«Мәүлид – татарның бердәмлек күрсәткече»

Казанда Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең туган көнен билгеләп үтүне татарларда революциягә кадәр яшәп килгән дини традицияләрнең халыкка кире кайта баруы белән аңлатырга кирәк.

Раби әл-әвәл аенда бәйрәмнәрне Пәйгамбәребез (с.г.в.) Сөннәтенә якынаю, аны зурлау, ихтирам итү өчен, киң колачлы итеп уздыралар. Узган атнада Мөфтият, аңа кадәр әл-Мәрҗани мәчете һәм башка күп мәчет-мәхәлләләр җәлеп итәрлек бәйрәмен үткәрде. Чуашстан татарлары сүзләренчә, имеш, кичәләре аларда өч өйнең берсендә үтә. Әллә моны дәлилләү максатыннан, Шыгырданда урнашкан “Гөлстан” мәдрәсәсе укучылары һәм якын-тирә авыллардагы мәчетләр каршында укучы балаларны җыеп, тамашачысына тулы бер программа тәкъдим иттеләр. Биредә мөнәҗәтләр, төрле вакыйгалардан күренешләр башкарылды, шигырьләр сөйләнде. Мондый киң күләмдә узучы бәйрәм Чуашстанда инде 5 ел рәттән дәвам итә икән. Шул ук вакытта яшь балалар белән бергә Казанның танылган җырчы-артистлары, аерым алганда, Флера Сөләймәнова, Миңгол Галиев, Луара Шакирҗанова чыгышлары кичәне ямьләндереп җибәрде. Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов: “Ничек кенә җырчыларын тыңласак та, күңелгә иң үтеп кергәне – яшь сабыйларның безгә дини сабак бирүе булды”, – диде.

Изображение удалено. Изображение удалено.

Мәүлиднең әһәмиятлеге хакында сөйләде, ә биредә катнашкан мөфтие вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз: “Мәүлид – халкының иң дини традицияләренең берсе, – дип аңлатты. – Нинди генә телләр белсәк тә, татарча, русча, гарәпчә, төрекчә, без төп өстенлекне теленә бирергә тиеш. Татарларның һәр гореф-гадәте нигезендә ислам дине ята. Мәүлидне бергә үткәрү – халкының бердәмлеге күрсәткече”.

Әйтергә кирәк, кичәдә күренекле дин әһелләре белән беррәттән, татар зыялылары да җыелган иде. Аерым алганда, Рабит Батулла, Хатыйп Миңнегулов, Гамирҗан Дәүләтшин, Ринат Закиров, Нурмөхәммәт Хисамовларның биредә катнашуын, милли зыялыларның әкренләп дингә якыная баруына чираттагы адым ясаулары дип кабул итәргә кирәк. Рабит Батулла чыгыш ясаганча, “Мин, дин әһелләре, сезнең белән!”. Ахырдан -хәзрәтләре гарәпчә-татарча салаватлар әйттеләр.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН

Комментарии