик, спорт комментаторын театрга премьера турында язарга театрга җибәрү белән чагыштыра. Сүз дә юк, ул мең тапкыр хаклы. Шул күзлектән чыгып караганда, мин, егерме елдан артык нефть химиясе предприятиесенең күптиражлы газетасында эшләгән журналист, нишләргә тиеш? Чөнки мин газетада бердәнбер хәбәрче һәм бөтен темаларны да яктыртырга тиеш. Беренче елларны продукция җитештерү процессы темасына яза алмый интектем. Мөхәррир Федор Ермаков минем зарисовкаларны «ертып» бетерә иде. Аннан күп нәрсәгә өйрәндем. Шул исәптән очерк язарга. Сайланып-көязләнеп тора алмыйсың. Теләмәсәң – ишек ачык! Быел ике телдә чыга торган ике газетаны, ведомство телевидениесен һәм радиосын, типографияне бер түбә астына җыеп, компаниянең бүлендек предприятиесе төзелде. Минем җилкәгә тагын бер йөк салынды: хәзер татар телендә чыгучы телевидение тапшырулары өчен сюжетлар да әзерләргә тиеш булдым. Теләми генә алынган идем, ияләштем. Гомумән, яңалыктан артык курыкмыйм. Мактану дип кабул итмәгез, әмма «Күп төсмерле Россия» бәйгесенең «Телесюжет» номинациясендә җиңү яулау минем өчен көтелмәгән хәл, хәтта шок булды. Мин моны шуңа әйтәм: әгәр журналист үзен профессионал итеп хис итә икән (безнеңчә – талантлы), ул бу теманы менә дигән итеп ачып бирә ала. Алайса, Сергей Марков, кичә генә мәктәп партасы артыннан чыгып, университетка укырга кергән беренче курс студентына аңлаткандай, язачак тема буенча мәгълүмат тупларга (ягъни өйрәнергә), безнең очракта милләтләрнең гореф-гадәтләре белән танышырга кирәк, ди. Дөрес, ләкин бу минем өчен генә түгел, семинарда катнашучыларның күпчелеге өчен дә яңалык түгел дип уйлыйм. Ярар, урыслар әйтмешли, кабатлау – гыйлемнең анасы.
Чү, шушында туктарга кирәк. Яңа оешкан коллегия турында да истән чыгармыйк. Шулай да, язмага ноктага куйганчы, укучы игътибарын тагын бер нәрсәгә юнәлтәсем килә: милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә матбугат чараларында яктыртуга лаеклы матур күренешләр дә, сабак алырдайлары да күп. Бу аеруча интернетны һәм андагы төрле рәсем-сурәтләргә, язмаларга лайк куеп утыручыларга кагыла. Сезнең өчен гадәти булган җыр кемгәдер «милләтләр арасында низаг чыгаруга нигез» булып торырга мөмкин. Шуңа күрә нинди сайтка кергәнеңне һәм кемгә тавыш биргәнеңне дә чамаларга кирәк.
Аллаһ җир йөзендәге барлык милләтләрне татулыкта яшәтсен. Диннәр арасында ызгыш-талашлар булмасын!
Нурисә ГАБДУЛЛИНА,
Түбән Кама шәһәре
Комментарии