Түбәтәй – татар күрке

Түбәтәй – татар күрке

Бу изге бәйрәм – Корбан гаетен Яңа гасыр телевидениесеннән сокланып карадым, фотога да төшереп бардым. Рамил хәзрәтнең гает вәгазен дикъкать белән тыңладым. Вакыт табып, гает намазына мәчеткә килүче яшьләргә, дин кардәшләребезгә эчкерсез рәхмәт. Әмма шул күңелсез нәрсә күзгә чалынды: озын чәчле адәмнәр түбәтәйсез утыра иде анда. Бу бер дә күңелгә хуш килмәде. Әйтерсең урамнан ял итәргә, җылынырга кергәннәр. Аллага шөкер, түбәтәйләрнең ниндие генә юк. Хаклары да төрле – арзаны да, кыйммәтлесе дә бар. Кайсы ошый, рәхим итеп шуны ал. Әмма мәрмәр мәчет эчендә яланбаш, озын чәчтән утыру безнең дин, милләтебез өчен хас түгел. Үзем ул-кияүләремне түбәтәйсез изге ашка да, зиратка да, мәчеткә дә йөртмим.

Барысы да читтән күренә, дигәннәр. Карап торганда да бик сәер. Бу милләтебезне, динебезне санга сукмау, зурламау, ихтирамсызлыкның бер төре.

Нурислам ГАЛИЕВ.

районы, Зур авылы.

  Түбәтәй – күрке, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии