Мөгаллимнәр – Пәйгамбәрләрнең варислары

Мөгаллимнәр – Пәйгамбәрләрнең варислары

Барча галәмнәрне тәрбия кылучы, иман нурын иң зиннәтле нәрсә итеп йөрәкләребезгә урнаштырган Аллаһы Тәгаләгә хәмед вә сәнәләребез булса иде! Барлык галәмгә рәхмәт итеп җибәрелгән, үзенең тормышы белән безгә күркәм үрнәк булган, кешеләрнең күңелләренә изгелек, мәрхәмәтлелек уята белгән Пәйгамбәребез мөхәммәт галәйһиссәләмгә Аллаһның рәхмәтләре һәм сәламе булсын!

1990нчы елның көзендә Балтач мәчетенә беренче нигез салына. Көзге болытлы көнне тантанага җыелучылар: «Мәчеткә шушы ун-унбиш бабайдан башка кемнәр йөрер, алар бакыйлыкка күчеп беткәч ни булыр», – дип хәвефләнәләр.

Мәчет төзелеп бетеп, аны ачу тантанасына килүчеләр арасында Рамил һәм Илшат атлы укучы балалар да була, алар тасманы кисеп, мәчеткә юл ача. Бүген Рамил Бикбаев – Балтач үзәк мәчетенең имам-хатыйбы, «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге мәдрәсәнең директоры.

Шөкер, бүгенге көндә мәдрәсә дә (ул 2007нче елда беренче шәкертләрен кабул итә), «Әпсәләм» балалар бакчасы, «Мәгърифәт мәркәзе» музее да гөрләп эшли.

Беренче чыгарылышларында мәдрәсә 3 еллык булса, хәзер шәкертләр 4 ел гыйлем ала. Татар теле, Ислам фәннәрен укыту методикасы, Иске татар имлясе, Татар халкы һәм Татарстан тарихы дигән яңа фәннәр дә керә башлады.

Без – мәдрәсәнең кичке бүлеген тәмамлау алдында торган шәкертләр (кичке дип аталса да, биредә шундый уңай шартлар тудырылган, мөмкинлеге булганнар, ераклардан килүчеләр – көндез, эшләп укучы һәм мәктәп балалары кичен гыйлем ала). Биредә бик яратып укыйбыз.

«Мөгаллимнәр – Пәйгамбәрләрнең варислары» дигән гыйбарә бар. Бу чынлап та шулайдыр. Чөнки мөгаллимәләребез гыйлемле, сабыр, таләпчән, ипле һәрьяктан уңган-булган, үзләренә пәйгамбәрләрнең күркәм сыйфатларын туплаган ир-егетләр. Рамил Бикбаев – тумыштан педагог. Марат Сәйфетдинов – таләпчән һәм гадел, Алмаз хәзрәт күп һөнәрләр иясе. Ул ясап биргән җимлекләр белән күпләребез оныкларын куандырды. Әле сыерчык ояларына да заказ бирдек. Илшат хәзрәт хаҗ сәфәренә баручыларны укыта. Хаҗ сәфәре вакытында аның күрсәтмә-киңәшләрен язган дәфтәремне юлдашларыма да биреп тордым, бик файдасы тиде. Безне дини китаплар, кулланмалар белән тәэмин итеп тора. Ягымлы-йомшак Рамил Гыйльмановны улыбыз кебек күрәбез.

Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары мөгаллимә Гөлнур ханымнан башка мәдрәсәне күз алдына да китереп булмый. Айгөл Хәлиуллина мөгаллимә генә түгел, «Мәгърифәт мәркәзе» музее, «Әпсәләм» балалар бакчасы мөдире дә. Мәдрәсәдәге тыныч мохиттә, гыйлемле-ипле мөгаллимнәрдән белем-тәрбия алып, дини белем алуыбызга куанып бетә алмыйбыз.

Арабызда төрле яшьтәге, төрле чор кешеләре бар. Күбебезнең тормыш тәҗрибәсе бай булса да, дини гыйлемнең никадәр мөһим икәнлеген аңладык. Биредә без күңел тынычлыгы таптык, иман нуры белән калебләребезне пакъладык.

Шәкертләр арасында Киров өлкәсе авылларыннан, Арча якларыннан, Балтач районының иң ерак почмакларыннан килүчеләр бар.

Мин өч ел буе очраклы машиналар белән Шубаннан кадәр йөреп укыдым. Рәхмәт авылдашларга, берсе дә юлда калдырмады, белмәгән-күрмәгән очраклы юлдашларым да, юл уңае булмаса да, өйгә кадәр кайтарып куялар иде. Аллаһы Тәгалә шулай минем юлыма мәрхәмәтле кешеләрне чыгаргандыр.

Шөкер, быел авылдан өч мөслимә мәдрәсәгә укырга килде. Юлдашлар да, машина да булды.

Мәдрәсәдә уку ул бөтенләй башка дөнья. Үзеңнең дини наданлыгыңны аңлап, әкренләп караңгылыктан чыгып барасың. Җанга тынычлык иңә, калебең чистара, дөньяга караш, кешеләргә мөнәсәбәт үзгәрә. Игелекнең игелек белән кайтканын тоясың.

Мөселман кешесе үз җәмгыятенең торышы, аның рухи яктан сәламәт булуы турында кайгырта, бар көчен аны яхшы якка үзгәртүгә юнәлтә. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә әйтә: «Әй сез, мөхәммәт г-м өммәте, дөньяга чыгарылган өммәтләрнең иң хәерлесе булдыгыз, Аллаһка хак ышану илә ышандыгыз, кешеләрне хәерле эшләргә, изге гамәлләргә өнди белеп өндәдегез һәм бозык, зарарлы эшләрдән тыя белеп тыйдыгыз» (Әл –Гыймран 3/110).

Дүрт ел уку дәверендә бер-беребезгә нык ияләндек, яраштык, гыйлем генә түгел, әхлакый тәрбия алып, күзгә күренеп үзгәрдек. Югалтулар да кичердек. Үтә тәкъва тәнәфесләрдә намаз залында тәсбих тартып, Аллаһка зекерләр әйтеп утыра торган Альфира апабызны ковид зәхмәте алып китте. Урыны җәннәт түрләрендә булсын.

Иң яшебез – дүрт бала әнисе Лилия. Ул мәктәптә Ислам кануннары нигезендә әхлак дәресләре укыта. Җитез-өлгер, анда-монда гел аны йөгертәбез, аның янәшәсендә үзебез дә яшәреп китәбез. Хәзер, аерылгач ничек аралашырбыз дип фикерләшәбез, гыйлемебезне үстереп кенә калмыйча, башкаларга җиткерү турында уйлыйбыз.

Гыйлем өстәү динебездә югары бәяләнә. Аллаһы Тәгалә үзенең китабында әйтә: «Әйт, Мөхәммәт: «Белемле кешеләр белән белемсезләр тигез була алырмы?» Юк, үгет-нәсыйхәтне бары тик акыл ияләре генә аңлый аладыр» (Әз-Зүмәр 39/9).

Яшь чакларны искә төшереп реферат, курс эше, диплом язганда гыйльми эзләнүләр алып бардык.

Гомер ничек яшәсәң дә үтә. Аллаһ биргән гомерне Раббыбыз кушканнарны үтәп, ул тыелганнардан тыелып, күркәм холык, иман белән яшәүгә ни җитә!

Ә мәдрәсә яңадан-яңа шәкертләр кабул итеп гыйлем нуры таратсын.

Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,

 Балтач районы, Шубан авылы

Комментарии